БУЛДЫРА БИТ РОССИЯЛЕЛӘР!

«Россия» җәмгыятендә урак эшләре һәр елда комплекслы башкарыла. Агымдагы ел урагы да аннан искәрмә түгел. Хуҗалык басуларында 600 гектар мәйданда өлгергән арыш уңышын җыйнап алуга читтән ярдәм җәлеп итмәделәр. Үз көчләренә таяндылар. ЖВЗ-7 ургычлдарын хезмәтләндергән Илдар Аскаров һәм Илнур Гыйләҗевлар ЖВП-6 ургычында тәҗрибәле механизатор Финат Әхкамов аяз көннең һәр сәгатен, һәр минутын җаваплылык белән үткәрде. Ургыч машинистлары артыннан тезмәләргә салынган уңышны Дон һәм Нива комбайннарында суктырган Рушан Галиханов, Марат Кашапов, Фларис Әхияров һәм Рәмил Глимҗановлар өлгерлек күрсәттеләр.

Суктырылган игенне ЗИЛ автомашиналарында Рәфит Дәүләтшин, Радим Мирхәйдаров, Рөстәм Нуриев, Алмаз Абдулхаковлар ындар табагына ташып тордылар.
Уңышы суктырылган салам басуда калмый. Комбайннар артыннан ук ул пресслап җыела һәм фермалар янына ташып өелә. Бу эштә җәмгыять җитәкчелеге еллар дәвамында сыналган, ышанычлы механизаторлар Иляс Гыйләҗев, Рәшит Каюмов, Илшат Гыйләҗев, Гаденан Мөхәмәдуллин, Рөстәм Сафаров, Ридаль Әхкамов, Расих Суфияров кебек уңганнарга таяна. Әлеге көнгә терлекчелек тармагы объектлары янына 640 тонна салам җыйнап өелгән.

— Безнең хуҗалыкта арыш урагы тәмамланды, гектар куәте 12 центнерга тиң булды, — ди баш бухгалтер Фәндәлисә Әсләмова. — Шушы көннәрдә игенчеләребез бодай уңышын җыюга төштеләр. Бу культура 1150 гектар мәйданда игелде...

Бер үк вакытта алдагы ел уңышы өчен арыш чәчү өчен җир эшкәртелә җәмгыятьтә. Планлаштырылган 800 гектар мәйданның 160 гектары әзер дә инде. Моннан тыш, 200 гектар мәйданда уҗым бодае чәчеләчәк «Россия»дә. Бу җаваплы эшкә Т-150 тракторларын хезмәтләндергән Рәфит Фәтхлисламов, Радис Зиятдиновлар билгеләнгән.

Бу көннәрдә җәмгыять басуларында тулы куәтенә эш кайный. Авыл уңганнары бер звенога тупланып бер басуда эшне төгәлләгәч, икенчесенә юлланалар.

Фермалар тирәсендә тупланган тиресне басуларга чыгаруда менә өченче ел инде “Исхаков З.З” шәхси предприятиесе эшчәннәре ярдәмгә килә. Шушы көннәрдә җирләрнең уңдырышлылыгын күтәрү йөзеннән оештырылган басуларга органик ашлама чыгару эше төгәлләнгән дә инде җәмгыятьтә.

Үз хәбәрчебез.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.