БАТЫРША ЭЗЛӘРЕН БАРЛАГАН

Рәфис Шәйхәйдаровның “Батырша эзләреннән” дип аталган яңа дөнья күргән китабын укыганнан соң туган уйлар
Райондашыбыз Рәфис хәзрәт Муллагатдәр улының югарыда исемләнгән яңа китабын мин зур канәгатьлек белән башыннан ахырынача бер тында укып чыктым. Әйтергә кирәк, китап эшләнеше һәм эчтәлеге ягыннан да соклангыч матур чыккан, һәм, иманым камил, райондашларымның күңеленә хуш килер.
Китапны бастырып чыгаруга хәзрәт күп көч сала, озак еллар әзерләнә. Батырша эзләреннән сәяхәттә йөри, җирле хакимият башлыклары, мәктәпләр, мәчетләр һәм төрле катлам кешеләре, зыялылары, тарихчылары, крайны өйрәнүче белгечләр белән элемтәгә керә, тарихи чыганаклар белән таныша, аларны чагыштырып анализлар үткәрә, фотоматериаллар туплый. Хәтта Батырша туган йорттан (Карышбаш — Югары Карыш) туфрак алып, бөек якташыбызның гомерен өзгән Шлиссельбург кальгасындагы каберенә илтеп салуга ирешә, ягъни Батыршаның мәңгелек рухын туган җире белән тоташтыра. Быел изге якташыбызның батырларча шәһит китүенә (24 июль, 1762 ел) 250 ел тулды. Ул вакытта ил батырына нибары 46 яшь булган. Гадәттә, шәхеснең вафат булган көнен билгеләмиләр, чөнки батырлар — үлемсез, аларның гомере — мәңгелек.

Озак еллар эзләнүләр, уйланулар нәтиҗәсе булган бай эчтәлекле бу китап, 2012 елда дөнья күрде. Тиражы 1000 данә. Китапны әзерләү өчен файдаланылган чыганаклар саны гына да утыздан, ә фоторәсемнәр саны кырыктан артык. Китапның тышлыгы яшел төстәге калын картоннан эшләнгән һәм аның фасад ягына рәссам Раушан Шәмсетдинов эшләгән Батырша рәсеменең фотокопиясе куелган. Ә китап эчендә Башкортстанның атказанган рассамы, якташыбыз Мэлс Вафин бик уңышлы иҗат иткән Батырша комп озициясе урнаштырылган. Китап эчтәлеге ягыннан бер-берсенә бәйле тугыз бүлектән һәм егерме бер бүлекчәдән тора. Анда канлы 1755 һәм аңардан соңгы вакыйгалар хронологик бер сәйләнгә тезелгән. Китапка баш сүзне район җитәкчесе, Хакимият башлыгы Рәфил Әмин улы Галләмов язган һәм ул Башкортстан Республикасының Балтач һәм Аскын районнары ахуны, Иске Балтач мәчетенең имам-хатибы, Батырша китапханәсен саклаучы һәм музей директоры Рәфис хаҗи Муллагатдәр улы Шәйхәйдаровның игелекле иҗади хезмәтенә югары бәя биргән, халкыбызның үткәнен өйрәнүдә ифрат авыр һәм җаваплы эзләнү эшләрендә аңа яңадан-яңа уңышлар теләгән.

Хәзрәтебезнең “Батырша эзләреннән” дип аталган яңа китабы нәшер ителүе турында “Балтач таңнары” гәзите үзенең агымдагы елның 6 сентябрь санында хәбәр иткән иде. Анда райондашыбыз Ханис Хаҗимовның “Үткәннәрне яхшырак белү киләчәгебезне өметлерәк итәр” дип аталган бай эчтәлекле бик матур мәкаләсе басылган.

Мәкалә авторы Рәфис хәзрәтнең яңа китабына җентекле һәм уңай бәяләмә биреп, китап авторына “кирәкле һәм саваплы эше өчен” рәхмәтләр юллап, райондашларыбызның китап белән танышырларына якты өметләр баглаган. Мин исә Ханис Хаҗимовның бәяләмәсенә кушылып, аның тиздән өстәл китабы булырына ышаныч белдерәм. Китапның эзмә-эзлекле эчтәлеге шулай дип әйтергә ышаныч тудыра. XVIII гасыр урталарында башкорт-татар халкының дини кысуларга, колониаль изүләргә каршы восстаниесенең рухи җитәкчесе һәм оештыручысы булган мәгърифәтче Батырша турында район гәзите битләрендә күптәннән яктыртылып килә. Районыбыз тарихы китабында да төбәк тарихчылары язган материаллар шактый зур урын биләгән. Батырша турында русча, башкортча, татарча язылган тарихи китаплар да бихисап. Ләкин Рәфис хәзрәтнең“Батырша эзләреннән” дигән китабы үзенчәлекле, чөнки ул бөек Батыршаһ җирлегендә туып-үскән һәм аның эшен лаеклы дәвам иткән дин әһеле куллары белән татар телендә язылган һәм милли героебызга кайнар мәхәббәт белән сугарылган яңа фикерләрне туплаган тарихи монография. Хәтерем ялгышмаса, Батырша турында җирле авторлар тарафыннан язылган беренче китап һәм шуның белән дә ул безгә кадерле, истәлекле.

Заманында Батыршаның исемен әйтү дә тыелды. Аны онытырга боердылар. Ләкин ул онытылмады, гасырлар төпкеленнән мөселман халкы күңеленә кайтты. Бу юлы ул мәңгелеккә кайтты. Татар-башкорт халкының Салават батыр шикелле үк бөек милли герое, азатлык көрәшчесе, халкы өчен җанын фида кылырга әзер шәхес кайтты. Ул шәхес яшь буыннарга тәрбия һәм яшәеш үрнәге булып яши һәм яшәр. Шунысы аяныч, 1755 елгы Батырша восстаниесе канга батырыла, тарафдарлары кыргыйларча җәзалана, Батырша үзе һәм өч баласы һәлакәткә тарый, нәсел җепләре өзелә. Объектив сәбәпләре булган бу кыйралышта Батыршаны гаепләүчеләр дә юк түгел, ләкин бу чынбарлыкка туры килми. Батырша восстаниесе бастырылса да, аның тарихи әһәмияте бәясез: патша хөкүмәте мөселман башкорт һәм татар халкын көчләп чукындырудан, мәчетләрне җимереп яндырудан баш тарта, яңаларын төзергә рөхсәт итә, берникадәр социаль льготалар да бирә. Сәбәбе: өзлексез күтәрелеп торган татар-башкорт восстаниеләрен корал кулланып кына җиңү мөмкин түгеллегенә ышана. Ләкин көрәш башка формаларда дәвам итә. Анда инде Батыршаның шәкертләре дә катнаша.

Рәфис хәзрәтнең яңа китабында Батырша хәзрәтнең шәкертләре, старшина Янышевлар династиясе, Колый Балтачев, Чуртанлыкүл авылы турында да информацияләр күп. Яңа китап белән кызыксынучылар китаптан файдалы мәгълүматлар табар. Ахырда Рәфил Галләмов фикеренә кушылып, шуны әйтәсе килә: “Китап туган ягыбызның түгел, ә бәлки, тоташ илебезнең язмышына уңай йогынты ясаган шәхесләребезнең тарихын өйрәнү районыбызга булган горурлык хисләрен тагын да арттырыр, ә үткәннәребезне белү киләчәгебезне өметлерәк итәр. Халкыбызның үткәнен өйрәнүдә ифрат авыр һәм җаваплы эзләнү эшләрендә Рәфис хәзрәткә яңадан-яңа уңышлар насыйп булсын.

Рәфис хәзрәтнең яңа язма иҗади эше Батыршага багышланган бихисап тарихи китаплар арасында лаеклы урын алыр һәм райондашларыбызның яраткан китабына әверелер”.

Әхнәф МАЗҺАРОВ.

Комментарии

Бу елны Казан каласында да Батырша батырлыгына багышлап күп санлы чаралар узды, календарь битләре, аерым китаплар дөнья күрде. Менә шушылай булганда гына без - татар халыкы, бердәм була алабыз.