Узган шимбәдә Нөркә авылында бик күркәм бәйрәм үткән. Авылның яше-карты Нәүрүз бәйрәменә җыелган. Клуб хезмәткәрләре Илүсә Кашапова, Гөлназ Шайбәковалар үзенчәлекле сценарий төзегән, Гөлназ Шайбәкова белән Рузилә Хәмәтова бәйрәмне алып барган.

Урындагы халыктан тыш, күрше авыллардан кунаклар да, читтә яшәгән туганнар да — йөздән артык кеше катнашкан Язны каршылау бәйрәмендә. Нөркә авыл җирлеге һәм “Агрохолдинг” җәмгыятенең башкарма директоры Алмаз Абдуллин бәйрәмнең спонсорлары булган. “Җирле биләмә башлыгы Флидә Гыйндуллина бәйрәмне ачып, халыкны ихлас тәбрикләде, күңелле ял теләде. Алмаз Рәфкать улы да тыныч тормышның кадерен белеп, туган җирне намуслы, тырыш хезмәт белән данлап яшәргә, үз күңелебезне үзебез күтәреп, күтәренке рухта яшәргә чакырды,” — дип шатлыкларын телефон аша уртаклашты безгә нөркәлеләр.

Көнозыны дәвам иткән бәйрәм барышында Кыш бабай белән Нәүрүзбикә очрашкан, һәркайсы үз хокукын “исбатларга” ашыккан. Тирә-якта ап-ак кар җәелеп ятса да, күктән җылы яңгыр сибәләп торуы, һава температурасының җылы булуы Кыш бабайны “кыркыткан” һәм Язбикә ышанычлы адымнар белән түргә үткән.

Җыр-биюсез, уен-көлкесез нинди бәйрәм булсын инде? Учак ягып казан асып уңган ханымнар ботка пешергән, күмер самавырында чыжлап чәй кайнаткан арада мәйданда халык уеннары гөрләгән. Җиңүчеләр спонсорлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләр өләшкән. Җыр-моң, уен-көлке белән үрелеп барган бәйрәм барышын Ләйсән һәм Вилнур Хәмитовлар видеотасмага төшергән.

Тирләп-пешеп уеннарда көч сынашкан бәйрәмчеләр ботка, кайнар чәй, мич ашлары белән сыйланып теләгән кадәр күңел ачып, матур теләкләр, изге уйлар белән таралышкан. Афарин, нөркәлеләр!