“ХЕЗМӘТ СӨЙГӘН ГАЗИЗ ХАЛКЫМ ҖЫРЛАП ТУЙМАСЫН ИДЕ!”

“Вәт, ичмасам, концерт шәп булды!” — дип сөйләнә-сөйләнә таралышты халык өч сәгатькә сузылган тамашадан соң. Тушкыр авылы алтынчы кабат “Туган як моңнары” район җырчылар конкурсын кабул итте. Бәйгедә быел күрше районнардан да катнашучылар булуын, кичке концертка районның ерак авылларыннан да тамашачылар килеп җыелуын исәпкә алганда, бу чара — чынлап та көтеп алынган һәм онытылмас вакыйгага әверелде. Монда район мәдәният сарае һәм авыл клубларының эше уч төбендә кебек күренә: халык исемен яулаган ансамбльләрнең “үкчәсенә” басып килгән яңа коллективлар, иҗади үсеш юлында югары дәрәҗәгә күтәрелгән, ә бәлки, артка чигенгән яки тукталып калган үзешчән артистлар, төркемнәр. Һәркайсының яратып килгән җанатары, тамашачысы бар.

Конкурсның нәкъ Тушкыр авылында оештырылуына да сәбәпләр күп. Тушкырлыларның авылын республикага таныткан җырчысы — Башкортстанның атказанган артисты Рифкать Габделҗанов, “Урал” җәмгыяте директоры, моңлы тавышлы Илдар Хәмәтов атлы булдыклы егетләре, чараның уртасында кайнаучы Авыл биләмәсе башлыгы Зәйнәп Вәлинурова, мәктәп директоры Елена Мостафина һәм ул җитәкләгән укытучылар коллективы, һәвәскәр шагыйрә һәм композитор Гөлшат Ихсанова кебек уңган кызлары, “Картаймаслар” фольклор ансамбле бар. Быел исә гала-концертта җырчы-укытучы Ирина Әгъләмова җитәкчелегендәге “Самоцветы” балалар вокал ансамбленең “Валенки” җыр-композициясе иң көчле алкышларга лаек булды. Гомүмән, тамашачылар үзешчән артистларны кабат-кабат сәхнәгә чакырып, җылы кабул иттеләр. Бәйгенең төрле еллардагы Гран-при ияләре, республика конкурслары лауреатлары Руслан Халиков, Эльвира Гәрәеваларның, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Вәлиеваның җырлавыннан башка гала-концертны күз алдына китерү мөмкин түгел. Алар — бәйгечеләр чыгышына югары планка куючылар.
Гала-концертның төп өлеше бәйгечеләргә бирелде. Сәхнәгә өченче урынга лаек булган җырчылар чыкты. Көнтүгеш авылыннан Лилия Сәхипованың чыгышыннан соң тамашачы күңелендә: “Шундый искиткеч тавыш иясенә өченче урын биргәч, беренче урыннарда — кемнәр икән?” — дигән кызыксыну туды хәтта. Чынлап та, мәдәният бүлеге начальнигы Гали Сәрвәртдиновның сүзләре хак: “Быелгы конкурска һәвәскәрләр көчле әзерлек белән килгән!” Югары Кансөяр авылыннан Дамир һәм Флүр Сәләховлар — яшь егетләребез “Туган тел” җырын бар күңелләрен салып башкардылар. Көндәшледән ирләр вокаль ансамбленең (җитәкчесе Мәгъдән Фазылов) репертуарына “Кыз урлау” спектакленнән җыр алуы отышлы булган: халык таныш көйне күтәреп алды. Асавка авылыннан Лидия Пукрокова һәм Регина Җиһангироваларның милли костюмнарда удмурт телендә башкарган җырын тамашачылар шулкадәр яратып кабул итте, җырның кодрәте киң икәнлегенә инанырсың: телләрне белмәү, аңламау да киртә түгел.
Конкурс көнозыны барды. Җырчылар иртәнге сәгать 11дән алып профессиональ жюри алдында бәйге тотты. Яулаган урыннарны кичен халык алдында исбатлавы авыррак та түгел микән әле? Ни дисәң дә, Балтач тамашачысы җырчыны үз фикереннән чыгып бәһалый белә, сәләтсезләргә, “юк-бар” тавышлы башкаручыларга бервакытта да алкышлап утырмый. Шуңа да иҗади имтихан алдыннан икенче урынга лаек булучыларда бераз дулкынлану да сизелә иде. Әмма Түбән Иванай авылыннан Юлия Каляеваның һәм Магашлы-Алмантай авылыннан “Ужара” фольклор ансамбленең (Альфина Алексеева) чыгышларына һич кенә дә сүз тидерерлек булмады: искиткеч сәхнә культурасы, үзенчәлекле һәм заманча итеп үзләре теккән милли күлмәкләр, мари телендә аһәңле, моңлы җырлар. Афәрин сезгә, кызлар! Нөркәдән апалы-сеңелле Рәһинә Нәҗметдинова һәм Гөлфирә Гыйндуллиналар — ихласлыклары, Мата авылыннан хатын-кызлар вокаль ансамбле (Эльвира Солтанова) профессиональ дәрәҗәдә җырлаулары белән алдырды. Районда үткәрелгән гармун, бию, җыр конкурсларына ансамбльләр алып килүче, дәррәү кузгалып, сәләтле авылдашларын туплап, актив катнашучы һәм призлы урыннар яулаучы Нөркә, Көндәшле, Мата, Магашлы-Алмантай, Яңа Ямурза, Тушкыр, Түбән Сикияз авыл мәдәният йортлары һәвәскәрләрен һәм җитәкчеләрен аерым рәхмәт белдерми мөмкин түгел. Авылларда икешәр-өчәр иҗади ансамбль булдыру үзе нинди зур хезмәт бит!
Жюри рәисе Рифкатъ Габделҗанов беренче урыннарны яулаучыларга бүләкләр һәм үзенең махсус призларын тапшырды. Түбән Сикияз авылыннан Ринас Арслановның моңлы тавышы райондашлары өчен шатлыклы ачыш булды. Җыр сәнгатен үз итеп, булган сәләтен үстерү өстендә эшләгәне күренеп тора егетнең. Әлфинә Гайнаншина һәм Гөлшат Ихсановаларның “Мәтрүшкәләр”ен, район мәдәниятенә гомерләре буена хезмәт иткән Нөркә җырчылары — хатын-кызлар вокаль ансамбленең (Светлана Вәлиева) инде онытылып барган халыкчан стиль белән җырлавын тамашачы бирелеп тыңлады.
Эшкуарлар, урындагы хуҗалык һәм мәдәният бүлегеннән тыш чараны уздыруга район Хакимияте зур ярдәм күрсәтә. “Безнекеләр кебек артистлар бер кайда да юк! — диде район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов горурланып. — Эшләп, җырлап яшик. Үзебезнең тормышны без үзебез ямьләргә тиешбез!” Ул Гран-при яулаучыга бүләк тапшырды. Ниһаять, микрофон Айгөл Вәлиәхмәтова кулында. Җыры да, тавышы да матур, үзе дә нәкъ сәхнә өчен яратылган кызның чыгышы көчле алкышларга күмелде...
Район тормышында тагын бер вакыйга — йөзләгән һәвәскәрне, моңга гашыйк халыкны бергә җыйган, күңел ачтырган, рухи азык өләшкән “Туган як моңнары — 2012” җырчылар конкурсы үтеп китте. Авыл тормышында мондый чараларның кирәклегенә, мөһимлегенә шик юк. Киләчәктә дә, район мәдәниятенең хөрмәтле һәм билгеле шәхесе Светлана Вәлиеваның җырындагыча: “Хезмәт сөйгән газиз халкым җырлап туймасын иде!”
Газим ТАЛИПОВ фотолары.