КАҺАРМАНЛЫКЛАРЫ СОКЛАНДЫРА

Ел саен Русия һава-десант гаскәрләренең данлыклы бәйрәмен билгеләү матур традиция төсен алды. „Канатлы пехота” абруе югалмый, чөнки бу горур исемне йөрткән ир-егетләрнең каһарманлыклары, көчле рухлылыгы арта бара.

Һава-десант гаскәрләренең 84 еллыгы уңаеннан быел да якташ-десантчылар очрашты. Истәлекле көндә „канатлы пехота „ вәкилләре адресына ихлас теләкләрне район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов җиткерде: „ Якташ десантчыларыбыз эштә дә, гаиләләрендә дә үрнәклеләр... Абруйлылардан исәпләнгән һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән якташларыбыз саны кырык тугыз, әлеге вакытта җиде райондашыбыз „канатлы пехота”да хәрби бурычын үти”,— дип билгеләде ул.

Десантчылар адресына ихлас теләкләрне БР Хәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлеге начальнигы Ансар Арсланов та җиткерде: „Балтач районы егетләренең һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итү теләге бик зур. Ничек кенә булмасын, балтачлылар өметләребезне аклыйлар, хәрби хезмәтләрен уңышлы үтеп, ныклы физик әзерлекләре белән аерылып торалар”, — диде ул.

Истәлекле тарихи дата уңаеннан десантчылар Бөек Ватан сугышы һәм локаль сугышларда башларын салган райондашларыбыз истәлегенә куелган мемориаль комплексына чәчәкләр салдылар. Аннары район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасын тамаша кылдылар, десантчылар кул көрәштерү, гер күтәрү буенча көчләрен сынады.

Яугир райондашларыбыз истәлегенә куелган мемориаль комплексына чәчәкләр салу — десантчылар көнендә бер традиция ул.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.