„ГАДЕЛ КӨНДӘШЛЕК СӘҮДӘНЕ АЛГА ӘЙДИ”


Эшкуар, иганәче, актив ял итү юнәлешләрен пропагандалаучы Рөстәм Фәизовның фикере шундый

Активлык — аның тормыш рәвеше. Үсмер чагыннан „матай җене” кагылган Рөстәм бизнесын да мотоциклга утырып башлый. Ижау шәһәреннән мотоциклларга бишекләр алып кайтып сата ул. Тырышканга дәүләт бар, ди мәкаль: 1993 елда башлангыч алган хезмәтенең матур җимешләрен күрә бүген эшкуар. 2002 елда тәүге кибетен ача. Бүген исә Борай, Калтасы, Яңавыл, Балтач районнарында кибетләр челтәре, шул исәптән Иске Балтач авылында “Нанокомпьютеры” компьютерлар һәм көнкүреш техникасы, “Орион” автомобиль запас частьләре кибетләре хуҗасы ул. Агымдагы елның 27 октябрендә Иске Балтач авылында Рөстәм Мөбәрәк улы тагын да бер сәүдә ноктасын — „Эксперт” кибетен ачты.

—Рөстәм Мөбәрәк улы! Сезне эшкуарлык белән шөгыльләнүгә нинди сәбәп этәрде?

—Сәбәп түгел. Бәйсезлек булу теләге көчле иде.

—Сәүдәне киңәйтү, кибетләр ачу — җиңел эш түгел. Сез моңа ничек ирешәсез? Уңышларның сере бармы?

—Кеше бер урында тукталып торырга тиеш түгел, алга омтылу кирәк. Мисалга “Нанокомпьютеры” кибетен ачу тарихын алыйк. Компьютерлар өлкәсендә яхшы белгечләрем, сыйфатлы товарым бар. Балтач районында безгә тиңдәшләр булмавын ачыкладык. Нигә кибет ачмаска әле? Күп тә үтмәде сәүдә мәйданын киңәйттек һәм кибеттә көнкүреш техникасы белән дә сату итә башладык. Шуңа да Балтачтагы „Нанокомпьютеры” кибетен ачуны мин эшчәнлегемне үстерүдә бер мөһим баскыч буларак билгелим. Ә „Эксперт” кибете безгә федераль дәрәҗәгә чыгарга мөмкинлек бирәчәк, дисәм дә хата булмас. Товарны күпләп, арзанрак хакка сатып алуны, кибетнең бизәлешен заман таләпләренә җавап бирерлек итеп эшләүне күз уңында тотабыз. Узган ел мондый юнәлештәге кибетләрне Яңавыл һәм Калтасыда, быел — Балтачта ачсак, тиздән Яңавылда тагын бер 200 квадрат метр мәйданда урнашкан кибет ачарга җыенабыз.

—Бер урында берничә кибет ачып, үзегезгә үзегез конкуренция тудырмыйсызмы?

—Гадел көндәшлек сәүдәне алга әйди, ул булырга тиеш. Сәүдәне киңәйтергә нигез бар икән, аны кулланырга кирәк. Ерак юлларга йөрергә, товар ташырга автомобильләр бар. Логистика мәсьәләләре хәл ителде. „АВМ”, „Ямаха” исемнәре астында танылган бакча, мототехника җитештерүче компанияләрнең дилеры буларак (бу яңа юнәлешләр), сатып алучы теләге һәм заказы буенча төрле товарларны кайтара алабыз. Балтачта да, мәсәлән, Мәскәүдә, Уфадагы кебек бер үк, җитештерүче тәкъдим иткән хак булачак. Каядыр барып чират тору кирәк түгел. Популяр модельләр сатуда һәрвакыт булачак, ә үзенчәлекле модельләргә заказ кабул итәбез.

—Яңа ачылган „Эксперт” кибетенең ассортименты белән таныштырсагыз иде. Биредә сатып алучыларны җәлеп итү өчен нинди акцияләр бар?

—Өч көн дәвамында товарларны арзан хакка сатып алу мөмкинлеге бирдек. Әлбәттә, бәйрәм уңаеннан бихисап сатып алучыларыбыз бүләкләргә ия булдылар. Махсус рәвештә Балтач күренешләре төшерелгән чынаяклар, магнитлар ясаттык. Ассортименттагы телевизор, суыткыч, кер юу машинасы, аш бүлмәсе өчен техниканы, газ җиһазларын, электр коралларын һәм шулай ук, әйткәнемчә, бакча техникасы һәм мототехниканы үз хакын икегә бүлеп түләп сатып алу мөмкинлеге бар. Кибетләргә рәхим итегез! Сатучылар сезгә киңәш бирергә, заман таләпләренә җавап биргән сыйфатлы товарны тәкъдим итәргә әзер, сезне көтеп калабыз!

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Рәсемдә: „Эксперт” кибете шүрлекләрендәге көнкүреш техникасы сатып алучыларны көтә.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.