ЭСТАФЕТА БОРАЙЛЫЛАРГА ТАПШЫРЫЛДЫ

Республика буенча игълан ителгән “Җирне һәм суны килер буыннарга саклыйк!” экология акциясе дәвам итә. Тирә-як мохитне саклау елында старт алган акция чикләрендә яшәгән җиребез территориясен тәрбияләүгә, чиста тотуга, чиста су чыганаклары — чишмәләр язмышын кайгыртуга юнәлтелгән файдалы һәм мөһим эшләр матур башлангычын алды.

Шушы көннәрдә районның хатын-кызлар советы экология акциясе эстафетасын ут күршеләребезгә — борайлыларга тапшырды.

Ике район чигендә эстафета флагы Борай районы вәкилләренә тапшырылды.

Акциядә катнашучылар бер-берсен ихлас сәламләгәннән соң, чара Иске Тазлар авылы янындагы Аккош күлендә дәвам итте. Биредә районның хатын-кызлар делегациясен Яңа Тазлар Авыл биләмәсе башлыгы Илүс Даутов һәм авыл активистлары каршыладылар. Кунаклар урындагы су чыганакларының килеп чыгышы, тарихы белән танышты.

Борай районы территорясендә дә берсеннән-берсе матур, тәрбияле, төзекләндерелгән чишмәләр, күлләр бик күп. Шундыйларның берсе Хәзрәт чишмәсе — изгеләр чишмәсе дип йөртелә. Шулай ук Әюп, Нур, Әхмәт һәм Ташлы чишмәләре дә шифалы суы, күркәмлеге белән һәр юлчыны үзенә чакырып торалар икән.

Әлбәттә, һәр авылның матурлыгы табигате чишмәләрендә. Шушы байлыкларны саклау һәм яклау һәрберебезнең изге бурычы. Яшел табигатебез язмышы кешеләрнең эчкерсез игътибарына һәм өзлексез тәрбиясенә бәйле. Шуңа күрә җиребезне һәм суыбызны килер буыннарга саклыйк!

Ниһаять, эстафета борайлыларда. Тәүге изге эш Мулла авылындагы Кизләү чишмәсен чистартудан юл алды. Арытабан республика акциясенең эстафета флагы Бөре шәһәренә тапшырачак.