ИҖАТТА ИЛАҺИ НУР БАР

17 Октябрь, 2015 - 16:28Рима ВӘЛИЕВАРайон сулышы

Әдәбият елында республикада күркәм чара бара. Әдәби марафон Башкортстанның бихисап район, шәһәрләреннән үтеп Балтач төбәгенә килде. Якты дөньяда актан караны аерып яшәргә өйрәтүче маякларның берсе — нәфис әдәбият. Аны үз иткәннәр яшь буын вәкилләренә дә бу мирасны тапшырырга омтыла.

Күркәм чарада нәфис әдәбиятка мөкиббәннәр актив катнашты.Мәртәбәле кунаклар Балтач төбәгенә илһам канатларында ерак араларны якын итеп килгән. Бүгенге бәхетле көнне күрүебезгә шатланып, Бөек Җиңү яулаган батырларга хөрмәт күрсәтү йөзеннән алар „Ана сагышы” мемориаль комплексына тере чәчәкләр салды. Район үзәге белән танышып берничә оешмада тукталдылар. „Батырша(Гобәйдулла Галиев)” музеенда булу онытылмаслык тәэссоратларга бай булды. Тарихта тирән эз калдырган шәхес белән якыннан танышуга тиң иде бу сәяхәт.

Рухи азыкны күпләр әдәби әсәр укуда таба. Биредә бай тормыш тәҗрибәлеләрнең дөньяга булган мөнәсәбәте ачык чагыла. Өлкәннәр сайлаган иҗат юлыннан атлардай яшьләрне табуга марафонның иң югары максаты кайтып каладыр. Балтач моңлы иҗатчылар төбәге буларак билгеле. Каләм тибрәтә башлаган укучылар да төрле конкурсларда үзләрен сынап, уңышларга иреште. Тик аларга янә камилләшергә кирәк. Моның өчен үз эше осталарының фикере бик кадерле дә инде. Үзәк район китапханәсендә яшь язучыларның әсәрләре тикшерелде.

Тәнкыйтьче ролендә язучылар, шагыйрьләр,галимнәр чыгыш ясады. „Шоңкар” журналы мөхәррире Мөнир Кунафин проза язучы студент Илнур Вәлиевның хикәяләренә анализ ясады. Фәлсәфи карашын, тел байлыгын, отышлы алымнарын билгеләп, язучы игътибарыннан төшеп калмаска тиеш нечкәлекләргә тукталды.

Мөнир Сәхиулла улы киләчәктә Илнурны лаеклы язучы итеп күрүен билгеләде. Районыбызда урыс телендә иҗат итүче егет тә булуы шатландыра. Мәктәп укучысы Булат Мостафин язган хикәяләргә „Бельские просторы” журналы лауреаты Сергей Янаки анализ ясады. Үсмер мохите, аның дөньяга карашы әсәрләрендә ачык чагылуына, авторның тел үзенчәлегенә, күтәргән мәсьәләләренә тукталды. Сергей Георгиевич замана агымына ияргән чордашларын телгә алды. Бу вакытта яктылыкны сайлаган үсмер киләчәктә язучы буларак үз сүзен әйтәчәгенә ышануын белдерде. Каләм тибрәткән яшьләр Гүзәл Хәйртдинова, Элеонора Зарипова, Тамара Гуськова, Диана Хәмәтханова һәм башкалар рухи азык өләшүдән киләчәктә ямь табар кебек...

Әдәбият сөючеләр өчен үзәк китапханәдә „Түгәрәк өстәл” оештырылды. Район мәдәният сарае начальнигының китапханә эше буенча урынбасары Лилия Хөсәенова күркәм чараның максатына тукталды. Лилия Тәлгать кызы олы ихтирамга лаек кунаклар белән таныштырды. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Марсель Сәлим китапханәчеләр, мәдәният һәм редакция хезмәткәрләре белән очрашуны кызыклы аралашуга тиң итте. Кол Гали һәм Яныш Ялкайн исемендәге бүләк иясе, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәиф Әмиров якташлары белән ихлас аралашты. Филология фәннәре докторы тел үзенчәлекләрен өйрәнүгә, куллануга этәргеч биргән алымнар, тәкъдимнәр белән чыкты. Кызыклы аралашу һәркем өчен фәһемле булды.

„Туган ягым — илһам чишмәсе”дигән баш астында үткән әдәби-музыкаль кичә республика әдәбият марафонына мәдхиядәй кабул ителде. Сәхнәдә — күренекле әдип портретлары . Күңелләрне әсир итәрлек шигырь яңгырый. Баксаң, аның авторы безнең якташ — Гали Чокрый исемендәге премия лауреаты Әхнәф Мазһаров икән. Бөек Ватан сугышы ветераны бу кичәнең түрендә булуы бик мәслихәт. Аның шигырьләргә язылган җырлар да концертның йөзек кашына тиң булды.

Балтач районы Хакимияте башлыгы Марсель Закиров чарада катнашучыларны сәламләп „ Мондый күркәм чара тәрбияви әһәмияткә ия. Эстафетаны Калтасы районыннан кабул иткән идек. Безнең якта әдәбиятка гашыйк халык яши. Ел саен „Илһам чишмәләре” конкурсы үтеп тора. Анда катнашучыларның саны артуы шатландыра гына. Иҗади уңышлар телим,” —дип республика әдәбият марафонында символик китапны Благовещен районы мәдәният бүлеге начальнигы Николай Осинскийга тапшырды. Бу китап елъязмаларга бай. Анда Балтач ягы әдипләренең лаеклы өлеше калыр. Николай Федорович картина тапшырды. Марсель Сәүбән улы кунакларга очрашу истәлеге итеп бүләкләр тапшырды. Республиканың Милли әдәбият музееның баш саклаучысы Альмира Шәрипова балтачлыларга әдәбиятка булган мөнәсәбәтләре өчен соклануын белдерде. Фикере хак, моны кичәдәге ихлас чыгышлар дәлилләде. „Илһам чишмәләре-2015” конкурсында җиңүче нәфис сүз осталары Рәшидә Тәгърипова, Гүзәл Фазылова, Светлана Әхтәриева, Мәгъдән Фазылов, Эльвира Нигъмәтҗановаларга Мактау грамоталары тапшырылды. Район мәдәният сарае директоры Дамир Хәмәтов әдәбиятта тәүге ышанычлы адымнар ясаучы Булат Мостафин һәм Илнур Вәлиевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Нәфис сүз осталары, оста җырчылар, биючеләр кичәгә кабатланмас төс бирде.

Сатира остасы язучы Марсель Сәлим кискен сорауларга юмор белән карарга чакырып, үз китабын Марсель Сәүбән улына бүләк итте. Кунакларның иҗади күчтәнәче — Сергей Янакиның җыры тамашачы күңеленә хуш килде.

Иҗат чишмәләре саекмасын. Кичәдә катнашучыларга кушылып, язучыга —илһам канатлары, укучыга фәһем алырлык әдәби әсәрләр укырга һәм китапка тугры калырга телик. Нәфис әдәбият тик яктылыкка әйдәсен!