“БАЙЫК”ТА УҢЫШЛЫ ЧЫГЫШ ЯСАДЫЛАР

Балалар арасында Башкортстан Республикасы Президенты призына “Байык” башкорт биюен башкаручылар телевизион конкурсының сайлап алу туры өч урында: Мәчетле, Зилаер районнарында һәм Уфа шәһәрендә үтте. Район балалар сәнгать мәктәбенең “Зөлфия” балалар үрнәкле бию ансамбленең урта төркеме Уфа шәһәрендә үткән сайлап алу турында катнашты. Яшь биючеләр “Ирәндек” башкорт биюен башкарып, жюри әгъзалары тарафыннан уңай бәһаландылар һәм икенче турга чыктылар.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 14 июль көнне Күгәрчен районында, Морадым тарлавыгында үтте. “Искиткеч гүзәл табигать кочагында сәхнә урнаштырылган. Катнашучыларга уңайлы шартлар тудырылган. Күгәрчен халкының кунакчыллыгы, ачык күңелле булуы хәйран калдыра. Быелгы конкурста күрше өлкәләрдән дә балалар катнашты. Мәсәлән, сайлап алу турында безнең белән бергә Чиләбе, Саратов, Екатеринбург, Самара шәһәрләреннән дә биючеләр чыгыш ясады.

Гала-концерт та күбесенчә кунаклар — Казахстан, Чечен, Осетия, Тыва республикаларыннан, Астрахань шәһәреннән килгән коллективларның биюләреннән торды. Димәк, конкурсның масштабы елдан-ел киңәя”, — дип сөйли “Зөлфия” коллективы җитәкчесе Раушания Йосыпова. Балтач районының “Зөлфия” үрнәкле балалар бию ансамбле 3 яшьтән 15 яшькә кадәр биючеләр арасында “Өмет” номинациясендә җиңү яулады. Коллектив БР Мәдәният министрлыгы, Күгәрчен районы Хакимияте һәм Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясенең дипломы белән билгеләнде. Ә биючеләрнең һәрберсе уку әсбаплары тутырылган портфельләр белән бүләкләнде. “Байыљ” конкурсында катнашу истәлеге итеп портфельләргә логотип сугылган.

Башкортстан дәүләт телерадиокомпания җитәкчелегенең Балтач муниципаль район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов исеменә җибәрелгән хатында: “Байыљ” телевизион конкурсын үткәрүдә күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт. Сезнең район мәдәнияте вәкилләре бәйгенең сайлап алу турында актив катнаштылар. Конкурста быел 700дән артык биюче сәләтен сынады, шуларның 170-е икенче турга үтте. Алар арасында Балтач район сәнгать мәктәбенең “Зөлфия” үрнәкле балалар бию ансамбле дә бар”, — дип язылган. Ә Уфада үткән сайлап алу турыннан ике генә ансамбль һәм ике генә солист арытабан конкурста катнашу хокукына ия булуын исәпкә алганда, районда үткән һәр мәдәни чарада халыкны дәртле, бердәм, оста биюләре, чаялыклары, балкып торган шат йөзләре белән әсир итеп, алкышлар яулаган “Зөлфия”нең үрта төркеме биючеләренең чираттагы уңышы белән хаклы рәвештә горурлана алабыз.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.