28 Декабрь, 2012 - 10:00.Район сулышы

Безнең календарьдагы тагын бер ел тәмамлана. Бу ел сәясәттәге, икътисадтагы һәм башка тармаклардагы күп вакыйгалар белән хәтерләребездә уелыр. Ул алдагы елларга илнең төп үсеш векторын билгеләде. Русия Федерациясе Президентын сайлау ил күләмендәге төп вакыйга булса, район күләмендә муниципаль район Советы депутатлары сайланды. Сайлауларның нәтиҗәләре безгә иртәгәсе көнгә ышаныч бирә. Һәм шуңа күрә дә безнең район киләчәктә дә үсеш юлыннан атлаячак.

2012нче ел төзелеш өлкәсендә дә чараларга бай булды. ”Көньяк” микрорайонда 70 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, 90 укучыны сыйдырырлык башлангыч мәктәп ачылды. Фельдшер-акушерлык пункты төзелеше дәвам итә. Район мәдәният сарае капиталь ремонтланды. Иске Балтач авылында мәчет төзелә. Ел башында билгеләнгән планнар һәм алга куелган бурычлар ирешелде һәм хәл ителде.

Узып барган ел башка бик күп төзелеш кампаниеләренә дә башлангыч бирде. Мәсәлән, Иске Балтач авылында 700 йорттан торачак „Көнбатыш” микрорайоны үзләштерелә башлады. Аның мәйданы 180 гектар тәшкил итәчәк, биредә берничә көнкүреш өчен мөһим социаль объектлар төзелеше күз уңында тотыла. Район үзәгендә бассейны булган физкультура-сәламәтләндерү комплексын проектлау бара. бүгенге көндә Иске Балтач авылында суүткәргечләр төзелеше һәм реконструкциясе буенча проектлау эшләре алып барыла. Штәнде авылында социаль- мәдәни үзәк, район үзәгендә китапханә төзелеше мәсьәләләре хәл ителә.
Районның икътисадын, авыл хуҗалыгын, социаль өлкәсен үстерүдә күп эшләр эшләнде.

Бу елда 1 млрд. 222 млн. 196 мең сумлык тулаем продукция җитештерелде. 2011 елгы күрсәткеч белән чагыштырганда, бу 10, 5 млн. сумга күбрәк. Илле җиде центнер ит, 290 центнер сөт җитештерелде. Игеннең тулаем җыемы 35 мең тоннадан артты. Алдагы ел уңышы өчен 12 200 гектар мәйданда уҗым арышы чәчелде. Егерме биш мең гектардан артык мәйданнар туңга сөрелде.

Авыл хуҗалыгы производствосының материаль-техник базасы ныгытылды — 25 млн. сумлык техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары, 6,5 млн. сумнан артык суммага токымлы терлекләр сатып алынды.

Сәнәгать предприятиеләре өчен дә ел уңышлы булды. Алар 166 млн. сумлык продукция җитештерде. 785 млн. сумлык үз товарларыбыз җитештерелде, эшләр башкарылды һәм хезмәтләр күрсәтелде. Узган елгыдан бу 45 процентка күбрәк.
Инвестицияләрнең гомум күләме 840 млн. сум тәшкил итте.
Кече эшкуарлык субъектлары елдан-ел ныграк үсешә. Эшкуарлыкны яклау программасы чикләрендә бу елда гына башлап бу эшкә тотынган 22 эшкуарга гомум күләме 1 млн. 719 мең сум субсидия бирелде. Ел дәвамында гына кече эшкуарлык субъектлары гомум мәйданы 2732 кв.м. булган 4 сәүдә объектын файдалануга тапшырдылар, 49 кешегә яңа эш урыннары булдырдылар.
Газлаштыру, юл төзелеше, шәхси торак төзелешендә эш күләме сизелерлек булды.

Район авылларында урам утлары системасын модернизацияләү йөзеннән расланган максатчан программага ярашлы, Иске Балтач, Сәйтәк, Ялангач, Көндәшле Авыл биләмәләренә караган авыллардагы урам утларын тергезү өчен 3 млн. сум акча бүленде.
Алдагы елга да бу уңайдан зур эшләр планлаштырыла.
Төрле федераль һәм республика программалары буенча 25 гаилә 15 млн. сумнан артык торак субсидияләре алдылар.
Район Хакимияте физик культураны, спортны, мәдәниятне үстерүгә, бу өлкәләрнең материаль-техник базалар ныгытуга зур игътибар бүлә.

Спортчыларыбыз район, республика ярышларында уңышлы чыгыш ясыйлар, җиңүләр яулыйлар. Бүгенге көндә районда 4 үрнәкле һәм 11 халык исеме йөрткән коллектив уңышлы эшли. Алар үзләренең мактаулы исемнәрен республика фестивалендә акладылар.

Сәнгать мәктәбе нәтиҗәле эшли. Биредә тәрбияләнүчеләр республика, Бөтенрусия һәм халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә күпсанлы призлы урыннар яулыйлар.
2012 елда гына тальянчыларның „Моң”, биючеләрнең үрнәкле „Зөлфия”, мариларның „Ужара” халык-фольклор һәм „Җидегән чишмә” халык эстрада-фольклор ансамбле югары бәяләр казандылар.

Күрүебезчә, 2012 ел районыбыз өчен уңышлы ел булды. Яңа 2013 ел да шулай ук уңышлы һәм уңай булыр, дип ышаныйк.