Муниципаль район Хакимияте башлыгы вазифасына конкурс дәвам итә

Мәгълүм булуынча, агымдагы елның 25 гыйнварыннан муниципаль район Советы карары белән муниципаль район Хакимияте башлыгы вазифасына урнашуга конкурс игълан ителде. Аңа бәйле информация 26 гыйнвар көнне урындагы матбугатта басылып чыкты. Район Хакимияте башлыгы булырга теләгән кешеләр биш эш көне дәвамында Конкурс комиссиясенә документларын тапшырдылар. Конкурс үткәрү комиссиясе 8 февраль көнне документларны караганнан соң ун кешене кандидат итеп танып, конкурста катнашырга рөхсәт бирде.

15 февраль көнне “Башкортстан Республикасы муниципаль берләшмәләр Советы” ассоцияциясендәге эксперт комиссиясе муниципаль район Хакимияте башлыгы вазифасына дәгъва итүчеләрнең Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы законлылыклары буенча белем дәрәҗәсен бәһалаячак.

17 февраль көнне Конкурс комиссиясе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан иң лаеклысы район Советы карары белән район Хакимияте башлыгы вазифасына билгеләнәчәк.