„МӘЧЕТЛЕ АВЫЛДА БӘХЕТ БАР”

Ураза бәйрәменең өченче көне Урта Елга авылында күркәм тантана белән төгәлләнде. „Әминә” мәчетен ачу тирә-як авыллары халкы өчен дә бәйрәм төсен алды. Авыл старостасы Җәмил Исламов мәчет ачу тантанасын ихлас тәбрикләү сүзләре белән башлады.

Район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов тырыш уртаелгалыларның шатлыгын уртаклашты. „Балтач районында җиде ел эчендә унҗиде мәчет сафка басты. Дүрт мәчет әлеге вакытта төзелә. Изге китап —Коръәндә начарга өндәү юк. Кешегә акыл бирелгән икән ул уйланырга, чагыштырырга, нәтиҗә ясарга этәргеч бирә. Аллаһы йорты ачылуы авыл халкы өчен зур бәйрәм”, — дип котлау сүзен башлады җитәкче. Рәфил Әмин улы үрнәк алырлык хәстәрлекле гаиләләрне исемләп, бүген дә авыл җирендә тулы куәтле тормышта яшәп булганын мисалларда дәлилләде. Районның республика күләмендә авыл районнары арасында икътисади күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарга чыгуы, мәдәният һәм спорт буенча узган ел нәтиҗәләре буенча беренчелектә булуын телгә алды.

Балтач һәм Аскын районнары ахунды Рәфис хәзрәт Муллагатдәр мәчет ачу тантанасына килгән кунак Башкортстан мөселманнарының диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәмәт хәзрәт Нигъмәтуллага сүз бирде. Нурмөхәмәт хәзрәт: „Балтач районы — тынычлык төбәге булсын. Кайда барсаң да халыкның иманлы булуына шатланам. Аллаһы Тәгалә йорты булган авылда бәхет бар. Кеше йортына кергәндә рөхсәт сорап керергә мәҗбүрбез, ә мәчеткә һәркем керә ала. Монда яше, карты, бае, ярлысы юк, бары да бертигез. Һәр мөселманның хаҗга барырга мөмкинлеге булмаска мөмкин, бара алмаганның ислам кануннары буенча яшәп, мәчеткә барып йөрүен хаҗына тиңләп була. Мәчет авылыгызны ямьләп торсын, ишеге ябылмасын”, — диде. Төрле милләт вәкилләре яшәгән төбәктә бүгенгечә бердәмлек һәм тынычлык булсын дип теләде һәм мәчет ачылганнан соң авылның яңа тарихы языла башлана, дип фаразлады ул.

Урта Елга авылында туып үскән Айрат Газизов тормыш иптәше Фәйрүзә белән хәзер Түбән Сикияз авылында яшиләр. Газизовларның нарасыйларына исем кушу йоласы гаилә башлыгының туган авылында мәчет ачу тантанасында үтте. Кечкенә кызга Зилә дип исем куштылар...

Аллаһы йорты төзелешенә актив кушылган Әлфит Каюмов, Зөлфәт Гәрәев, Азат Исламов, Илфат һәм Фәрдәт Шәисламовлар, Исмәгыйль Газизов, Габдулла Исламов һәм башкалар өчен бу көтеп алынган чара. Бар авыл халкы мәчет төзүгә булдыра алганча кем кул көче белән, кем акчалата ярдәм итеп булышуы бу тантананы якынайткан да инде. Түбән Сикияз авылыннан Вәсил хәзрәт Газизов, Нефтекама шәһәреннән Фәһимә Сәмигуллина, Мишәр авылыннан Рәшит хәзрәт Хәмитов, Иске Балтачтан Габделсамат Гатин, Фәйрүзә Сафина, Лира Галимҗанова, Уфа шәһәреннән Әлфия Хәбипова һәм башка бик күп кунакларның чыгышлары бирегә җыелганнарның күңеленә хуш килде. Штәнде авылы Советы Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәридә Гәрәйшина котлавына кушылып олуг мәҗлесне ямьләп балалар яттан шигырьләр, догалар укып ишеттерделәр. Тушкырлы Әкълимә Ризванова үзе язган шигырьләрен укып, Түбән Сикияз авылыннан килгән „Иман юлы” төркеме мөнәҗәтләр әйтеп яңгыратты. Ихлас йөрәктән шатланып чыгыш ясаучылар авылы тарихы, ачык йөзле авылдашларын, дини тәрбия биргән ата-аналарын искә алдылар.
Янәшәдә урнашкан мари авыллары халкы белән тату, дус яши уртаелгалылар. Ташлы-Елга авылыннан Альберт Нухов бар мәсьәләләрне уртак фикергә килеп хәл иткән күршеләренә җылы теләкләрен җиткерде. Гали Сәрвәретдинов исә зур булмаган авылда мәчет калкып чыгуы аңа яңа сулыш бирүенә тиңләде. Үзе туып үскән Яңа Янбай авылында көн иткән абзыйны соңгы юлга озатканнар икән. Хәзер ул авылда, кызганычка каршы, бер өй мөрҗәсеннән дә төтен чыкмаячак...

Матур табигатьле төбәктә дөнья гөрләр. Урта Елга авылы утлары сүнмәс. Монда эштән курыкмаган, тырыш, тәвәккәл халык яшәве билгеле. Читтәгеләр дә авыл тормышына битараф түгел. Иман юлындагылар өчен һәрчак ачык булсын „Әминә” мәчете. Дини төшенчәләрне балаларына аңлатып үстергән Әминә остабикә Газизовага авыл халкы шатлыгы белән, дә кайгысы белән мөрәҗәгать иткән булган. Яхшы киңәшләр бирүче, барысын аңлаучы остабикә фани дөньяны калдырган инде. Аның рухы һәммәсен дә мәчеткә килергә ихлас чакырып торыр төсле.
Тантананы оештыруда күп көч салган Түбән Сикияз авыл советы Авыл биләмәсе хакимиятенә, „Луч” җәмгыяте җитәкчелегенә, авыл халкына һәркем рәхмәт сүзләре юллады. 94 яшьле Әминә әбидән башлап кечкенә сабыйларга кадәр ару-талу белми чара ахырына тикле беркайда да ашыкмады.

Филүс хаҗи Камалетдинов укуында изге догалар яңгырады. Алгы сафта ир-атлр өйлә намазына ашыкты. Халык саны ярыйсы гына. Килгән кунаклар мәчет янындагы чирәмгә намазлыкларын җәеп намаз укыды. Күркәм чара күпләрнең күңел түрендәге саф хисләренә шулай юл ачты.

Комментарии

Бик матур язылган. Амина зурнай турында укыганда кузга яшьлар килде. Рахмат сезга!