МАТУР ЯШӘҮЛӘРГӘ НИ ҖИТӘ...

Кырык елдан артык бергә тату гомер кичергән Розалия һәм Риф Хәмәтнуровлар эштә дә, тормышта да сынатмыйлар.

Бу гаиләнең тату гомер итүенә сокланмаган кеше юктыр... Гаилә корып, балалар үстереп, шул ук вакытта җәмгыятькә тугры хезмәт итеп үзләрендә сабырлык, түземлек, дөньяга һәм тирә-юньдәге кешеләргә мәхәббәтле караш тәрбияләгән парлар әлеге вакытта Иске Балтач авылында гомер кичерәләр.
Бу күркәм йортта гаилә башлыгы — Риф абый, гаиләнең тоткасы — Розалия апа.

Розалия Хәмзә кызы Сәйтәк авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Биредә укырга керә һәм 1967нче елда урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый. Арытабан, һөнәр сайлау теләге аны Бөре педагогия институтының физика-математика факультетына алып килә. Югары уку йортын тәмамлаган яшь белгеч хезмәт юлын туган төбәгендә башлый.

Халык телендәге: „Кош матурлыгы —төсендә, кеше матурлыгы —эшендә”, дигән әйтемне Розалия Хәмзә кызы адресына да юллыйсы килә.

Тәүдә аны 87нче һөнәрчелек училищесына математика укытучысы итеп билгелиләр. Арытабан, Розалия Хәмзә кызына тагын да җаваплырак вазифа йөкләтелә. 1990нчы елда ул Иске Балтач авыл советы рәисе урынбасары итеп билгеләнә. Җаваплы хезмәт нечкәлекләренә тиз төшенә ул, һәм, бу вазифада 2009нчы елга кадәр намуслы эшли. Ул елларда Розалия Хәмәтнурова сайлау кампанияләренә әзерләнү, үткәрү, халык исәбен алу, ЗАГС тантаналарын алып бару эшләрен дә башкара. Аның күңелләргә үтеп керерлек дулкынландыргыч итеп алып барган ЗАГС тантаналарын бүген дә күпләр җылы сүз белән сагынып искә алалар. Райондашыбызның намуслы хезмәте районның, авыл советының күп санлы Мактау грамоталары белән билгеләнгән.
Адәм баласын хыял яшәтә, яшәртә дә, канатлындыра да. Розалия Хәмәтнурова да кечкенә чагыннан ук артист булырга хыялланып үсә. Күңелен җилкендергән, илһамландырган балачак хыялына тугры кала ул. Студент елларында ук бер мәдәни чарадан да читтә калмый, авыл советында эшләгән елларда да пенсионерлар катнашлыгында төрле чаралар әзерләү эшен оештыручы була.
Розалия Хәмзә кызын бүген дә, хаклы ялда булуына карамастан, мәдәни чаралар уртасында еш күрергә мөмкин: районның халык театры коллективы составында катнашып озак еллар тамашачылар күңелен әсир итәрдәй образлар тудыру өстендә эшләде. „ Аеруча комедияләрне яратып уйныйм. Рәшидә Җиһангированың „Кодагыйлар” комедиясендә —Бәдерниса, Әсхәт Мирзаһитовның „Аналар көтәләр улларын” драмасында Шәфига рольләре бик якын булдылар”, — ди ул.

Тормыш иптәше Риф абый Хәмәтнуровның да район мәдәнияте өлкәсенә керткән өлеше тоемлы. Ул оста гармунчы: баянын, тальян, хромка гармуннарын кулына алса, бармакларына күз иярми. „Уйна гармун” район баянчылар һәм гармунчылар бәйгесенең актив катнашучысы ул.

Хәмәтнуровлар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстереп, икесен дә олы тормыш юлына чыгаралар. Бүген балалары ата-ана үрнәгендә матур дөнья көтә.

Халык мәнфәгатенә тугры хезмәт күрсәтеп хаклы ялга чыккан Розалия Хәмзә кызы Хәмәтнурованы район халкы әле булса якты йөзле, сабыр, ярдәмчел хезмәткәр буларак искә ала, ихтирам итә.

Юбилярның тормыш юлын барласак күпме изгелек, фидакарьлек һәм мәрхәмәтлек бар... Тынгысыз хезмәт ветераны тормыш иптәшенә, балаларына һәм оныгына иң кирәкле, иң кадерле кеше була алуы белән бәхетле бүген.