ИЗГЕ ХИСЛӘР ГОМЕРЛЕККӘ САКЛАНСЫН...

Гашыйклар көне изге Валентин көне буларак билгеле. Мәхәббәткә мәдхия җырлаучы бәйрәмгә соңгы вакытта өлкәннәр дә игътибарлырак була башладылар, ә яшьләр һәм балалар Изге Валентин көнен зур түземсезлек белән көтеп алалар.

Агымдагы елда райондагы демографик хәлнең яхшыруы да шатлыклы күренеш. Законлы никахка керүчеләр саны 11гә тиң булды. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, парлап яңа тормыш башлаучылар саны алты очракка арткан, һәм якты дөньяга аваз салучы сабыйлар саны да быел чагыштырмача югарырак.

Кушнарен районыннан Гөлшат Ришат кызы һәм Иске Балтач авылы егете Ильшат Өлфәт улы Нуркаевлар (рәсемдә) Яңа ел башы белән никахлаштылар.

Яшь йөрәкләр кавышкан матур никахлашу тантанасы ике мең уналтынчы елның уналтынчы гыйнварында теркәлде.