ХЫЯЛЛАР ЧЫНГА АШКАНДА

Районның балалар учреждениеләрендә Яңа ел иртәләре башланды.
23нче декабрьдә районның Иске Балтач авылындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне реабилитацияләү үзәгендә сәламәтлекләрен яхшырткан һәм авылларда тәрбияләнгән инвалид балалар Яңа ел иртәсенә җыелды.

Балаларның һәрберсе бу могҗизалы кыш иртәсен зур дулкынлану һәм түземсезлек белән көтеп алды. Төрле әкият геройлары ролендә чыккан социаль учреждение хезмәткәрләре бәйрәм кунакларын әкият иленә алып керделәр. Тылсымлы могҗиза купшы чыршы тирәли барды. Ниһаять, ерак юлларны якын итеп „Башнефть” кампаниясенең шәхсән үзеннән Кыш Бабай белән Карсылу һәм аның ярдәмчеләре дә (волонтёрлар) килеп җитте.

Яшел чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап алгач, балалар шигырьләр сөйләп, Кыш Бабайның тәмле күчтәнәчләреннән авыз итәргә ашыкты. Ерактан килгән Кыш бабай бу юлы да бик юмарт булып чыкты, балаларның хат аша юллаган иң кадерле хыялларын чынга ашырды.
Балалар һәм аларның ата-аналары адресына йөрәк түреннән чыккан ихлас теләкләрне филиал директоры Илгиз Рәхимҗанов һәм „Башнефть” кампаниясе вәкиле Виктор Мишняков җиткерделәр.

Яңа ел иртәсе күркәм, дустанә атмосферада барды. „Башнефть” кампаниясе тарафыннан игълан ителгән хәйрия акциясе биредә дүртенче тапкыр оештырылды. Кампания хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар язмышында актив катнашалар һәм үзләренең җылы мөнәсәбәтләре, изге эшчәнлекләре белән нәни күңелләргә балачак шатлыгын тоярга ярдәм итәләр.