КӨРӘШТӘ ЧЫНЫККАН ЕГЕТЛӘР БАР БЕЗДӘ

Көрәш — үзләрен бу шөгыльгә даими әзерләгән көчле рухлы ир-егетләр, гаделләр спорты. Районда ныклы базасы булган һәм камилләшүгә йөз тоткан милли спорт төренә яшь буын вәкилләренең күпләп тартылуы куанычлы. Бил бирмәгән батырларыбыз белән чын мәгънәдә горурлана алабыз. Алар үрнәгендә көчле рухлылар сафын яшүсмерләр тулыландыра.

Уңышлар сөендерерлек булды

Тәтешле районында бил алышу буенча узган региональ турнирда Башкортстан, Татарстан Республикаларыннан һәм Пермь краеннан да командалар катнашты. Балтач егетләре Айнур Минәҗев белән Ридаль Рәҗәпов үзләренең гәүдә авырлыгы категорияләрендә бил алышып, беренче урынга чыктылар һәм региональ турнир чемпионнары булып кайттылар.

Милли һәм халык спорт төрләре буенча узган республика бәйгесендә район командасы яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, икенче урынны яулады.
Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә узган Бөтенрусия бәйгесендә дүрт егетебез Башкортстан Республикасы командасы составында көч сынашты. Аларның һәрберсе үзләренең гәүдә авырлыклары категорияләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр һәм спорт мастерына кандидатлык нормативын үтәделәр.

Яшь батырларыбызга Ульяновск өлкәсенең Спорт министрлыгы рәхмәт белдерде, медальләр һәм акчалата премияләр белән бүләкләде.

Өметле алмаш үсә

Яшүсмерләрдән тупланган командага да зур өметләр баглана. Аларны милли көрәшнең яңа төре — самбо элементлары кушылган көрәш белән шөгыльләндерәләр. Бишенче, алтынчы, җиденче сыйныф укучыларыннан тупланган команда Аскын районы чемпионы Айрат Мөхәмәдуллинның якты истәлегенә багышланган турнирда катнашты. Яшь көрәшчеләребезнең шәхси күрсәткечләре дә — җиңү: үзләренең гәүдә авырлыклары категорияләрендә Ридаль Рәҗәпов, Ранис Мирһаҗев, Илнур Халитовлар үзләрен иң көчлеләр итеп танытты.
Тагын да бер өметле батырыбыз Айнур Минәҗев „Иң оста ыргытучы” номинациясендә махсус бүләкләнде. Шулай ук Айрат Сабирҗанов, Данил Сәмигуллин, Ильфир Фазылов, Санир Фәрхетдинов, Динар Әхмәтовлар да матур көрәш күрсәтеп, үзләренең гәүдә авырлыклары категорияләрендә җиңүче булып танылдылар.

Милли көрәш спортында яшүсмерләребез дә сынатмый: Алмаз Карамов, Илнур Бакиров, Ринат Сәфәров, Айнур Суфияров, Илнур Нуртдинов, Ридаль Ихсанов, Тимур Сафин, Илнур Хәсәнҗанов, Азат Арсланов, Азамат Габдуллиннар алдынгы урыннарны алып, гадел, матур көрәш үрнәкләре күрсәттеләр.

Әйткәндәй

Бил бирмәс батырларны Иске Балтачта —Ирек Камалов, Матада —Рәшит Карамов, Иске Тимкәдә — Рөстәм Сәфәров кебек тәҗрибәле тренерлар тәрбияли.

„Бүгенге көндә минем төркемдә I, II, III разрядлы көрәшчеләр әзерләнде. Русиянең спорт мастеры кандидаты исеменә дәгъва итүче дүрт батырыбыз бар. Көрәштә чыныккан егетләребез тормышта да чын кеше булып өлгерерләр”,— дигән өметтә мәртәбәле бәйгеләргә көрәшчеләр әзерләгән тренер-укытучы Ирек Камалов.

Спорт белән дус булганнар, гомумән, сәламәт яшәү рәвеше яклы кешеләр. Шуңа да киләчәктә алкоголь, наркотиклардан һәркайсы ерак торыр дигән фикердә кала бар ата-ана.

Тырыш, максатчан яшүсмерләргә ирешелгәннәр чик түгел.