КИНО ДӨНЬЯСЫНА СӘЯХӘТ ЯСАЛДЫ

4 Февраль, 2016 - 09:18.Район сулышы

Дөньяда беренче фильм 1895 елда Франциядә төшерелгәнлеге мәгълүм. 1931 елда СССР кино сәнгатендә тоемлы адым ясый. Нәкъ шул елда тавыш белән озатылган беренче фильм төшерелә. Ә 1938 елда СССРда төсле форматтагы беренче фильм экраннарга чыга.

Үзәк район китапханәсе район хакимиятенең яшьләр эшләре комитеты белән берлектә оештырган студентлар белән 3 февраль кичендә үткән очрашу кичәсе Русия киносы елына багышланды.

Өч „дуль”дән торган чарада студентлар кызыклы бик күп мәгълүмат алдылар. Китапханә хезмәткәрләре кичәдә катнашучыларны төрле елларда фильмнар төшерү өчен сценарий нигезе булып торган роман, повестьлар күргәзмәсе белән таныштырды. Ә икенче „дубль”нең эчтәлеген „Башкортстанда кино” темасына багышладылар. Өченче „дубль”дә кичә кунаклары фильмнарда рольләр башкарган балтачлылар турында белделәр.