ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ХЕЗМӘТ, ДУСЛЫК, ӨМЕТ ҖЕПЛӘРЕННӘН ҮРЕЛГӘН УЛ БӘЙРӘМ — САБАНТУЙ!

12 июнь — Русия көнендә Балтач хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын — Сабан туен бәйрәм итте. Олы бәйрәмдә Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты. Рөстәм Зәки улы тирмәләрдә булып халык белән аралашты, райондашларын хезмәт тантанасы белән тәбрикләде, Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Сабан туе — халыкның иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәме. Районда яшәүче төрле милләт вәкилләре, ераклардан кайткан кунаклар, якташлар бердәм булып бу җыенда кара туфракка тир тамызып иген иккән, ел әйләнәсенә малчылык продукциясе җитештергән авыл уңганнарына хөрмәт күрсәтә, дан җырлый. Басуларга чәчелгән орлыклар хезмәт сөйгән халык күңелендә, йөзендә өмет нуры булып балкый. Күңелле бәйрәм, дуслык һәм киләчәккә ышаныч бәйрәме ул — Сабантуй.

Быелгы Сабан туе Русия көненә туры килүе, республикабыз Башлыгы Рөстәм Хәмитовның бәйрәмдә катнашуы белән тарихка кереп калачак. Агымдагы ел Балтач районы өчен юбилей елы булуы белән дә истәлекле. Җыелган халыкны сәламләү музыкаль¬-хореографик композициясе дә олы даталар — Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Русиядә һәм Башкортстанда игълан ителгән Әдәбият елы, районның 85 еллыгы һәм Русия көне темаларын үз эченә алды. Башкорт, татар, урыс, мари, удмурт милли киемнәрендә үзешчән фольклор коллективлар мәйданны тутырып җыр-биюгә төште — Сабан туе башланды. „Сабантуй-2015” халык бәйрәменең флагын хезмәт алдынгылары — чикләнгән җаваплылыктагы „Россия” җәмгыяте, аның җитәкчесе Фидарис Гарипов күтәрде. Мәйданда һәм сәхнәдә халык фольклор ансамбльләре, үрнәкле балалар бию коллективлары бер-берсен алыштырды — йөзләгән һәвәскәр трибуналардагы мөхтәрәм кунакларга, район халкына Сабантуй сәламен юллады. Күңелләрдә калырлык матур күренешләр: бөек язучылар белән танышучы балалар, сугыш һәм хезмәт ветераны Әхнәф Мазһаровның сәхнәдән үз әсәрен укуы, „Җиңү” композициясе һәм үзешчәннәр чыгышының иң чагу ноктасы —район мәдәният сараеның академик хоры озатуында Руслан Халиков һәм Диана Галимҗановалар башкаруында Русия гимны. Сабантуйның тантаналы өлешендә тәүге сүз республика Башлыгына бирелде. „Гүзәл Балтач җирендә — зур бәйрәм. Сабантуй белән бергә Русия көнен бәйрәм итәбез. Сезнең белән бергә булуыма шатмын. Район үзен елдан-ел иң ныклы аграр районнарның берсе буларак таныта. Ләкин эшлисе эшләр күп әле. Авыл хуҗалыгын модернизацияләргә, аның нәтиҗәлелеген күтәрергә кирәк. Русия Президентының халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән указларын үтәргә кирәк”, — дип мөрәҗәгать итте халыкка Рөстәм Зәки улы. Республика Башлыгы бер төркем яшьләргә төп документ — Русия Федерациясе гражданины паспортларын тапшырды. Үзидарә үсешенә керткән хезмәте өчен Штәнде авыл биләмәсе башлыгы Фәридә Гәрәйшинаны — Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы, фидакарь хезмәтләре өчен Иске Балтач 2нче урта мәктәбе директоры Азамат Мәгъзүмовны — „БР атказанган мәгариф хезмәткәре”, чикләнгән җаваплылыктагы „Восток” җәмгыяте директоры Газнәви Мусинны „БР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән Мактаулы исемнәр белән бүләкләде.

Район Хакимияте башлыгы Марсель Закиров чыгышында язгы-кыр эшләрен уңышлы үткәрү өчен республика бюджетыннан бүленгән субсидия өчен республика җитәкчесенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырып: „Безнең авыл эшчәннәре Сабан туена яхшы кәеф белән килде — язгы-кыр эшләре кыска срокта һәм сыйфатлы башкарылды. Соңгы айларда гына10 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Әлеге вакытта чәчелгән басулар эшкәртелә, мал азыгы хәзерләү башланды. Терлекчелек тармагын үстерү буенча актив эш алып барыла. „Восток” (200 башка исәпләнгән сыер фермасына капиталь ремонт үткәрү), „Богдан” (200 башка исәпләнгән сыер фермасына реконструкция) һәм „Луч” (200 башка исәпләнгән сыер фермасына реконструкция) җәмгыятьләре “500 сөтчелек фермасы” республика программасына керү өчен дәгъва итәләр. Агымдагы елның биш аенда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 4866 тонна сөт җитештерелде. Көн саен хуҗалыклар тарафыннан 30 тонна сөт сатыла. Районда мөһим социаль объектлар төзелә: Иске Балтач авылында 139 урынлык балалар бакчасы бинасы һәм 42 фатирлы социаль торак сафка кертеләчәк. Авылда яшәүчеләрнең тормышын тулы канлы һәм матди яктан яхшы итү — уртак максатыбыз. Социаль өлкәне һәм икътисадны арытабан яхшы үстерү өчен районда зур потенциал бар. Уртак йортыбызда халык яхшы һәм уңайлы яшәсен өчен балтачлылар бөтен тырышлыгын салыр дип ышанам”, — дип белдерде Марсель Сәүбән улы. Район Хакимияте башлыгы басучылык һәм терлекчелек буенча агросәнәгать комплексы хуҗалыклары арасында беренче урын яулаган чикләнгән җаваплылыктагы „Россия” җәмгыятен, икенче урын алган „Дильмиев Р.Ш.” шәхси предприятиесен, өченче урынга лаек булган Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы производствосы кооперативын һәм „Луч” җәмгыятен дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләде. Хезмәт батырлары — механизаторлар: Гаетхан Шәйнуров („Россия”, 1нче урын), Илфар Гыйләҗев („Правда”, 2нче урын), Расих Бәхтигәрәевларга („Дильмиев Р.Ш.”, 3нче урын), савучылар: Гөлфая Хәсбиева („Луч”, 1нче урын), Флидә Кашапова („Россия”, 2нче урын), Рәфизә Зыятдиноваларга (“Дильмиев Р.Ш.”, 3нче урын), терлекчеләр: Илшат Закиров („Россия”, 1нче урын), Вадим Шәймөхәмәтов („Луч”, 2нче урын), Рафаил Зыятдиновларга (“Дильмиев Р.Ш.”, 3нче урын) район Хакимиятенең Мактау грамоталарын һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Алдынгы терлекчеләр һәм савучылар шулай ук „Танып” санаторийсенең алтын сертификаты белән бүләкләнде.
Сабан туеның тантаналы өлеше авыл хуҗалыгы техникасы парады белән тәмамланды. Трибуна алдыннан хуҗалыклар, предприятие һәм оешмалар коллективлары үтте. Алып баручылар аларның хезмәт уңышларын, эшчәнлек нәтиҗәләрен сөйләп мәйданга яңгыратты.

Сабан туе кунакларын башлап, милли традиция буенча, икмәк һәм тоз белән „Тирмәле Балтач” каршылый. Хуҗалар — авыл биләмәләре, предприятие һәм оешма коллективлары — бер-берсен уздырырга тырышып тирмә кора, табын әзерли. Тирмә бизәлешендә — оешмаларның, авыл биләмәләренең тарихы, бүгенгесе чагыла. Быелгы конкурста 14 тирмә катнашты. Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы һәм Иске Балтач авыл биләмәсенең башкорт тирмәсе берничә ел рәттән алдынгы позицияне били. Экспозицияләре бай, бизәлеш чагу һәм тирән эчтәлекле. „Урал” җәмгыятенең — удмурт, „Восток” җәмгыятенең — мари, „Луч” җәмгыятенең татар тирмәләре мактауга лаек. Аларның һәрберсенең бизәлешендә урындагы материалга — шушы җирдә туып-үскән игенчеләргә, иҗади шәхесләргә, тарихка зур игътибар бирелгән. „Балтач сельэнергосы” җәмгыяте тирмәсе сокландырды, кунакларның, хәтта Германиядән килгән кинорежиссёрларның игътибарын җәлеп итте. Борынгы кораллар, савыт-саба башка тирмәләрдә дә бихисап куелган. Ә „Энерго”лылар бу әйберләрнең һәрберсенә „җан өргән”: бухгалтер Рәфидә Ямалтдинова йон эрли, сугыштан кайткан яугир ролендә монтажник Винир Хәсәновның кулында чүкеч — урындыкны төзәтә, он иләнгән, икмәк пешерергә камыр ачып утыра. Сугыш чоры табынында бәрәңге, катык, йомырка... Контролёр Рәсилә Шәрәфиева сугышка җибәрергә посылка тутыра... Искиткеч күренеш — үзеңне шушы чорда булгандай хис итәсең. Гомумән, тирмәләрнең һәрберсенә коллективларның зур тырышлыгы салынган. Конкурс нәтиҗәләре буенча Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы тирмәсе — беренче, „Балтач сельэнергосы” җәмгыяте — икенче, „Луч” җәмгыяте өченче урыннарда. Тирмәләрнең һәрберсе үзенчәлекле, мактауга лаек, аларны коручы коллективларга рәхмәт әйтәсе килә. „Тирмәле Балтач” буеннан сабан туеның азагына кадәр халык агымы тукталмады. Димәк, бу күренеш кызыксыну уята, аның киләчәге бар.

ФӘЙТУННАРГА АТЛАР ҖИГЕЛГӘН
Кайчандыр парлап җигелгән атларда дәрәҗәле кешеләр генә йөри алган. Әйе, парлап җигелгән атлар тарткан карета, фәйтун иң кыйммәтле транспорт булып исәпләнгән. Шулай ук авылларда да хәлле егетләр генә туй көннәрендә тройкаларда килен төшерә алганлыгы мәгълүм. Хәзер инде бу чакларны Сабан туйлары гына хәтергә төшерә сыман.

Елның-елында район сабан туенда парлап җигелгән атлар конкурсы оештырыла. Быел да авыл биләмәләреннән уннан артык тройка жюри игътибары аша үтте. Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге зоотехнигы Дамир Закиров җитәкчелегендәге жюри комиссиясе экипажларның бизәлешенә, милли төсләр сакланышына аеруча игътибар итте. Җиз төймәләр белән бизәлгән шлеялар, чыңлап торган кыңгыраулар… Гадәттәгечә, кучер сыйфатында атлар холкын аңлаган, өлкәнрәк яшьтәге ир-егетләр.

Тройкалар конкурсында беренче урынга „Восток” җәмгыятеннән килгән экипаж лаек булды. „Россия” җәмгыяте бизәп алып килгән пар атлар—икенче, „Дильмиев индивидуаль предприятиесе” данын якларга килүчеләр өченче урында.
Пар атлар парадын да „Восток” җәмгыятеннән килүчеләр ачты. Алар артыннан лучлылар мәйданга төште. Арытабан парадны „Дильмиев индивидуаль предприятиесе”, „Россия” җәмгыяте тройкалары дәвам итте.

Фәйтуннарда моңлы көй сузган егетләрнең һәм аның янында утырган милли киемдәге егетләр-кызларның җырлап мәйданнан үтүе Сабанг туеның милли төсен чагылдырган иң матур бер күренешедер, мөгаен.

ЧАПТАРЛАР ҺӘМ ЮРТАКЛАР САБАН ТУЕН ЯРСЫП КӨТКӘН СЫМАН
Район үзәгендә Сабан туе үткән көндә көннең беркадәр җиләс булуы берәүләрнең беркадәр кәефен төшерсә, дилбегә, тезген тотучылар өчен нәкъ теләгәнчә һава шартлары булды. Чөнки көн эссесендә кигәвеннәр ябырылып атларны дулатмады.

Сабантуй күрке—ат чабышы диләр. Беркадәр хәвефле дә бу бәйге. Чаптарларда ияр, өзәңгеләр юк. Шуңа да бәйгедә катнашырга теләгән унсигез яшькә кадәр җайдаклардан әти-әниләренең рөхсәтен таләп итәләр.

Чаптарлар, юртаклар ярышларына казыйлык иткән район ветеринария станциясе начальнигы Фәһимҗан Нуртдинов рәислегендәге комиссия быел да бик таләпчән булды. Әлбәттә, ярышларга юртак, чаптар китергән һәр хуҗалык, предприятие җитәкчесе үзенең атын һәм җайдагын җиңүче итеп күрергә тели.
Атларның җитезлеге 1800 метр озынлыктагы дистанциядә сыналды. Быелгы Сабан туенда район хуҗалыклары чакыруы буенча Илшат Ирон улы Мәхмүтов җитәкләгән Дүртөйле ипподромыннан килгән юртаклар ярышта катнашты. „Россия” , „Правда”, „Восток” „Мотор” җәмгыятьләре, „Балтач” муниципаль-унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе, „Фәмиев индивидуаль предприятиесе” данын яклады алар. Саф токымлы бу юртаклар өч төркемдә ярыштылар. Финалда „Восток” җәмгыяте исеменнән ярышта катнашкан Ладный кушаматлы атта Ильяс Насибуллин беренче булып финиш сызыгын үтте. „Рабегай” кушаматлы атта җилдергән Өлфәт Зөбәеров „Россия” җәмгыятенә икенче урын бүләк итте. „Правда” җәмгыяте өчен ярышта катнашкан Айлврик кушаматлы атта Альберт Галәветдинов финишка өченче булып килде.

Алар артыннан ярыш дистанциясенә саф токымлы чаптарлар төште. Алар дүртәү: „Балтач типографиясе” , „Башинвестгрупп” җәмгыяте , „Восток” җәмгыяте һәм Тучыбай авыл биләмәсеннән китерелгән чаптарлар.

Тучыбай авыл биләмәсеннән Руслан Вилданов йөгәнләгән Грета кушаматлы ат барысыннан да җитезрәк булып чыкты. Дистанцияне ул 2,01 минут эчендә үтте. „Башинвестгрупп” җәмгыятеннән Рамил Галиев йөгәнләгән Фиджей кушаматлы ат икенче урында. Ә „Восток” җәмгыятеннән килгән, моңа кадәр ярышларда катнашып дүрт тапкыр беренче урынны яулаган Грета кушаматлы чаптар бу юлы өченче урында. Аны Сергей Мурзашев йөгәнләде.

Рәт атлары да кимен куймады.. Куйбышев исемендәге кооператив, „Луч”, „АгроПРОФИ”, „Рассвет” җәмгыятьләре бәйгегә икешәр ат китерде. Барлыгы егермедән артык чаптар өч төркемдә ярышты. Быелгы Сабан туеның иң җитез чаптары булып „Рассвет” җәмгыятеннән килгән Ковбой кушаматлы ат танылды. Әлфир Әгъләмов аны 2,18 минут эчендә финишка китереп җиткерде. Ә икенче һәм өченче урыннарны Куйбышев исемендәге кооперативтан килгән чаптарлар бүлеште. Байкал кушаматлы атта Алмаз Назыров—икенче, Водопад кушаматлы атта Илнур Галиев өченче булып финиш сызыгын үттеләр.

„СОКЛАНМЫЙ ҺИЧ МӨМКИН ТҮГЕЛ ЕГЕТЛӘРНЕҢ КӨЧЕНӘ”
Сабан туенда кызыклы бәйгеләр күп. Шулай да чаптарлар һәм юртаклар бәйгесеннән соң милли көрәшне бәйрәмгә килүчеләр аеруча яратып күзәтә. Традицион рәвештә, милли көрәшне Сабан туеның йөзек кашына тиңлиләр.

Бәйге башлангач, гадәттәгечә, сөлгеләрне иң элек түбәнрәк авырлык категориясендәге көрәшчеләр тота. Батырларга да алмаш кирәк. Үсеп килүче батырларга юл ачу традициясе бу.

Бәйгене алтмыш килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр ачты. Иске Балтачтан Ленар Шәрәфиев —беренче, Ямурзадан Эльвир Минилгалиев—икенче, Иске Балтачтан Денис Галиәкбәров—өченче урында. Аннары мәйданга бил ныклыгын сынарга 75 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр чыкты. Иске Балтачтан Тимур Рәкыйпов, Матадан Рамил Баһаветдинов, Иштирәктән Илнур Гайнуллин шушы аврлык категориясендәге көрәшчеләр арасында батырлар буларак танылдылар. Гәүдә авырлыгы 75 килограммнан югары категориядәге көрәшчеләр арасында да батыр Иске Балтачтан. Тәкәне Данил Закиров иңбашына салды. Көндәшледән Илнар Әхкәмов—икенче, Штәндедән Илһам Шакиров өченче урын бүләгенә лаек булдылар.

Ә абсолют батырлар барысы да кунаклар. Нефтекамадан Венер Мөрсәлимов пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Агыйдел шәһәреннән Олег Петухов икенче урында. Ә Илеш районы Юнлы авылыннан килгән Илгиз Галимҗанов үзенең биле ныклыгы белән өченче урынны яулады.

САБАНТУЙ—СПОРТ һәм җыр-моңга бай БӘЙРӘМ
Бәйрәм төсен алган зур мәйдан мәдәни-спорт чаралары өчен менә дигән арена ролен үтәде: биредә шахмат-шашка, волейбол, гер күтәрү, кул көрәштерү һәм башка бихисап спорт төрләре буенча бәйгеләр оешкан төстә, күркәм үтте. Яше-карты күңелендә якты тәэссоратлар һәм дәрт-дәрман өстәп халык һәм спорт уеннары да гөрләп үтте. Елдагыча Сабантуйның яме — капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату кебек борынгы уеннарда да чагылды.

Беләк көчен сынаучы армспортчыларның иң-иңнәренә генә уңыш елмайды бу көндә. Бәйге ир-егетләр арасында —өч, хатын-кызлар арасында ике авырлык категорияләре буенча барды. Нәтиҗәдә, хатын-кызлар арасында 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны Иске Балтачтан Элина Аскарова яулады, икенчегә Күзәй авылыннан Анастасия Сайфуллина чыкты. Өченче призлы урынга Караидел районы сылуы Ләйсән Хәйдәрова лаек булды.

60 килограммнан югары авырлык категориясендә Ләйсән Сираҗетдиновага тиңнәр булмады. Шәвъяды авылыннан Эльвира Баязитова — икенче, Уразайдан Альмира Исламгалиева өченче урыннарны яуладылар.

Ир-егетләр арасында да бәйге киеренке барды, нәтиҗәдә, 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә Иске Балтачтан Радим Нургалиев — беренче, Көндәшледән Альберт Нурисламов—икенче, Югары Карыштан Самат Фәрхетдинов өченче урыннарны яуладылар.

80 килограммнан югары авырлык категориясендә Көндәшле авылыннан Илдар Сәхипов барысын да таң калдырып беренче урынны яулады, икенче призлы урынны Иске Балтачтан Алмаз Хәбибуллин алды, өченче урынга Яңавыл районыннан килгән Алмаз Сафин чыкты.

85 килограммга кадәр авырлык категориясендә Иске Балтач авылы егете Тимур Әмирҗанов — беренче, Көндәшледән Илгиз Сәхипов — икенче, Иске Балтачтан Айрат Кашанов өченче призлы урыннар белән билгеләнделәр.

Гер күтәрү бәйгесендә хатын-кызлар да, ир-егетләр дә көч сынашты.

60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Югары Карыш авылыннан Фәнүзә Вәлинурова җитмеш тапкыр герне күтәреп чөеп, беренче урынга чыкты. Күрсәткечләре буенча азга гына калышкан Иске Балтач авылы сылуы Эльза Гафурова —икенче, Ләйсән Хәйдәрова өченче урыннарны яуладылар.

60 килограммнан югары авырлык категориясендә Ләйсән Садертдинова, Анжела Сафина һәм Гөлнара Бакировалар җиңеп чыкты. 70 килограммнан югары авырлык категориясендә Эльвира Баязитова, Валентина Ишморатова, Эльмира Хәмитова кебек беләк көче ныклы булган сылуларга тиңнәр булмады.

80 килограммнан югары авырлык категориясендә Югары Карыштан Ильяс Шәймөхәмәтов җиңде. Икенче һәм өченче урыннарны Булат Дильмиев белән Айдар Ханов яуладылар. 80 килограммга кадәр авырлык категориясендә Иске Балтачтан Илшат Әхмәтханов—беренче, Түбән Карыштан Илнур Ханов — икенче, Данил Гыйззәтуллин өченче урыннарны яуладылар.

60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Фидәнис Закиров җиңүче булып танылды. Вадим Садиров — икенче, Филүс Хуҗиев өченче урыннарны яуладылар.

Волейбол спортын үз итүче егетләр һәм кызлар Сабантуй мәйданында көнозыны бәйге тотты. Ир-егетләрдән тупланган командалар арасында Балтач егетләре матур уен күрсәтеп, иң оста волейболчы командасы булып танылдылар.

Сабантуй кунаклары булып бирегә көч сынашырга килгән Караидел районының волейболчы командасы — икенче урынны, ә Көмьязы авылы яшьләреннән тупланган команда өченче урын белән билгеләнде.

Хатын-кызлар арасында барган киеренке уенда районның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе командасы көчлерәк булып, җиңүче команда исеменә лаек булды. Иске Балтачның 2нче урта мәктәбе командасы — икенче, 1нче урта мәктәбе командасы — өченче призлы урыннарны алдылар.

Спорт уеннары — һәр Сабан туеның аерылгысыз бер өлеше. Активлар төрле уеннарда ярышып, үз көчен сынап калырга тырыша. Озынлыкка сикерүдә хатын-кызлар арасында беренчелекне Сәйтәк авылыннан Эльвира Шәрифнурова алды.Иске Балтачтан Алсу Тимуршина — икенче урында. Түбән Иванайдан Ксения Илибаева өченче урынга лаек булды. Ир-атлар арасында озынлыкка сикерүдә лидер — Тәтешле егете Фәнзил Ягудин. Иске Балтачтан Денис Нуртдинов икенче урынга чыкса, Яңа Ямурзадан Рәмил Шәфиев өченче урын яулады.

Йөз метр ераклыкка йөгерүдә Түбән Иванайдан Ксения Илибаева җиңү яулады. Иске Балтачтан Алсу Тимуршина — икенче, Уфадан Татьяна Бакирова өченче булып финишка килделәр. Көчле затлар арасында иң җитезе Тәтешледән Фәнзил Ягудин булып чыкты. Яңа Ямурза егетләре дә сынатмады. Рәмил Шәфиев һәм Валерий Фәрхетдиновлар призлы урыннар яулады.

Капчык киеп йөгерүдә беренче булып финишка Михаил Марук килде. Иске Балтачтан Алмаз Абдуллин — икенче урында. Район үзәгеннән Денис Галиакбиров өченче урынга лаек булды. Гүзәл зат вәкилләре арасында бу спорт төрендә Зарипова һәм Хәмитовалар аерылды.

Вертикаль баганага менүдә Барда районыннан кунакка килгән Альмир Нуртдинов үзен иң остасы итеп танытты. Тутагач авылыннан Динис Марфиян бу спорт төрендә икенче урынга лаек булды. Ә Тозлыбин авылыннан Дмитрий Гайнетдинов өченче урын белән билгеләнде.

Бүрәнә өстендә капчык белән сугышуда Тушкырдан Дамир Суфияровка тиңнәр табылмады. Бу спорт төрендә ул җиңүче дип танылды. Иске Балтачтан Марат Хәйруллин — икенче, ә Роберт Садретдинов өченче урыннарны алдылар.

Шахмат, шашка кебек интеллектуаль уен төрләрен үз итүчеләр бәйрәм булуга карамастан, озак көч сынашты. Ир-атлар арасында шашка уенында Иске Балтачтан Эрнест Кәримов җиңүче дип танылды. Түбән Карыштан Радим Фазылбәков —икенче, ә Сәйтәктән Данис Вәлиев өченче урыннар белән билгеләнде. Гүзәл зат вәкилләре арасында беренчелек—Сәйтәк авылында яшәүче Гөлсем Вәлиевада. Ә Иске Балтачтан Гөлназ Гәрәева һәм Венария Гәрәева икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.

Ир-атлар арасында шахматта иң оста уенчы Тәтешле районыннан Дамир Әхмәтов булып чыкты. Иске Яхшыйдан Фәнзәви Миңнеәхмәтов — икенче, ә Түбән Сикияздан Валерий Гәрәйшин өченче урыннарны алдылар. Гүзәл затлар арасында шахмат уенында беренчелекне Иске Балтачтан Гөлназ Гәрәева яулады. Икенче урынны Иске Балтачтан Илүсә Миңнеәхмәтова алды. Район үзәгеннән Венария Гәрәева өченче урын белән билгеләнде. Авыш баганага менүдә, күзләрне бәйләгән килеш чүлмәк ватуда, кашыкка салынган йомырканы авызга кабып йөгерүдә, призлар кисеп алуда балтачлылар да, килгән кунаклар да бердәм катнашты.

Җыр- моңга аеруча бай булды бу көн.Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев, Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев, яшь җырчылар Гөлназ Асаева, Алмаз һәм Айдар Юнысовларның һәм аларның иҗади төркемнәре артистлары чыгышларын халык алкышлап озатты. Җырчылар балтачлыларга һәм килгән кунакларга күтәренке бәйрәм кәефе бүләк итте.