БАСУДА ИМТИХАН ТОТТЫЛАР

Узган атнада республиканың дүрт районы — Балтач, Борай, Тәтешле, Илеш районнарыннан утызга якын агроном Балтач җирендә квалификация күтәрү курсларында булды. 87 санлы Балтач һөнәрчелек училищесы базасында ун көн дәвам иткән укуларны республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырды. Теоретик өлештә аграр университет преподавательләре лекцияләр укыды.

Профессор Рәлиф Кадиков, шулай ук республика сорт сынау участогы начальнигы Иван Леведев, аның урынбасары Александр Золотовларга белгечләрнең сораулары күп иде. Укуларның практик өлеше дәүләт сорт сынау участогында үтте. Төрле районнардан җыелган агрономнар биредә басудагы үсемлекнең сыйфатын билгеләделәр, теоретик белемнәрен практик яктан ныгытып, галимнәр алдында имтихан тоттылар.

Сорт сынау участогына килгәндә, аның начальнигы Илгиз Субушев безне быел башлап чәчелгән бодайның иртә өлгерә торган Боевчанка, солының — Иртыш 22, арпаның Белгородский 100 сортлары турында сөйләде. Агымдагы елда сату өчен 150 гектар мәйданга карабодайның Светлана дигән сортын да чәчкәннәр.
Имтиханнардан соң белгечләргә тиешле документлар тапшырылды.

Рөстәм ВӘЛИЕВ фотосы.