БЕР ЕЛ ЭЧЕНДӘ — ӨЧ БӘБИ

Өченче улларына 1 яшь тулмас борын Ильмира һәм Фәнзир Шәяхмәтовлар игезәк сабыйлы булды.

Ильмира һәм Фәнзир Шәяхмәтовлар Иске Уразай авылында гомер кичерә. Узган елның 16нчы декабрендә аларның гаиләсендә уллары Шамил дөньяга килгән. Бер яшендә Шамил абый булды. Аның хәзер энесе дә, сеңелесе дә бар. Сабыйларга бик матур яңгырашлы исемнәр кушканнар: Наил һәм Наилә. Ишле гаилә күңелле мәшәкатьләр белән яши бүген.

Тугызынчы сыйныфта укыган өлкән кызлары Рузилә — әнисенең уң кулы. Без барган вакытта энесе Шамилне кулыннан да төшермәде. Икенче кызлары — Лиана. Алты яшьлек кызчык әлеге вакытта „Сандугач” балалар бакчасына йөри, киләсе елда ул мәктәпкә укырга барачак. Балаларны тәрбияләшергә Ильмираның да, Фәнзирнең дә әти-әниләре ярдәмләшә. Монсыз булмыйдыр, чөнки барысына да өлгерергә вакыт кирәк. Ә гаилә башлыгы вахта ысулы белән чит тарафларда эшли, шунлыктан, балаларны тәрбияләү күбрәк әни кеше иңенә төшә. Ильмира Әгаләм кызы Иске Янбай авылында туып-үскән. Иске Уразай авылына килен булып төшкән, социаль хезмәткәр булып эшләгән.

Гаиләне игезәк сабыйлары дөньяга килүе уңаеннан тәбрикләргә ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Субушева, район хатын-кызлар советы рәисе Фәридә Гафуровалар килде. Наил белән Наиләнең сау-сәламәт, бәхетле булуларын теләде. Бу көнне Шамилгә дә 1 яшь тулды. Бер йортта өчләтә бәйрәм. Аларның һәммәсенә бүләкләр өләште килгән кунаклар. Балалы йортта гөнаһ булмас, дигән сүз бар халыкта. Чынлап та Шәяхәмәтовлар гаиләсе бал корты күчен хәтерләтә, һәр кеше үз эше белән мәшгуль. Балалары ипле, оялчан, тыйнак. Киләчәктә дә Шәяхмәтовлар гаиләсендә балаларның тик шат тавышы яңгырасын.

Җәмгыятьтә гаилә абруен үстерү, күп балалы гаиләләрне калганнарга үрнәк итеп кую ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре эшенең бер юнәлеше генә. Күңелле вакыйгалар белән беррәттән, һәр кеше тормышына бәйле төрле мизгелләрне ташка бастыру да алар вазифасында. Уңай вакыйгалар күбрәк булсын дип телик.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.
Шәяхмәтовлар гаиләсе бәбиләргә иң бае.

Саннар һәм фактлар
Безнең районда ЗАГС бүлеге 1930нчы елдан башлап эшли.
Гражданлык хәле актларын теркәү органы Җитәкчеләре булып (1978-1987 елларда ) Мәрзия Халикова, Зиния Низамовалар эшләгән. 1988нче елдан алып 2001нче елга кадәр Тамара Шайбәкова ЗАГС бүлеге начальнигы була, 2001нче елдан алып 2010нчы елга кадәр Фәридә Гафурова бу вазифаны башкара.
2011нче елдан алып ЗАГС бүлеге начальнигы — Ирина Субушева.Шул ук елның октябреннән өлкән белгеч вазифасын Рәвия Хәмитова башкара.
Ел саен ЗАГС бүлегендә 1 меңнән артык гражданлык хәле актлары теркәлә.
Агымдагы елда (күрсәткеч 16 декабрьгә) безнең районда 261 бала дөньяга килгән, узган елда — 219.
Быел 159 пар законлы никахка кергән (узган елда 151 пар гаилә корган).
2014 елда 62 гаилә таркалган, 2013 елда 54 гаилә пары аерылышкан булган.
Үлүчеләр санына килгәндә, быел 371 кеше бакыйлыкка күчкән (күрсәткечләр 16 декабрьгә туры килә), узган елда бу күрсәткеч 385 кешегә тиң.
Исем кушуга килгәнда, кызлар арасында киң таралган исемнәр Азалия, Юлия, Аделина. Бу тенденция соңгы 3 ел эчендә тотрыклы саклана. Ир балаларга Әмир, Артур, Самир, Эмиль кебек исемнәрне еш кушалар. Эллария, Инесса кебек сирәк очрый торган исемнәр дә бар.