„КАРТАЙМАСАҢ, ЯШЬЛЕК УЗМЫЙ УЛ!”

Гомеренең һәр мизгелен бәхетле итү кешенең үзеннән тора
„Мин яратам сине, тормыш!” дип аталган республика иҗат фестивале икенче генә ел оештырылуына карамастан, өлкән яшьтәге меңләгән кешене сәхнәләргә мендерде, очраштырды, туплады. Агымдагы елда төбәк бәйгесендә җиңү яулаган райондашларыбыз фестивальнең республика этабында да уңышлы чыгыш ясадылар. Һәвәскәрләр Назил Мифтахов һәм Җәүдәт Гәрәевлар үзләре сәхнәгә куйган, „Бер картлыкта, бер яшьлектә” дип атаган татар биюе белән „Ансамбльләр” номинациясендә II дәрәҗә, Пётр Абдулов „Оригиналь жанр” номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Әле кайчан гына „пенсия” сүзе кеше өчен җәмгыятьтән читтә яшәүне аңлаткан хөкем булып яңгырый, алга бару өчен бернинди мөмкинлек, дәрләндерү юк иде. Соңгы елларда җәмгыятебездә пенсионерларга караш күпкә үзгәрде. Алар заман технологияләрен үзләштерә, чит телләрне өйрәнә, сәяхәтләргә бара, төрле юнәлешләрдәге төркемнәргә оеша, яңа сәләтләрен ача. Кайбер өлкән кешеләрнең яшәү дәртенә, активлыгына хәтта яшьләр көнләшерлек!

Пенсиягә чыккач, яңа, бөтенләй башка тормыш башлана, дигән сүзләрне исбат итеп яшәүче кешеләр безнең районда да бихисап. Һәвәскәр биючеләр: Сәйтәк авылыннан Назил Мифтахов һәм Нөркә авылыннан Җәүдәт Гәрәевлар нәкъ шундыйлардан. Республика фестивалендә алган бүләкләрен, капчык-капчык сәхнә киемнәрен күтәреп редакциягә сөенечләрен уртаклашырга килгән өлкәннәр ургылып торган энергияләре, шаян сүзләре, көр тавышлары белән безне өйрәнгән тыныч ритмнан чыгарып, күтәренке кәефтә калдырып кайтып киттеләр. „Картаймасаң, яшьлек узмый ул! — дип җыр сүзләрен кабатлый Җәүдәт Исламгәрәй улы. — Пенсиягә чыккач та, тик торалар, дисезме? Мал-туар, җиләк-җимеш, гөмбә, бакча... Назилнең волейбол командасы да бар әле. Өстәвенә, биергә дә өлгерәбез. Төбәк конкурсында унбер районнан килгән һәвәскәрләр белән ярышсак, республика фестиваленең Уфа шәһәр мәдәният йортында узган гала-концертында 400 кеше катнашты. Бәһалаучылар игътибарына барлыгы 96 чыгыш тәкъдим ителде”. Бу чарада республика Хөкүмәте вәкилләре катнашуы, аларның котлау сүзләре, популяр җырчы, бәһалаучылар төркеме рәисе Айдар Галимов кулыннан бүләк алу да өлкәннәрнең күңеленә һуш килгән. „Фестиваль барышында үзебезгә, иҗатыбызга карата игътибар, кадерләү, хөрмәтләү мөнәсәбәтләре яңадан-яңа чыгышларга илһамландыра. Сәләтебезне халыкка күрсәтү, тормышка ашыру, шуннан канәгатьлек алу, аралашу, җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы итеп хис итү мөмкинлеге бирә мондый чаралар. Өлкәннәр иҗаты фестиваленең кыйммәте дә шунда, минемчә”, — дип фикерләре белән уртаклаша Назил Тәүфыйк улы.

Лаеклы ялга туктагач башланган яңа тормышның нинди булуы бары үзегездән — иртәнге сәгать тугыздан алып кичке алтыга кадәр эштә булудан азат кешеләрдән тора. Көзге боек көннәргә ияреп, күңелсез уйларга бирелергә, гомерне заяга уздырырга да, язгы кояш булып балкып, якын кешеләргә җылылык, күтәренке кәеф өләшергә, тормышта актив позиция белән яшәргә дә була. Бары теләк кенә кирәк.

Сәнгать осталарының төрлесе бар. Берәүләр җырлый, икенчеләр бии, кемнәрдер музыка коралларында көйләр башкара. Ә Пётр Абдулов кебек универсаль сәнгать осталары сирәктер, мөгаен. Сәхнәдә ул үзе гармунда уйнап бер үк вакытта җырлап бии ала.
Район күләмендә үткән мәдәни чараларда актив катнаша. Бәйгеләрдә призлы урыннар яулаганы да бар. Күптән түгел республика күләмендә дә үзенең никадәр сәләткә ия булуын күрсәтте.

Башкортстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау һәм Мәдәният министрлыклары, Ветераннар советы өлкән буын сәнгать осталары арасында оештырган “Пётр Абдулов кебек сәнгатькә мөкиббән үзешчән осталар булганда мәдәният тормышы гөрләп торачагына шик юк. “Мин яратам сине, тормыш!” фестиваленең төп шарты — үзешчән сәнгать остасы илле биш яшьтән өлкән булмасын. Конкурсантның төп эше сәнгать һәм мәдәният тормышы белән бәйле булырга тиеш түгел. Бәйге таләпләренә бар яклап та туры килгән Пётр Абдуловның башкару осталыгын гала-концертта да жюри лаеклы бәһалаган. Ә фестивальнең гала-концерты республика башкаласында Халыкара өлкән буын вәкилләре көне уңаеннан оештырылды.
Пётр Абдулов кебек сәнгатькә мөкиббән үзешчән осталар булганда мәдәният тормышы гөрләп торачагына шик юк.