ОПТИМИЗМ — АНЫҢ ЯШӘҮ РӘВЕШЕ

Була шундый ачык күңелле, җор телле кешеләр, алар белән бер сүз алышсаң да —җанга рәхәт, үзеңә яшәү көче аласың... Менә шундый оптимистлыкны яшәве рәвеше иткән Җәүдәт Исламгали улы Гәрәев күпләр өчен үрнәк.

Җәүдәт Гәрәев Борай районының Кәшкәләү авылында дөньяга килә.
Урта мәктәпне тәмамлый, хәрби хезмәт бурычын Литвада үти. Үсмер чагыннан ук спортны, актив яшәү рәвешен үз иткән егет хәрби хезмәттә дә сынатмый — йөгерү буенча дивизия чемпионы исеменә лаек була.

Арытабан Стәрлетамак шәһәрендәге культура-агарту техникумын, аннары Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. Студент елларында университет каршындагы „Ирәндек” бию ансамбле составында солист булып күп тапкырлар чыгыш ясый.

Һәр көнне яхшы кәеф, көр күңел белән каршылау аның тормыш девизына әверелгән. Кышын чаңгыда йөгерә, ел әйләнәсенә районыбызда оештырылган мәдәни һәм спорт бәйгеләренең уртасында булып, көч сынашырга да, сәламәт ял итәргә дә өлгерә ул.

„Гаиләдә ишле булып дүрт кыз, өч малай үстек. Балачакта очучы булырга хыялландым, хәтта махсус мәктәпкә укырга да кергән идем... Әнием кечкенә чагымнан ук биергә өйрәтте, шуңа күрә бию сәнгате миңа кечкенәдән якын”, — ди Җәүдәт Исламгали улы.

Гәрәев һөнәре буенча укытучы. Хезмәт юлын1985нче елда Нөркә урта мәктәбендә тарих укытучысы булып башлый, һәм, утыз ел гомерен үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлый. Тормыш иптәше Римма белән ике ул тәрбияләп үстереп олы тормыш юлына чыгаралар. Рөстәмнәре — Яңавыл шәһәрендә менеджер булып эшли, ә Руслан автомеханик һөнәрен үз иткән.
Гаилә күрке, сөекле тормыш иптәше Римма ханым да изге һөнәр иясе, озак еллар Нөркә урта мәктәбендә математика фәне буенча белем бирә. Алар укытучы, тәрбияче генә түгел, ә чын мәгънәдә артистлар да.

Икесе дә авыл клубы каршында хәрәкәт иткән „Гөлбәзир” фольклор ансамбле солистлары, ничәмә еллар кабатланмас чагу чыгышлары белән районда гына түгел республика күләмендә дә тамашачы сөюен яулаган пар.

Авыл җирендә күркәм итеп дөнья көткән Гәрәевлар гаиләсе абруйлылар исәбендә. „Яшәү шартлары шәһәрнекеннән ким түгел, уңайлыкларның һәммәсе дә үз көчебез белән башкарылды”, — ди Җәүдәт абый.

Нөркә авылының күркәм гаиләсенә, афәрин, киләчәктә дә дөньялары гөрләп торсын дип телисе килә. һәр мизгелнең кадерен белеп яши Гәрәевлар... Матур сыйфатларны үзләрендә туплаган тату гаилә күпләр өчен үрнәк.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.