„РАЙОН ХӘБӘРЕН БЕЛМИ НИЧЕК ЯШӘРГӘ КИРӘК...”

Почта өлкәсендә 36 ел хезмәт стажына ия Шәвъяды почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Розалия Суфиярова халыкны „Балтач таңнары”нан аерылмаска өнди.

Мәктәпне тәмамлаганнан алып Розалия Сәлимҗан кызы почта өлкәсендә көч сала. Тәүдә Уфа шәһәрендә хат ташучы булып эшли. Ул дәверләрдә вакытлы матбугатка ихтыяҗ зур, бәйрәм саен кочак-кочак открыткалар илтеп тапшыру яшь кыз өчен мавыктыргыч эш булып тоела. Читтән торып Куйбышев элемтә техникумында һөнәр үзләштерә. Эшен җиренә җиткереп эшләве, тырышлыгы эзсез калмый. Аны җаваплырак урынга— оператор вазифасына үрләтәләр. Ун елга якын чит тарафларда эшләгәннән соң ул туган авылы— Шәвъядыга кайта, кияүгә чыга. 1989 елдан алып Розалия Суфиярова почта элемтә бүлеге начальнигы вазифасында. Хәзер һәр кешенең холык-фигыленә кадәр үзләштердем, хәтта ничек эндәшергә кирәклегенә кадәр беләм дип шаяра ул. Һәр көне мәшәкатьләргә чорналган. Матбугатка яздыру, түләүләр алу, акча күчерү, товар сату...

Ярты сәгать эчендә генә башкарган операцияләре аның. Вакытлы матбугатка яздыру мәсьәләләре буенча аның үз фикере бар.
— Гәзит-журналларның бәясе артуына карамастан, электән язылган кешеләр әле дә языла. Узган подписка чорында 78 данә район гәзитенә яздырттык. Авылда халык кимеде, Текәндә, Шәвъядыда өй аралаш буш йортлар. Эш урыннары юк. Яшьләр авылда калмый. Әмма һәр авылдаш район яңалыклары үзәгендә булу өчен „Балтач таңнары”на язылуны хуп күрә, —ди ул.

Аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Бар гомерен туган җирендә үткәргән кеше авылларның бетүенә борчыла. Шул сәбәпле вакытлы матбугатка яздырту да аксый инде. Шәвъяды почта бүлекчәсенә 5 авыл карый, аларда төрле милләт кешеләре гомер кичерә. Удмурт милләтеннән булган кешеләр район гәзитен күбрәк алдыралар икән. Күзәй һәм Тибел авылларында да „Балтач таңнары”на язылучылар байтак. Шәвъядыдан Фидәлия Әхмәдишина, Вәгыйзь Бәдамшин, Ринат Әлетдиновлар күпләп гәзит-журналларга язылучылар исемлегендәләр.
Дүрт дистә елга якын почта өлкәсендәге тырыш хезмәте өчен Розалия Суфияровага „Русия Федерациясенең элемтә мастеры” дигән мактаулы исем бирелгән. Эшенең нечкәлекләрен яхшы белсә дә, үз казанында гына кайнап яшәми ул, хезмәтенә кагылышлы яңалыкларны үзләштерә. Тынгысыз һәм җаваплы булуын еллар дәвамында исбатлаган ул.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.
„Матбугатның тугры дуслары булыйк”.