КАЗЛАР ҮСТЕРҮДӘ ӘЙДӘҮЧЕ

Людмила Завьялова — Курач авылы кызы. Башкалардан аермалы буларак, урта мәктәпне тәмамлагач чит якларга чыгып китү ягын карамый ул. Туган авылы төпкелдә урнашуга карамастан, анда калуны хуп күрә. Булачак һөнәрен сайлаганда да авыл белән бәйлесенә өстенлек бирә. Дуван авыл хуҗалыгы техникумының агрономия факультетында читтән торып укый. Һөнәр үзләштергән мәлендә кошчылык фермасына эшкә килә. Биредә көч салуына да 7 ел вакыт узган. Бер ел эшләгәннән соң, Людмила Анатольевнаны ферма мөдире итеп билгелиләр. Үз эшен белеп, яратып башкарган кызның фикере җитәкчеләр өчен дә мөһим.

Кош-корт асрау белән авыл халкы электән шөгыльләнә. Әмма бу тармакның да үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Шунлыктан бу юнәлештә дә Людмила Завьялова кошчылык буенча курсларда белемен камилләштерә. Кошчылык тармагы буенча алга киткән хуҗалыкларда була.

—Төпкел авылда яшәсәк тә хәзер Интернет заманы. Бөтен мәгълүматны шуннан алабыз. Хәтта биокушылмаларны Интернет аша сатып алабыз. Авырулар хакында белешмәләр алу бик уңайлы. Быел 4 мең каз янына үрдәкләр дә сатып алып карадык. Әмма бу безгә бик ошап җитмәде, чөнки үрдәкләр инфекцион авырулар белән бик еш зарарланалар. Нәтиҗәдә йогышлы чирләр казларга да күчә.

Меңләгән баш казны вакытында дәвалау күмпе көчне сарыф итә. Кышкылыкка 3 мең инә каз калдырылды, әлегә алар ата казлардан аерым асрала. Ел да казлар саны үзгәреп тора, бу инде нинди күләмдә ризык хәстәрләүгә бәйле, — диде Людмила Анатольевна.