„БАР ТЫРЫШЛЫГЫМНЫ САЛЫП, ХАЛЫК МӘНФӘГАТЕ ӨЧЕН ЭШЛӘЯЧӘКМЕН, ЧӨНКИ МИН — ШУШЫ ҖИРНЕҢ УЛЫ”

Район Хакимияте башлыгы алышынуга бер ай вакыт үтеп бара. Яңа җитәкче район тормышына нинди үзгәрешләр кертер? Хакимият агымдагы елларга нинди эшләр планлаштыра? Бу сорауларның бүген халык игътибарының үзәгендә булуы табигый. Район гәзите редакциясе шушы көнүзәк мәсьәләләр турында район Хакимияте башлыгы Марсель ЗАКИРОВ белән әңгәмә корды.

—Марсель Сәүбәнович! Сез бу авыр йөкне иңегезгә алырга батырчылык иткәнсез икән, димәк, район тормышында Сезне борчыган мәсьәләләр булган. Яшәешебезнең кайсы якларын үзгәртү максаты белән янасыз бүген?
—Районда эш бармады түгел, барды: юллар, балалар бакчалары, физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелде. Әмма соңгы елларда авыл хуҗалыгына бик аз игътибар бирелде. Ата-бабадан килгән кәсеп турында оныттык, дисәк тә була. Минем төп максатым: авыл хуҗалыгын торгынлыктан кузгатып, алга җибәрү. Төпкел авылларга газ һәм юл үткәрергә кирәк, бу авылларны саклап калу өчен мөһим. Юлы, эше булган авыл, хәтта мәктәбе булмаса да, яши. Агымдагы елда федераль программаларга райондагы бер километр юлны төзекләндерү дә кертелмәгән.Әлеге вакытта проектлар өстендә эш башланды, алар ел дәвамында төгәлләнер, әмма федераль программага керү 2016 һәм аннан соңгы елларга кала. Кайбер авылларда пычракларда урамнарыннан чыгалмый ятучылар да бар бит. Шунысын да әйтергә кирәк: юллар әлегә кадәр төрлечә эшләнде, сыйфат ягыннан халыкны канәгатьләндермәгәне дә күп. Бирегә эшкә шушы тармактан килдем, моннан соң юл төзү, төзекләндерү эшләре минем контроль астында башкарылачак. Проблемалар күп. Илдә булган кризис та безнең районга кагылмый калмас. Шулай да һәр мәсьәләгә төпле анализ ясап, чишелеш табачакбыз. Алтын таулар вәгъдә итмим. Әмма бар көчемне салып, халык мәнфәгате өчен эшләргә тырышачакмын, чөнки мин шушы җирдә туып-үстем.

—Район Хакимияте башлыгы булып эшли башлаганнан алып Сезнең кабинетка халык агымы тукталмый. Халыкны иң күп борчыган мәсьәлә нинди?
—Эшсезлек мәсьәләсе. Шунысы куанычлы: соңгы көннәрдә авыллардан гаилә фермалары оештыру максаты белән килүчеләр күренә башлады. Конкрет тәкъдим булу яхшы. Мәсәлән, Көнтүгеш авылында сарык үрчетү белән шөгыльләнергә теләк белдерүче бар. Авылда кече малтабарлык оештыру белән кызыксынучыларга һәрдаим ярдәм күрсәтәчәкбез.
—Сезнең карашка, муниципаль властьның халык арасында абруе бармы? Авыл биләмәләренең киләчәктә язмышы нинди булыр?
—Авылларда булып, халыкның фикере белән танышам. Төрле урында төрлечә: авыл биләмәсе башлыгы эшен ничек алып бара, шуңа карап халыкта фикер туа. Оптимальләштерү процессы бу өлкәгә дә кагылачак, быелга исә бу эш планлаштырылмады. Әмма авыл советларында бухгалтер вазифалары кыскартыла, үзәкләштерелгән бухгалтерия булачак.

—Соңгы елларда халык телендә популяр булып киткән “район бетә” сүзләренә нинди аңлатма бирә аласыз?
—Республика җитәкчелеге тарафыннан мондый фикер телгә алынмады. Әйе, барлык тармаклар буенча да оптимальләштерү бара, нәтиҗәсез чыгымнарны булдырмау өчен бүлекләр кушыла, вазифалар кыскартыла, бу — көн таләбе, әмма район бетә дигән сүз түгел.

—Марсель Сәүбәнович, районның арытабангы үсешен ничек күзаллыйсыз?
—Үсеш турында сөйләгәнгә кадәр бүгенге картинага тукталыйк. Мин реаль саннар, реаль отчётлар яклы. Үз-үзеңне алдап яшәп булмый. Район әлеге вакытта икътисади үсеш буенча республикада якынча 43нче урында. Районда 60 мең гектарлап сөренте җирнең 12 меңе генә эшкәртелә. Хуҗалыклар бурычка чумган хәлдә: 101 миллион сумлык кредит, лизингка алынган техника өчен — 40 миллион, электр энергиясе, эш хакын түләү буенча бурычлар... Чәчү кампаниясе алда тора — 400 тонна орлыклык ашлык җитешми. Узган елның икенче яртысында хуҗалыклар субсидия ала алмаган. Ни өчен? Чөнки җирләр рәсмиләштерелмәгән, авыл биләмәләре аларга межалау үткәрмәгән. Агымдагы елның 1 мартына бу эшләрне төгәлләү өчен бюджеттан акча бүленде. Җирләр рәсмиләштерелгәч, авыл биләмәләре хуҗалыклар белән килешү төзергә тиеш. Узган җәй яңгырлы килде, продукция тулысы белән җыеп алынмады. Шушы бөлгенлектән, бурычлардан сөт продукциясен җитештерүне арттырмый чыгып булмаячак. Сөт — бүген хуҗалыкларның төп табыш чыганагы. Бу җәһәттән һәр фермага ветеринария хезмәткәрләре арасыннан җаваплы кеше куелды. Җитешсезлекләрне ачыклау һәм проблемаларны хәл итү өстендә эзмә-эзлекле эш алып барабыз. Иң мөһиме: аларга күз йоммаска. Терлекләрне балансланган азык белән тукландыру мөһим. Хуҗалык итүне без бик искергән алымнар белән алып барабыз әлегә, заман таләпләренә иярергә вакыт.
Әлбәттә, чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыгарбыз, ел уңай килер, дип ышанабыз. Тик шулай да һәр хуҗалыкта резерв фонды булдыруны хәстәрләүне күз уңында тотабыз. Кризис, начар һава шартлары очракларына әзер булырга тиешбез: запас ашлык, запас терлек кирәк. Бу бер елда гына башкарыла торган эш түгел. Авыл хуҗалыгында бернәрсә дә тиз генә булмый, кимендә өч ел кирәк. Шуңа да якын киләчәктә күрсәткечләр югары булмаячак.
Якын көннәрдә тормышка ашырылачак планнарда — үзебезнең продукцияне җитештереп сатуга чыгару. Иске Балтач кибетләрендә тәүлегенә 12,3 тонна сөт сатыла. Март аенда Балтач май заводы цехында сөтне фасовкалауны башлау максат итеп куелды. Максатка ирешкән хәлдә, сөт җитештереп сатуның өч этабы да табышлы килеп чыга. Гади арифметика: май заводы хуҗалыклардан сөтнең литрын 22 — 25 сум белән сатып алса (әлеге вакытта хуҗалыклар сөтне 17,50 сум белән сата), эшкәрткәч кибетләргә 35 — 37 сум белән тапшыра. Кибетләрдә сөтнең бер литрының хакы әлеге вакытта 43 сумга җитә. Сатып алучылар да ота: үзебездә җитештерелгән сөт — экологик яктан чиста, табигый азык. Тагын бер юнәлешкә тукталыйк. Районда икмәк сатуга да анализ ясалды. Халыкка тәүлегенә 3,4 тонна икмәк сатыла. Нигә без Нефтекама, Куяды якларыннан китерелгән икмәкне сатып алабыз? Безнең район үсешенә андагы предприятиеләрнең бер файдасы да юк бит. Без үзебез икмәк пешерә алмыйбызмы? “Радуга” кулланучылар җәмгыяте район бюджетына елына ике миллионнан артык табыш кертә. Үзебезнең җитештерүчене яклау — патриотлык шул ул. Әлеге вакытта җәмгыятьтә районның мәгариф учреждениеләрен хезмәтләндерү өчен ике сменада икмәк пешерү оештырылды. Товар әйләнеше җайга салынгач, апрель аенда, җәмгыять җитәкчелеге яңа мич сатып алу һәм бу эшне киңәйтүне планлаштыра. Ашлык кабул итү предприятиесендә тегермән барлыгын беләсез, аның эшен көйләп җибәргәндә үзебездә җитештерелгән чимал — онны да куллансак, тагын да кулайрак. Бу инде — перспективадагы планнар. Әмма мин монда тормышка ашмаслык бернәрсә дә күрмим. Чимал җитешмәү сәбәпле, бүгенге көндә рапс заводы эшсез тора. Зур мәйданнарда рапс культурасын чәчү турында хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып барабыз. Районда колбаса җитештерү, ит ыслау цехлары булдыру да күзаллана. Үзебезнең продукцияне җитәрлек күләмдә җитештерә алсак, Уфада Балтачның сәүдә йортын ачу да әкияттәге хыял түгел, кулдан килерлек чынбарлык булып күз алдына баса. Без башка районнардан кайсы ягыбыз белән ким соң?

—Популяр һәм бик мөһим сорау: Балтач җирлегенә инвесторларны ничек җәлеп итеп була? Инвестицияләр салу өчен отышлы җир участокларының реестры бармы?
—Реестр булдыру әлеге дә баягы шул җирләрне рәсмиләштерүгә килеп төртелә. Инвесторларны җәлеп итү — катлаулы мәсьәлә. Әлеге вакытта аларны Балтачка кара җир, буш ферма, чәчелмәгән басу белән генә җәлеп итеп була. Үзебезнең җирлектән чыккан кешеләр авыл язмышы белән кызыксыныр дип уйлыйм. Илсөярлек хисе һәр кешедә була бит.

—Районның кадрлар потенциалын ничек бәһалыйсыз? Хакимиятнең кадрлар составында үзгәрешләр көтеләме?
—Кадрлар потенциалы бик түбән. Үзгәрешләргә килгәндә, һәр белгечнең, җитәкченең эш нәтиҗәсенә караячакмын: нәтиҗә бар икән — эшли, нәтиҗә юк икән — китә. Җәмгыятьтәге климатка тискәре йогынты ясаучы фактор буларак, пенсия яшендәге кешеләрнең яшьләргә урын бирми озак еллар вазифа биләвен ассызыклар идем. Бу күренеш районның бөтен тармакларында да күзәтелә. Яшьләр эшкә кайта икән, димәк, районда халык саны арта, демографик хәл яхшыра, дигән сүз. Эшләүче пенсионерлар шуннан үзләре нәтиҗә ясасын. Лаеклы ялга чыккач, башка төр эшчәнлек белән дә шөгыльләнеп була, хәзерге заманда бер кәсепкә дә киртә юк.

—Үзегезнең җитәкчелек стилен ничек характерлыйсыз? Демократик стильгә безнең халык әзерме? Киңәшкә, тәнкыйтькә, инициативага мөнәсәбәтегез нинди?
—Район үсеше, эшне оештыру өчен уңай башлангычларны хуплап каршы алам. Юл төзү бүлегендә бергә эшләгән егетләр белә: һәр эшне киңәш корып башладык, киңәшләшеп башкарып чыктык. Һәрбер тармак җитәкчесенең үз фикере булырга тиеш, төзәтмәләр кертү, инициативалар белән чыгу — нәтиҗәле эшчәнлекнең нигезе ул. Кушып эшләтүгә караганда фикердәшләр командасы белән алга атлау җиңелрәк, әлбәттә. Демократик стильгә килгәндә, аңа безнең район гына түгел, тоташ ил дә әзер түгел әле. Каты кул кирәклеген халык үзе таный хәтта. Үземә килгәндә, таләпчәнлек — эш стилем. Сынау вакытында ук (тармагына карап бу срокны өч ай яки ярты ел билгелим) кешенең эшкә сәләте күренә.

—Районның социаль өлкәсендә нинди проблемалар бар, аларның чишелеш юлларын ничек күрәсез?
—Социаль өлкәнең иң авыру урыны — үзәк район дәваханәсе. Бу өлкәдә кадрлар мәсьәләсе дә, дәваханәнең финанс хәле дә бик начар. Алар узган елны биш миллион бурыч белән тәмамлады. Тикшерүләрдән күренүенчә, эш сәгате башлануга күп табиблар урынында булмый. Бу өлкәдәге эшне тамырдан үзгәртеп-кору, тәртипкә салу өчен көчле җитәкче таләп ителә. Яшь табиблар җитешми, “Земство докторы” программасы буенча үзебезнең район студентларын кайтарырга кирәк.
Мәгариф өлкәсендә эш яхшы бара, иң мөһиме: мәктәпсез авыллардан укучыларны автобусларда йөртү оештырылган, өзеклекләр юк. “Көнбатыш” микрорайонында 139 урынлык балалар бакчасы һәм, шулай ук, “Көньяк” микрорайонында физкультура-сәламәтләндерү комплексы тиздән сафка кертеләчәк. “Көнбатыш” микрорайонында башлангыч мәктәп тә булачак, проект эшләре башланды.
Мәдәният өлкәсендә барлык яхшы традицияләрне, конкурсларны дәвам итәчәкбез. Район мәдәният йорты коллективы алдына төпкел авылларда тормышны берникадәр булса да җанландыру йөзеннән концертлар оештыру мәсьәләсе куелды. Клублар сакланачак, әлегә кадәр ремонт эшләре күп башкарылды, киләчәктә бу эшне туктатып торабыз: финанс средстволары юк. Яшьләр булмаган авылларда еллар буе ачылмаган клублар бар — аларга ни өчен ремонт ясарга?
Бөтенләй лаек булмаган кешеләргә социаль торак бирелү факты ачыкланды. Иске Балтач авылының Комсомол урамында төзелгән йорттагы 24 фатир, катгый сайлап алу үткәрелеп, чынлап та мохтаҗларга бүленәчәк: инвалид бала, күп бала тәрбияләүче гаиләләргә. Гаилә әгъзаларының тәртибе дә тикшереләчәк. Ә авыл хуҗалыгында хезмәт салучы, торакка мохтаҗлык кичерүче кешеләргә түләүсез субсидия бирелә. Кабатлап әйтәм, авылда яшәүчеләрнең проблемалары беренче чиратта хәл ителәчәк, авылда производство белән шөгыльләнергә ниятләүчеләргә өстенлекле рәвештә ярдәм күрсәтеләчәк.

—Марсель Сәүбәнович, Сезнең карашка Балтач районының байлыгы нидә?
—Эшчән халкында. Хезмәт сөю сыйфатын ул әлегә югалтып бетермәде. Хуҗалык җитәкчеләре, мәктәп директорлары алдында шундый мәсьәлә куелачак: сәләтле укучыларны авыл хуҗалыгы юнәлешендәге техникумнарга юллама белән укырга җибәрү. Югары уку йортларына түгел, нәкъ техникумнарга. Югары белем алгач, яшьләр авылга кайтмый. Агроном, зоотехник, ветеринар, инженер белгечлегенә ия яшь егетләргә авылларда төпләнү өчен — яшел ут. Өй төзү өчен субсидия биреләчәк, бернинди чиратсыз. Эш урыны, хезмәт хакы, яшәр өчен өе булса, кешегә тагын нәрсә кирәк? Шәһәрдә торак сатып алу өчен кеше еллар буе тир түгә. Хәзер авыл өйләрендә дә шәһәрдәге кебек уңайлы шартлар булдыру уңган куллы ир-егетләр өчен берни тормый. Яшь гаиләләр өчен авылда яшәү аеруча уңайлы: автомобиль “бөке”ләре, шәһәр ыгы-зыгысы юк, балаларны укыту арзанга төшә, наркомания, спайс куркынычы юк. Авыл кешесе химикат ашамый, табигый азык-төлек — үз кулларың белән җитештергән ит һәм сөткә ни җитә?! Киләчәктә яшьләр моны аңлап кире кайтыр, дип ышанам, һәм без, үз чиратыбызда, моның өчен кулдан килгән чараларны күрергә бурычлыбыз.