ИНГЛИЗ ТЕЛЕ НИЧЕК УКЫТЫЛА?

9 Февраль, 2013 - 14:15.Район сулышы

31 гыйнварда район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов, район Хакимияте башлыгының икътисади үсеш, инвестицияләр һәм финанслар буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Нурия Сабирова “Көньяк” микрорайонындагы башлангыч мәктәптә, “Белоснежка” балалар бакчасында булдылар һәм инглиз телен укыту торышы белән таныштылар.

Бу учреждениеләр ачылганда ук биредә балаларның инглиз телен тирәнрәк өйрәнүен оештыру максат итеп куелган иде. Бүгенге көндә “Белоснежка” балалар бакчасында яшь белгеч Регина Зекрина нәниләрне инглизчә сөйләшергә өйрәтә. Тәрбия программасына бу дәресләр түләүле өстәмә сәгатьләр буларак кертелгән. Башлангыч мәктәптә исә 1 сыйныф укучылары өчен инглиз теле түгәрәге ачылган. Анда шөгыльләнү түләүсез. Түгәрәкнең эше атнага ике тапкыр оештырылган. 2 — 4 сыйныфларда инглиз теле дәресләре атнага өч тапкыр укытыла. Сыйныфлардагы укучылар ике төркемгә бүленә. Укытучылар Лилия Нуртдинова һәм Айгөл Гаяновага һәр бала белән индивидуаль шөгыльләнергә бөтен шартлар бар. Җитәкче башлангыч мәктәпнең барлык уку кабинетларында булды. Биредә ике беренче сыйныф һәм икенче, өченче, дүртенче сыйныфлар белем ала. Дүртенче сыйныфта информатика дәресләре керә. Мәктәп компьютер, ноутбуклар, интерактив такта, синтезатор, музыкаль үзәк һәм башка заман техникасы белән тулысынча җиһазландырылган. Укытучылар аларны дәресләргә әзерләнгәндә, укыту процессында куллана. Рәфил Әмин улының дәрестә катнашып, инглиз телендә аралашуы балаларга ошады, алар аның сорауларына тырышып җавап бирделәр. Район Хакимияте башлыгы “Көньяк” микрорайонындагы тәрбия бирү учреждениеләре эшчәнлегенә уңай бәһа бирде.