ДУҢГЫЗЛАР 180 КӨН ЭЧЕНДӘ ҮСӘ

Төрле елларда „Правда” колхозы, „Бекон”, „Башагро” җәмгыятьләре балансында торган дуңгызчылык комплексының элекке чордагы эшчәнлеген чагыштырганда, объектта эшләрнең гөрләп торган чаклары да булды. Банкротлык чигенә җитеп, объектның кулдан-кулга күчү очраклары турында да гәзит укучы хәбәрдардыр, мөгаен. Предприятие цехларын „Авыргазы дуңгызчылык комплексы” арендалаган елларда биредә эшләүчеләр комплексның сулышы янә ачылган кебек хис иттеләр. Тик Авыргазыда база киңәйтелгәч, баш предприятие Сәйтәк авылындагы производство бүлекчәсен ябарга мәҗбүр булган иде.

Ләкин комплекс ачылганнан башлап ул кем балансында торса да, биредә базаны яңартуга һәм производствоны үстерүгә соңгы еллардагы кадәр инвестицияләр салынганлыгын хәтерләмиләр.
Аның инвесторы „Куяды ит комбинаты” җәмгыяте. Хәзер ул „Мичуринский” җәмгыятенең бер бүлекчәсе. Җәмгыятьнең дуңгызчылык тармагына махсуслашкан өч комплексы бар. „Мичуринский” җәмгыятенең Сәйтәк авылындагы объектына тиңдәш комплекс Пермь краеның Куяды районында, Башкортстанның Яңавыл районнарында эшли.

—Яңа инвестор килгәч комплексның ул чактагы инженерия хезмәте белгечләре Фаил Гыймалтдинов, Рәфис Галләмов җитәкчелегендәге эшчеләр төркеме белән үзгәртеп кору эшләрен башлап җибәргән идек. Бүген техник хезмәтнең эшен төзелеш эшләре мастеры Мәгъдән Гыйләҗев, инженер Айдар Гыйлемҗанов, Ришат Шафиков, Рудик Шәймиевлар уңышлы дәвам иттерә,—ди комплексның башкарма директоры Рифкатъ Тимергалиев, предприятие кабат тергезелгән көннәрне исенә төшереп. Шулай ук предприятие җитәкчелеге Рәлиф Хәмәтов җитәкләгән ветеринария хезмәте эшеннән дә канәгать. Ә зоотехния хезмәтен Рифкатъ Тимергалиев үзе җитәкли һәм төп эшендә зоотехник-селекционер Радик Нуриев, терлек үстерү зоотехнигы Илнур Исламгалиев, Андрей Тимиряев, катнашазык җитештерү цехы начальнигы Рушан Әхмәдияров, терлек азыгы буенча зоотехник һәм бер үк вакытта бухгалтер, кадрлар эшен алып баручы Алсу Низамова кебек белгечләргә таяна. Предприятие үзгәртеп корылган көннәрдә баш энергетик Рәфис Хәмәтнуров җитәкчелегендәге бригадага да күп эшләр башкарырга туры килгән.

Комплекста электр корылмаларын монтажлау эшләре өр-яңадан башкарылган. Предприятиенең кадрлар составы бердәм һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле.

Гомумән, комплекстагы бүгенге торышын моннан ун—унбиш ел элекке хәлләр белән чагыштырсаң, аерма җир белән күк арасы. Дуңгызлар асрала торган тугыз корпус ремонтланган. Вентиляция, су белән тәэмин итү чараларын үзгәртеп кору, түбәне өлешчә яңарту фронтында күләмле эшләр башкарганнар. Газлаштыру өлкәсендә генә эшне тәмамлыйсы калган.

Былтыр декабрь аенда комплекска Ырынбур өлкәсе „Вишневский” селекция үзәгеннән ана терлекләрнең беренче партиясен алып кайттылар.

—Предприятиенең төп чараларына нигез салуга тотынганда сайлану мөмкинлегебез зур иде. Чөнки Русиядә дуңгызчылык белән шөгыльләнүче предприятиеләр бихисап. Без „Вишневский” селекция үзәге дуңгызларын нәсел төше итеп файдаланырга булдык,—ди Рифкатъ Тимергалиев, бүген предприятиедә дуңгызларнаң токым сыйфатлары үзен аклавын исәпкә алып.

Нәсел төшендә чит ил генетикасы. Аны Франция селекциясендәге йоркшир токымлы дуңгызлар тәшки итә. Йоркшир — ландрас токымлы дуңгыз белән аталандырыла. Аның беренче буын гибриды дюрок токымлы дуңгыз белән орлыкландырыла һәм беренче буын гибрид үрчеме үстерү өчен файдаланыла.

Бер ел эчендә комплекста дуңгызлар саны ун мең баштан артты. Һәр ана дуңгыздан уртача ун баштан артык дуңгыз алуга ирештеләр.

Комплекс тулы циклда эшли торган дуңгызлар үстерү предприятиесе. Дуңгызлар җәй башында үрчем китерә башлады һәм 7 июнь көнендә бәрәннәрне үстерә башлау эшенә тотындылар. Бәрәннәрне 180 көн эчендә кондициягә җиткереп ит комбинатына җибәрү максаты куелган иде. 7 декабрь көнендә „Мичуринский” җәмгыятенең Балтач дуңгызчылык комплексыннан беренче 100 баш терлек Куяды ит комбинатына җибәрелде.

Биредә максатларына ирештеләр. Чөнки нормалар буенча дуңгыз 180 көн эчендә 96 килограмм авырлыкка җиткерелергә тиеш булса, Сәйтәк авылы янындагы комплекста үстерелгән терлекләрнең уртача авырлыгы 115,5 килограммга җиткән. Уртача тәүлеклек артым 633 грамм дигән сүз.

Дуңгызларны тукландыруда комплекста „Богданович” һәм „Провими” җәмгыяте программалары үзләштерелә. Терлекләрне тулы рацион рецепты буенча әзерләнгән катнашазык белән тукландыралар. Рацион ун компоненттан тора. Иң мөһиме дуңгыз үстерүчеләр үз эшләренә җаваплы карый. Аларга биредә каралган барлык шартлар тудырылган. Күчмә график буенча, атнага алты көн эшлиләр. Эш көннәрендә төшке ашны предприятие ашханәсендә кабул итәләр.
Әлеге вакытта комплекс тереләй авырлыкта елына 15—20 мең центнер дуңгыз ите җитештерү сәләтенә ия. Алдагы елларда комплекста янә бер корпус төзергә планлаштыралар. Ул очракта тереләй авырлыкта елына 35—40 мең центнер ит җитештерү мөмкинлеге булачак.

—Бу максатларыбызның тормышка ашырылуы районның аграр сәнәгать комплексы дәрәҗәсен күтәрүгә булышлык итәчәк. Район Хакимияте башлыгы Марсель Закиров, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов яклавын тою безнең өчен зур таяныч,—ди Рифкатъ Тимергалиев, предприятиенең киләчәк планнары турында уртаклашып.