ҖИТЕШТЕРГӘН ПРОДУКЦИЯГӘ СОРАУ ЗУР

Чикләнгән җаваплылыктагы „Стройкерамика” җәмгыяте райондагы иң зур производство объекты. Моннан сигез ел элек тигез урында тәүге казыгы кагылган, тиз вакыт эчендә төзелеп сафка кертелгән кирпеч заводы бүгенге көндә үзе бер шәһәрчекне хәтерләтә һәм район халкын гына түгел, Уфа шәһәрендәге күп кенә төзелеш предприятиеләрен дә сыйфатлы продукция белән тәэмин итә.

Җәмгыятьнең директоры Радим Гафиф улы ӘХКЯМОВ безгә заводның әлеге көндәге эше һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.

— Елына 10 миллион данә шартлы кирпеч җитештергән заводның куәтен арттыру йөзеннән башкарылган эшләр турында матбугатта хәбәрләр дөнья күреп килде. Күптән түгел урнаштырылган өр-яңа линия 80 процент эшкә кушылды. Аны тулысынча эшләтү буенча эш дәвам итә. Әлеге вакытта кышкы чорга чимал туплана: балчык, салам хәзерләнә. Ел ахырына кадәр заводның куәтен 20 миллион данә шартлы кирпеч җитештерүгә җиткерәчәкбез.

Әзер продукция күбрәк Уфа шәһәрендәге төзелеш предприятиеләренә юллана. Кышкы чорда җитештереләчәк продукциягә дә үк сорау бар. Сыйфатлы продукциябезне сатып алуга контрактлар төзелде дә инде.
Техник куәткә килгәндә, үзебезнең алты йөк машинабыз бар. Күптән түгел генә автомобиль паркыбыз лизингка алынган өр-яңа ике берәмлек „КамАЗ” автомашинасына яңарды.
Шартлар елдан-ел яхшыра. Эшебезгә аңлы караган район Хакимиятенә чиксез рәхмәтлебез. Агымдагы җәйдә генә заводның капка алдыннан алып юлга асфальт түшәлде. Йөк төялгән автомашиналар хәзер олы юлга авырлыксыз чыгалар.
Районда да төзелеш эшләре тукталып тормый. Физкультура –сәламәтләндерү комплексы һәм балалар бакчасы биналары төзелешенә миллион данә безнең заводта җитештерелгән кирпеч кулланылды.

Алдагы елларга матур планнар белән яшибез. Әлеге көндә республиканың Торак төзелеше фонды белән сөйләшүләр алып барабыз. Шәхси торак төзелеше алып барган райондашларыбызны үз теләкләре белән махсус программага кертеп льготалы бәягә бер йортка җитәрлек кирпеч белән тәэмин итү эшен җайга салачакбыз.
Заводта эш өч сменада оештырылган. Сыналган, әзерлекле кешеләр көч сала. Операторларыбыз Руслан Хәкимов, Рудаль Мәгъсүмовлар җаваплылык тоеп эшли. Әзер продукцияне аслыкка тезүче уңган хатын-кызларыбыз турында да җылы сүзләр генә әйтә алам.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан барлык коллективны ихлас тәбриклим, сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек телим һәм тырыш хезмәтләре өчен олы рәхмәтләремне җиткерәм.

Сыйфатлы чимал, заманча корылмалар, персоналның югары профессиональлелеге безгә үзебезнең төбәк базарында кирпеч җитештерүдә лаеклы урынны тотарга ярдәм итәр, дип ышанам.


Газим ТАЛИПОВ фотосы.