КИҢӘЮ ИСӘБЕ БЕЛӘН ЯШИ

Район территориясендә шәхси эшкуарлык матур темпта үсешә. Мәсәлән, узган ел нәтиҗәләре буенча 10 000 кеше исәбенә кече эшкуарлык субъектларының саны 340, 74 берәмлек тәшкил иткән, ә бу инде аннан алдагы елгы күрсәткечкә карата 12, 5 процентка югарырак (302, 76 берәмлеккә күбрәк) дигән сүз.

Авыл җирендә эшкуар булу өчен тәүге чиратта тәвәккәллек кирәктер, минемчә. Бүгенге героем төп эше укытучы булган Фәнил Галиханов та моннан ун ел элек ике эшне бергә алып бара. Иртәнге сәгатьтә белем учагына ашыга, көне дәресләрдә, түгәрәкләрдә, җәмәгать эшләрендә үтә, үз эшенә башлангыч биргән эшкуар, эштән соң „тәгәрмәч” өстеннән үзе яшәгән төбәктәге авыллар халкын кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итә, ә ял көннәрендә товар артыннан ерак юлга чыга.

Тырыш, сабыр, үз-үзенә, үз көченә ышанган җегәрле ир-егет вакыт узу белән мөгаллимлек эшен калдырып, үз эшен җәелдерә — башта туган авылы Ялангачта киоскта сәүдә ноктасы ачып уңышлы гына адымнар ясый. Арытабан урын алып яңа магазин бинасы тергезә, күрше авылларда сәүдә нокталары ача. Бизнеста үз урыннарын эзләгән Галихановларга „аякка басып килгән” мәлләрендә район җитәкчелеге субсидия дә бүлә. Күрсәтелгән ышанычка җавап итеп алар ирле-хатынлы кулга-кул тотынышып „җиң сызганып” эшли башлыйлар.

—Фәнил Фидай улы белән Руфина Газим кызына авылдашлары да, күрше авыллар халкы да ышаныч белән карый, — ди Ялангач авыл биләмәсе башлыгы Расих Гафурҗанов. — Андый кешеләр биләмә территориясендә күбрәк булсын иде.

Фәнил Галиханов товарларны заказ буенча да вакытында кайтарып бирүне оештыра. Кирәк икән транспорт ярдәме күрсәтә. Ярминкәләрдә даими катнаша. Һәр мөрәҗәгатькә уңай карый. Җиңү көне, Сабантуй, Өлкәннәр көне һәм башка бәйрәмнәр уңаеннан продукция белән ярдәм күрсәтә... — Биләмә башлыгы урындагы эшкуарны тик яхшы яктан гына телгә алды.

Бүген нинди планнар белән яши авыл эшкуары? Җитештерү юнәлешенә исәп тотып Ялангач авылында кирпечтән өр-яңа пекарня төзегән. Инде эчке эшләре генә калган. Җиһазлар алып кайткан. Кышкылыкка пекарняны ачып эшкә кушарга җыена.

Урындагы җитәкчелек фикеренчә, пекарня уңышлы гына эшләп китсә, авыл халкы өчен зур ярдәм булачак. Әлегә кадәр Галиханов икмәкне читтән алып кайтып саткан. Фәнил Фидай улының планнары — авылда өстәмә эш урыннары булдыру һәм халыкны (күрше Аскын районының чиктәш авыллары халкын да) яңа пешкән икмәк белән өзлексез тәэмин итү. Тик бер проблема борчый үзен. Ул — юлларның начар сыйфаты. Килер бер көн һәм күпләрнең үзәгенә үткән юлсызлык бәласе дә узган заманда калыр, дигән өмет белән яши.