„ҖЫР БУЛСА КҮҢЕЛДӘ...”

Тушкыр авылында сигезенче тапкыр җыр сәнгатен сөючеләрнең „Туган як моңнары” район бәйгесе үтте.

Бу күркәм чара агымдагы елда илебез Президенты В. Путинның һәм республика Президенты Р. Хәмитовның 2014 елны Русиядә һәм Башкортстанда „Мәдәният елы” дип игълан итү турындагы Указларына ярашлы, Мәдәният елына багышланды.

РФ Президенты В. Путинның 597 санлы май Указында да яшь талантларны ачу, аларны төрле чараларга җәлеп итү, мәдәният хезмәткәрләренә хезмәтенең нәтиҗәлелегенә карап хезмәт хакы түләү тәртибен кертү турында әйтелә. Бу матур чарага районыбыз җирлегендә әлеге Указның тормышка ашырылуы дип карау да дөрестер.

Кунакчыл Тушкыр халкы сигезенче тапкыр бик күп кунакларны кабул итте. Аларның һәммәсенә туклану, дулкынландыргыч һәм көтеп алынган бәйгегә тынычлап әзерләнү мөмкинлекләре булдыру йөзеннән урындагы хакимият башлыгы Зәйнәп Вәлинурова, „Урал” җәмгыяте директоры Илдар Хәмәтов, аларның кулы астында эшләгән белгечләр — учреждение эшчәннәре күп көч салды.

Районыбызның төрле авылларыннан җыелган бәйгечеләр район җитәкчелегенең хәстәрлеген, мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов, мәдәният сарае директоры Илмир Фәридонов, мәдәният сараеның художество җитәкчесе Камилә Халикованың һәм бәйгене оештыру, үткәрү мәшәкатьләренең башыннан ахырына кадәр уртасында кайнаган методистлар һәм музыкантларның тырышлыгын рәхмәт белән бәһаладылар.

Быелгы елда бәйгечеләр аеруча күп һәм олы әзерлектә килгәннәр иде. Кырык ялгыз башкаручы, ун кече ансамбль, тугыз зур ансамбльнең әзерләп алып килгән һәм дәрәҗәле жюри хөкеменә чыгарган икешәр җырын тыңлау гына да өч сәгать ярым дәвам итте. Тушкыр авылы халкы өчен чын бәйрәм булды бу көн. Залда нәни балалардан алып, өлкән яшьтәге әби-бабайларны да күрергә мөмкин иде. Тыңлый да беләләр чыгышларны Тушкырда. Әйтик, вокаль ансамбльләр чыгышы барышында Иске Балтач авылыннан „Ихлас” (җитәкчесе Г. Рәхмәтиева), Көнтүгештән „Аманат” (А. Мостафина) ансамбле башкаручыларының мөнәҗәтләрен залда утыручылар тын калып тыңладылар. Ә инде Түбән Сикияздан килгән „Ахирәтләр” (Г. Җиһангирова), „Өмет” (Ф. Гыйләҗева), Югары Янактайдан „Горница” (А. Валияхметова), тушкырларның „Картаймас” (Г. Ихсанова) ансамбленең дәртле җырларына кушылып алкышлап утырдылар. Вокаль ансамбльләр һәм кече ансамбльләрнең костюмнары, аккомпониаторсыз башкарулары, алдан белгечләр белән шөгыльләнгән төркемнәрнең ике тавышка җырлавы игътибарны җәлеп итте.

Кече ансамбльләр дә төрле авыллардан җыелган иде. Магашлы-Алмантай, Түбән Карыш, Түбән Иванай, Иштирәк, Ялангач, Мата, Чуртанлыкүл, Тушкыр, Иске Балтач һәм Асавка үзешчәннәре халык җырларын да, эстрада җырларын да төрле телләрдә осталык белән башкардылар.

Ялгыз башкаручылар арасындагы иң яшь башкаручы Янтимер авылыннан килгән уналты яшьлек Снежана Валиева, иң өлкән җырчы Иске Яхшый авылыннан 70 яшьне узган Миңнемулла Гайфуллин иде. Снежана сәхнәгә милли киемдә чыгып украин халык җырын тәкъдим итте, Гайфулла абый халык җыры „Рәйхан”ны һәм „Гомерлеккә миңа булмагач” җырын ихлас күңелдән башкарды.

Быелгы бәйге шул ягы белән дә үзенчәлекле, бәйге тотучылар арасында яшьләр, ир-егетләр күп булды. Халык, эстрада һәм ретро җырлар тәкъдим иткән бәйгечеләр арасында әле күптән түгел генә армия хезмәтеннән кайткан егет тә, студентлар да, авыл эшчәннәре дә, банк хезмәткәре дә, йорт хужабикәсе дә, укытучы һәм башка һөнәр кешеләре дә бар иде.

Жюри һәр чыгышны игътибар белән тыңлады, тавышның көче, диапазоны, моңлылыгы, башкару осталыгыннан чыгып гадел бәһалады. Балалар сәнгате мәктәбенең вокал классы преподавателе Рая Хәмәева бәйгенең сайлап алу турыннан соң үзенең фикерен уртаклашып болай диде:

—Районда талантлар күп. Ансамбльләребез сөендерде. Күпләре профессиональ дәрәҗәдә әзерләнеп килгәннәр. Моңа ничек сөенмисең? Аерым башкаручылар турында да шундый ук фикердәмен. Һәр бәйгеченең диапазоны киң, алар яңгыравыклы тавышка ия...

Жюри һәр конкурсантны халык таланты дип кабул итте һәм чыгышларны лаеклы бәһалады. Ялгыз башкаручылар арасыннан унбиш талант иясе төрле номинацияләрдә билгеләнде. Төпкелдәге Курач авылыннан килгән Николай Кашинның урыс телендә башкарган җырларын ишетү табышка тиң булды. Өченче урынны Магашлы-Алмантай авылыннан Алевтина Сагадиева, Имәннән Миңнегөл Әлетдинова һәм Иске Балтачтан Рәзилә Әминевалар бүлеште. Икенче урын — Түбән Карыштан Рамил Фәүзетдинов белән шәвъядылы Вилдан Фәйзрахмановта. Беренче урынга шулай ук ике башкаручы лаек булды. Алар — Көнтүгеш авылыннан Лилия Сәхипова һәм Асавкадан Динар Закиров.

Кече ансамбльләр арасында өченче урынны Иске Балтачтан Рәзифә һәм Фәрит Исламовлар яулады, икенче урын Түбән Иванайдан Оксана Валитова һәм Ралина Михайлинаның дуэты һәм Асавкадан егетләр дуэтына бирелде.

Ансамбльләр арасында өченче урынны Көнтүгеш һәм Яңа Ямурза авылларының „Ахирәтләр” һәм „Родные напевы” ансамбльләре бүлеште. Икенче урынга Тушкыр авылының „Картаймас” ансамбле лаек булды. Беренчелекне Түбән Сикияз авылыннан „Өмет” катнаш ансамбле һәм Иштирәк авылы яшьләренең квартеты яулады.Ә Мата авылының „Миләшем” квартеты Гран-прига лаек булды.
Бәйге тәмам. Җиңүчеләр, номинантлар билгеле. Аларга бүләкләр кичке сәгатьтә Гала-концертта тапшырылды.

Безнең халык — моңлы халык. Күңелендә, йөрәгендә җырга урын бар икән, киләчәккә якты өмет яши, дигән сүз. Соңгы елларда районда мәдәният учреждениеләрен саклап калу, аларның эшен тагын да җанландыру өстендә җәелдерелгән эшнең нәтиҗәсе дип кабул итү дөрестер моны.

—Кичке сәгатьтә клубка җыелып репетицияләр ясыйбыз, репертуар өстендә уйланабыз, сөйләшәбез, күңелле яшибез, авылыбыз клубын ремонтлаткан район җитәкчелегенә рәхмәтлебез, — дип авылдагы җанлы тормыш белән яшәүләренә сөенечләрен белдерде бәйгечеләр. Озак еллар шулай дәвам итсә иде!