„ГӘЗИТКӘ ЯЗЫРГА КЕР!”


дип, тәрәзә чиртеп чакыра мине Ралия Мөҗипова


Иске Балтач авылында 24 ел почтальонка булып эшләүче Рәвидә Хәсәнованың сүзләре бу. Ул үзе хезмәтләндергән участокта яшәүчеләрне яттан белә. Кемнәр гәзит-журналларга теләп языла, кемнәр — авырлык белән.

Әмма гәзитләргә язылу кампаниясе тәмамлангач, өйләренә „кунак” булып килгән гәзитләрне һәр кеше көтеп ала, башыннан азагына кадәр укый, әлеге хезмәтне рәхмәт сүзләре белән кабул итә. Почтальонка азга гына соңга калса да, борчылып, шалтыратып гәзитләрне эзләүчеләр дә бар.

Рәвидә апа Хәсәнова бик сирәк соңга кала. Атнаның биш көнендә дә үзенә тәгаенләнгән урамнарны урап чыга ул. Бер гәзит алдырамы абунәче, ике-өчнеме, матбугат белән вакытында танышу мөһим. Соңга калган яңалык актуальлеген югалта. Шуңа да эшенә зур җаваплылык белән карый тәҗрибәле почтальонка. Пенсиягә туктагач та, дүрт ай гына ял итеп өлгергән — почта бүлеге җитәкчелеге эшкә чакырып алган үзен. Гәзитләргә яздыру кампаниясендә дә актив катнаша ул. Билгеле, ашыгу-ашкынулы заманда яшибез. Яраткан басмаларыбызга язылырга оныткан, вакыт җитмәгән чаклар да була. Шундый очракларда яртыеллыкның беренче атнасында якын дустыңны югалткан кебек буласың: көн уза, нидер җитмәгән, ниндидер мөһим эш башкарылмаган кебек була. Баксаң, бихисап абүнәчеләребез кебек үк, Рәвидә апа үзе дә „кичләрен иркенләп утырып район гәзитен, башка басмаларны укып чыгарга” ярата икән. Мактаулы почтальонка — „Балтач таңнары”ның аерылгысыз дусты. Шуңа да үзе хезмәтләндергән урамнарда яшәүчеләр белән еш аралашырга, гәзитләргә язылу турында аларның исенә төшерергә, почтага барып язылырга вакыты яки мөмкинлеге булмаганнарга үзе ярдәм кулы сузарга тырыша ул. Ә Ралия һәм Радиф Мөҗиповлар кебек ачык йөзле, ихлас сүзле райондашларыбыз аның күңелен күтәрә, эшләргә дәрт бирә.

„Яздырмый узып китсәм, тәрәзәдән чакырып алалар, беренчеләрдән булып язылалар гәзитләргә. Ел саен өчәр-дүртәр басманы алдырып укыды Мөҗиповлар гаиләсе. 2015 елда да аларның почта тартмасына „Балтач таңнары”, „Өмет”, „Диләфрүз” гәзитләрен салачакмын. Өстәвенә, уллары Радик алдырган „Щит и меч”, „Криминальный спектр” гәзитләрен дә укып баралар”, — дип сөйли Рәвидә Хәсәнова. Уңган почтальонка хезмәтләндергән урамнарда яшәүчеләр арасында күп еллар матбугат белән дус Фәнзәл Синәтуллин, Тәлгать Хәйруллин, Рашат Хәйртдиновлар бар. Алар алтышар-җидешәр басмага языла.

Әлеге вакытта гәзитләргә язылу һәм яздыру кызу темплар белән бара. Почтага, хат ташучыларга мөрәҗәгать итегез, соңга калмагыз. Яңа елның беренче көннәрен бергәләп каршылыйк, хөрмәтле райондашлар!

Рәсемдә: Күп еллар матбугат белән дус Ралия апа Мөҗипова һәм тәҗрибәле почтальонка Рәвидә Хәсәнова.