ЕЛГА ЙОМГАК ЯСАДЫЛАР, БУРЫЧЛАР БИЛГЕЛӘДЕЛӘР

9 Февраль, 2015 - 11:53.Район сулышы

Борай почтамты хезмәткәрләре 2014 елгы эш нәтиҗәләре буенча отчёт җыелышы үткәрделәр. Гәзит укучыларыбызга соңгы берничә елда Балтач һәм Борай районнары почтамтлары кушылып, Борай почтамты ике районны хезмәтләндерүе мәгълүм инде.

Җыелышта коллективның узган елгы эшчәнлеге турындагы отчёт доклады белән аның начальнигы Эльза Шәймиева чыгыш ясады. Эльза Кави кызы узган чорда почта элемтәсе хезмәткәрләренең эшен күрсәткән бик күп саннар китерде.

Отчёт чорында да почта элемтәсе хезмәткәрләре адресатларга гади һәм заказлы, кыйммәтле хатлар, бандерольләр җибәргән. Райондашларыбыз экспресс-почтадан да файдалана, шулай ук „почтовикларыбыз” пенсия һәм пособиеләр дә китерә, ә иң зур эшләре, әлбәттә, гәзит-журналлар тарата ул. Шулай ук лотерея билетлары саталар, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итәләр... Эльза Кави кызы эшчәнлекләренә тулы икътисади анализ ясады, күзәтелгән җитешсезлекләрнең сәбәпләрен билгеләде һәм аларны бетерү өстендә эшләргә чакырды. Төп доклад буенча фикер алышуларда ике районның почта элемтә бүлекчәләре начальниклары, „Почта России” Федераль дәүләт унитар предприятиесенең филиалы — Федераль почта элемтәсенең Башкортстан Республикасындагы идарәлеге вәкиле Владимир Жучков, Борай районы Хакимиятенең муниципаль хезмәт, кадрлар һәм юридик эш бүлеге начальнигы Эдуард Мирошниченко һәм башкалар кушылып сөйләде.
Борай районының „Алга” гәзите редакторы Ильяс Сафиуллин һәм безнең район басмасы редакциясе вәкиле район басмаларын агымдагы яртыеллыкта күпләп таратуны тәэмин иткән бер төркем уңганнарга рәхмәт белдереп, бүләкләр өләште. Балтачлылар арасыннан ул исемлекне бу юлы түбәндәге хезмәткәрләр тулыландырды: Иске Балтач почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Гөлүсә Мөбәрәкшина, Түбән Сикияз, Яңа Балтач, Иске Янбай, Сәйтәк почта элемтә бүлекчәләренең өлгер хат ташучылары Клара Шәйхуллина, Фәнирә Хәсәнова, Альмира Исламгалиева, Фәйрүзә Фәизова.

Алдагы елларда бу исемлек тагын да тулылансын, почта элемтәсе хезмәте хезмәткәрләренең эшләре уң булсын!