БӨЕК ҖИҢҮГӘ БАГЫШЛАНГАН АВТОПРОБЕГ

21 Апрель, 2015 - 09:41.Район сулышы

Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләргә әзерләнә. Дистә еллар үткән. Әмма ул дәвернең яралары ветераннарның күңел дәфтәрендә әле дә саклана. Ветераннарны хөрмәтләү уңаеннан әледән-әле төрле чаралар үткәрелә. Республика яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, „Патриотик тәрбия һәм хәрби хезмәткә чакыруга әзерлек үзәге” дәүләт учреждениесе, „Волейбол уенын яратучылар клубы” тарафыннан оештырылган автопробег вәкилләренең безнең район җәмәгатьчелеге белән очрашуы шушы датага багышланды.

Искә алу вахтасы Бөек Ватан сугышы елларында каһарманлык күрсәткән ветераннарга рәхмәт әйтү йөзеннән оештырылды. Моның белән беррәттән, аның максаты волейбол уенын популярлаштыру һәм үстерү, безнең районда әлеге спорт төре буенча республика күләмендә ярышлар үткәрү иде. Безнең районга төрле өлкәләрдә көч салган 11 волейболчы сәяхәт кылды. Дүрт район —Караидел, Аскын, Тәтешле һәм Балтач районнары буйлап автопробегка чыкканнар алар. Тәүдә килгән кунаклар Әфганстан, Чечня җирендәге сугышларны үткән яугирләр белән бергә „Сагышлы ана” мемориаль комплексына чәчәкләр салды. Биредә үк „Патриотик тәрбия һәм хәрби чакыруга әзерлек үзәге” дәүләт учреждениесе директоры урынбасары Марат Әдеһәмов сугыш кырларында башларын салган яугирләр һәрчак хәтеребездә булуы хакында сөйләде, исәннәренә ярдәмләшеп яшәргә өндәде. „Башстройкомплекс” компания төркеменең генераль директоры, БР волейбол клубы җитәкчесе, якташыбыз Зәки Вәлиев та тынычлыкның кадерен белергә чакырды. Районның Әфганстан һәм Чечня ветераннары берлеге рәисе урынбасары Айдар Бакиров, Спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитетның әйдәүче белгече Илнур Сираевларның чыгышында да илләр тыныч, туар таңнар аяз булсын дигән фикерләр яңгырады. Арытабан килгән кунаклар „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексына бардылар. Биредә спорт белән шөгыльләнергә тулы мөмкинлекләр булуын ассызыклады алар. Әлеге чара барышында килгән волейболчылар балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ике командасы белән көч сынашты. Мастер-класс үткәрде. Оста уйнауның серләре белән уртаклашты. Килгән кунаклар волейболчыларга үзләренең бүләкләрен өләште.

Киләчәктә безнең районда волейбол буенча республика ярышларын үткәрү максаты белән таралышты алар.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.