ЧИШМӘЛӘРНЕҢ БУЛА ТӨРЛЕСЕ, КҮЗӘНӘГЕ УРГЫП ТОРГАН-КӨЧЛЕСЕ

Күзәй авылыннан көньяк-көнбатышка табан карашыңны төбәсәң, гаҗәеп күренешкә тап буласың. Шагыйрьнең, менә ул мин табигать—гүзәллек, могҗиза, тылсым, дигәне сыман. Авыл урнашкан тигезлек, беркадәр юл үткәч калкулыкка тоташа. Ә калкулык итәген катнаш урман каплап алган. Кайчандыр шул калкулык итәгендәге бер урында урман сакчысы посты урнашкан булган. Нәкъ менә шунда табигатьнең бер могҗизасы, калкулык тальвегыннан ике яклап җир асты суларыннан чишмә агып чыга. Агым шулкадәр көчле, чишмәнең чыккан урыныннан ук инеш хасил була һәм комташлар өстеннән юл ярган су Танып елгасына табан ашыга. Су запасы һава шартларына бәйле чишмәгә охшамаган бу. Мөгаен, ул җир асты сулыкларыннан юл аладыр. Моны бер мисал белән дәлилләргә мөмкин. Гидрологиядә чишмә дебиты, дигән төшенчә бар. Менә шуның буенча гади тәҗрибә үткәргәндә, чишмә юлына урнаштырылган торбадан аккан су ун литр сыештагы чиләкне алты секунд эчендә тутыра. Җәй коры килгән елларда да чишмә алты секундка ун литр су биргән, диләр.
Авылдан километр чамасы ераклыкта урнашкан бу чишмә. Күзәйлеләр, ерак дип тормыйлар, эчәр суга шушы чишмәгә киләләр. Бирегә җәен-кышын юл өзелми. Бу чишмә элек-электән “Кордон чишмәсе” дигән исем йөртә.

Әлегә кадәр чишмә төзекләндерелмәгән иде. Табигать кочагындагы матур шушы ноктаны кеше кулы белән дә ник ямьләндермәскә, дигән карарга килделәр дә, төзекләндерергә булдылар. Эшне үз өстенә алырга теләк белдерүче дә табылды.
Чыгышы белән Күзәйдән, әлеге вакытта Югары Кыйгыда яшәүче, эшкуар Радик Әхмәтҗановта туган төбәге матурлыгын арттыру максаты электән үк булган икән. Быел ул шушы максатын тормышка ашырып, “Кордон чишмәсе” нә металл корылмадан чатыр урнаштырды.

—Якташыбыз үз исәбенә булдырган корылма бу. Авыл халкы төзекләндерү эшендә вак- төяк эшләр башкарса, “Хәбипов индивидуаль предприятиесе” техника ягыннан ярдәм күрсәтте,—ди Шәвъяды Авыл биләмәсе советы депутаты Ренат Байбердин.
Чишмәне төзекләндерүдә төп эшне башкаручы Радик Әхмәтҗанов Югары Кыйгыда индивидуаль предприятие җитәкли. Аның кул астында унсигез эшче хезмәт сала. Профильле җәймә һәм металл корылмалардан башка әйберләр җитештерү белән шөгыльләнә. Шушы чишмә чатырында әлегә аның предприятиесендә генә җитештерелгән ныклы рәшәткәләрне дә күрергә мөмкин.
Радик Әхмәтҗанов урындагы татар иҗтимагый берләшмәсе активисты да икән.