КУРАЧТА „КАЗ ӨМӘСЕ” ГӨРЛИ

Кошчылык тармагында кыш көннәрендә эш юк сыман. Кошларның алдында азык салудан башка тармакта хезмәт салучыларның бер мәшәкате дә юк дип уйлар кайберәүләр. Кайда ничектер, мәгәр „Мотор” җәмгыятенең Курач кошчылык фермасында кыш көннәрендә дә елның башка мизгелләрендәге кебек үк эш кайный.

—Әлегә кадәр декабрь салкыннарына хас булмаган һава шартлары торды. Көннәр җылы торуына алданып ана казларның йомырка сала башлавы да ихтимал. Мондый хәлне булдырмас өчен казларны диетада тотабыз,—ди ферма мөдире Людмила Завьялова, кошчылык тармагында эшләрне оештыруның бүгенге үзенчәлекләрен исәпкә алып.

Ә диетада торган казлар, әлбәттә, йомырка салган көннәрендәгегә караганда ярлырак рационда тукландырыла. Бүген тәүлегенә 150 грамм азык белән тукланган казларның рационының 75 процентын вакланган солы, 25 процентын бодай тәшкил итә
Биредә ана казларны 14 февральдә орлыкландыруга тотыналар. Аталандырылган йомыркаларның беренче партиясе март ае башында алына башлый.

Ферма линдовская, рейнская токымлы казларны үрчетү юнәлешендә район күләмендә нәсел репродукторына әверелде дип әйтерлек. Объектның юнәлеше инкубация йомыркалары җитештерү белән генә чикләнми. Биредә казларны үстерү белән дә шөгыльләнәләр. Быел фермада үрдәкләр дә үстерделәр. Моның өчен Благовар кошчылык фабрикасыннан үрдәкләрнең ит юнәлешендәге Агыйдел гибридлары бәбкәләрен кайтарган булганнар. Алар да Курач фермасы шартларында казлардан ким булмаган дәрәҗәдә симертелгән. Ә үрдәкләрне үрчетү белән биредә шөгыльләнмиләр. Фермада әзер продукция җитештерү эше дә җайга салынган. Моннан каз түшкәләре сәүдә нокталарына җибәрелә.

Әлеге вакытта биредә хезмәт салучы Елена Конькова, Юлия Курганова, Валентина Шутемова, Ольга Бабина, Светлана Юдинага эш күп. Фермада бу көннәрдә чын мәгънәсендә „Каз өмәсе”. Республика башкаласында үтәчәк I Ит фестиваленә әзерләнәләр.
Каз итенә генә түгел, аның каурый-мамыгына да ихтыяҗ бар.

—Беркадәр үскән казларның “мамыгын” йолкып алып җәй көннәрендә дә җиңел сәнәгать предприятиеләрен чимал белән тәэмин итәбез,—ди ферма мөдире, тармакта хезмәт салучылар елның бер мизгелендә дә эшсез кыенсырап утырмаганлыгын исәпкә алып.