ӘБИЛӘР ЧУАГЫ ТЫЛСЫМГА ИЯ...

Алтын көз аена аяк бастык. Бакчадагы эшләр тәмам, ә күңелне бушлык чорнап алган сыман тоела. Табигатьнең бу мизгеле күңелләребезгә моңсу хисләр өстәсә дә, яз-җәй озынына көч салган тырышлыгыңны барлау мәле ул. Чәчләренә чал төшкән өлкән яшьтәге апаларны да көз белән чагыштыру ялгыш булмас. Муллык ае көз сыман алар бай тормыш юлы үтеп, фәһем алырлык тәҗрибәгә ия. Еллар буе барлаган акыл-гыйлемнәре белән алар безнең өчен кадерле.

Үзәкләштерелгән район китапханәсендә узган „Әбиләр чуагының тылсымы нидә?”дигән чара өлкән яшьтәге апаларны үзенә туплады. Очрашуда алар бар яклап та үрнәк алырлык шәхес икәннәрен тагын бер кат расладылар.

Балалар тәрбияләп аякка бастырган, төрле өлкәләрдә көч салып, үзенең тырышлыгы һәм хезмәте белән хөрмәт яулаган, гаиләсендә һәм эшендә үрнәкле булган апалар чакырылган иде бәйрәмгә. Еллар маңгайларына буразналар салса да, йөзләрендә нур балкый, алар дөнья мәшәкатьләреннән өстеннәр. Кайгылар үткәрсәләр дә дөньяга ачулы түгелләр, аны ничек бар шулай кабул итәргә өйрәнгәннәр. Сыгылганнар, әмма сынмаганнар. Аларны тыңлап утыру күңелгә ниндидер рәхәтлек, сихәт биргәндәй булды. Дөньядагы һәр вакыйга алар өчен мөһим икәненә төшендек. Түгәрәк өстәл артында алар алтын көзгә багышлап шигырьләр сөйләделәр, тормышта үзләре белән бәйле кызыклы хәлләрне исләренә төшерделәр, әзерләп алып килгән ризыкларның рецептлары белән алыштылар. Килгән кунаклар арасында Рәйнә Мазһарова елның нинди фасылына карамастан, аны яратырга чакырды. Көз көне дөньяга килгәнлектән, аны аеруча ныграк яратканын әйтте. Алтын көзгә багышланган шигырьләр белән беррәттән, адәм баласының гомер көзләренә кагылышлы шигырьләрен дә яттан укып ишеттерде. Тирәбездәге кешеләрдән тик яхшылык күрергә өндәде. Гомер буе балаларга белем биргән Зоя Әмирҗанова да ярату хисе барлык хаталардан да азат иттерердәй көчкә ия булуын әйтте.

Чакырылганнар арасында бакча үстерүчеләр, пешекчеләр, кул эше осталары дә бар иде. Өлгер хуҗабикәләрнең берсе Фәгыйлә Нәбиева алма пирогы, кабачки салаты алып килеп, аларны әзерләү серләре белән уртаклашты. Чәчәкләр үстерү белән беррәттән, аш-суга да оста икән ул. Алар бакчада үскән яшелчәләрнең организмга никадәр файдалы һәм шифалы икәнен белә. Филзә Шәйхәйдәрова әзерләп алып килгән карлыган пирогы да телеңне йотарлык иде.

Баланның витаминнарга бай булуын күпләр белә. Әмма аны эшкәртү мәшәкатьле булу сәбәпле яшьләр арасында ул онытылып бара. Берәүләре аны эшкәртергә иренсә, икенчеләренә аны исе ошамый. Филзә Сәрвәртдинова әзерләгән балан катыгыннан авыз иткәч, магазин сутлары читтә торсын дигән фикергә киләсең. Әчкелтем тәме, куелыгы белән аерылып тора, сәламәтлеккә дә шифалы ул. Флидә Галиева кабакның никадәр файдалы булуын ассызыклады, ә Зәлфирә Гатина икенче икмәгебез —бәрәңгене мактады.

Чәчәкләрне салкыннардан саклау серләре хакында да сөйләштеләр очрашу барышында, районда чәчәкләр үстерүче буларак даны таралган Альбина Гыйләҗева чәчәкләр патшабикәсе— розаны тәрбияләү серләре белән теләп уртаклашты. Гади кенә әйберләрне дә без бик үк тиешенчә эшләмибез икән дип утырдык аны тыңлаганда. Талгын гына, сабыр әңгәмәгә Асия Әхмәтшина һәм Фәнәзия Вәлиева башкарган җырлар дәрт өстәде. Еллар үтсә дә алар бирешмәгән. Менә бит ул күңел яшьлеге. Аралашу барышында килгән кунакларга Филүсә Әюпова музыкаль күчтәнәчләрен теләп өләште, ә Нурия Шәисламованың биюен алар алкышлап сәламләделәр. Китапханәчеләр көзгә багышланган шигырьләр, яшелчәләрнең нинди витаминнарга бай булулары хакында сөйләделәр. „Бар табигать сары төстә балкып аткан таң кебек” дигән китап күргәзмәсе әзерләгәннәр. Кабактан— бабай, кәбестәдән — онык сынын, ә кабактан „джентельмен” ясаганнар.

Өлкән апалар тырышлыгы белән дә „Алтын көзнең алтын бүләкләре” дигән күргәзмәдә нинди җиләк-җимеш, яшелчә юк иде. Зәния Гыйләҗева безнең төбәккә ят булган әйберләр үстерү белән мәшгуль. Аның бакчасында айва, әстерхан, маньчжур чикләве үсә икән, аларның барысы да күргәзмәдә урын алды. Лениза Риянова үзе үстергән виноград, Гөлнара Әхмәтҗанова арбуз алып килгән иде. Алия Дәүләтгәрәева яшелчәләрдән композиция ясап алып килгән. Әлфинә Нәбиеваның көзге букеты да күргәзмәнең күрке булды. Һәр кеше кулыннан килгән әйберен әзерләп алып килгән, мәсәлән, Роза Мирһаҗева очрашу уңаеннан как койган, Гөлнара Рәхмәтиева бу чарага атап шигырь язган. Түбән Сикияз авылыннан Гөлфизә Сәмигуллина кишердән лалә чәчәкләре, ә бәрәңгедән роза эшләгән. Гөлисә Нуртдинованың караҗиләгеннән, Зөлфия Гайфуллинаның үзенчәлекле кура җиләгенән очрашуга килгәннәр авыз итте. Уңган, аш-суга да оста булуларын төгәл мисалларда дәлилләде алар.

...Әбиләр чуагының кояшы, хәтта карчыкларның да сөяген җылыта, диләр. Ә кайберәүләр кара көзләрдә дә тик хатын-кызлар гына кабаттан җәйне кайтара ала дип аңлаталар бу сүзтезмәне. Ничек кенә булмасын хатын-кызның көче, сабырлыгы ир-атларның да көче җитмәстәй эшләр башкарырга сәләтле. Беләк көче белән түгел, ә яратуы, назы белән ул мондый эшләрне башкара ала.


Газим ТАЛИПОВ фотосы.