ГАИЛӘ ОСТАХАНӘСЕНДӘ ЭШ ТУКТАЛМЫЙ


Иске Балтач авылында яшәүче Солтановлар — халык һөнәрчелеген үз иткән кешеләр. Гаилә башлыгы Рудаль абый һәм аның улы Илгиз уңганлыклары белән
районда билгеле.

Илгиз үсмер чагыннан ук иҗатка тартылып үсә. Урта мәктәпне тәмамлап, кулына өлгергәнлек аттестаты алган егет икеләнеп тормый, Уфа педагогия институтының художество-графика факультетына укырга керә.

Югары уку йортын уңышлы тәмамлый— һөнәре буенча укытучы булып өлгерә. Хезмәт юлын Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә физкультура укытучысы сыйфатындабашлый. Сәламәт яшәү рәвешен, спортны үз иткән Илгизрайонның спорт мәктәбенә дә уңышлыэшли.
Үз куллары белән матурлык тудырырга омтылу теләге көчле була егеттә. Һәм, ниһаять,Илгиз шәхси эшкуар статусын алып, кыздырылган металлны чүкеп бизәкләр эшләү юнәлешендә үз эшен ача. Әтисе Рудаль абыйулыныңуң кулы, киңәшчесе, ярдәмчесе...

Гаилә остаханәсендә көнозыныэш кайный. Кулланучы заказы буенча эшләнгән изделиеләргә (капка, койма, балкон, каберташлары, зират рәшәткәләре) күз салсаң, аларның шул кадәр зәвык белән башкарылуын күреп хәйран калырлык.

—Һәр заказга күңел җылыбызны һәм фантазиябезне кушып, кешеләр ихтыяҗы канәгатьләнерлек булсын дипэшләргә тырышабыз,— ди Илгиз.

Тәҗрибәле эшкуар көндәлек шөгыленнән ямь, тәм табып халык һөнәрчелегенең яңадан-яңа алымнарын камилләштерү юнәлешендә эшли. Солтановларның гаилә остаханәсе күрсәткән хезмәттәнкүпләр файдалана. Заказларны күрше районнардан да, Уфадан дакитерәләр. Биредә җитештерелгән продукциягә сорау зур.

„Алтын куллы” әтиле-уллы Солтановлар.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.