Республикада экологик өмәләр 9нчы апрельдән старт ала. Тирә-ягыбызны чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре 14нче майга кадәр дәвам итәчәк.

Язгы өмәләрдә оешма, предприятие, торак йортларда яшәүчеләрнең катнашуы көтелә. Башкалабызда экология айлыгы узган атнада ук башланган һәм ул апрель ахырына кадәр дәвам итә. Күмәк җыештыру айлыгыннан уфалылар да читтә калмаячак, чөнки апрель, май айларында биредә санитар җомгалар үткәрү планлаштырылган.

Көннәрне җылытуга без дә, җиңнәребезне сызганып, язгы өмәләргә чыгарбыз. Чиста, тәртип өстенлек иткән җирдә яшәве иң элек үзебез өчен кирәк бит.