„АРМИЯ — ЧЫНЫГУ МӘКТӘБЕ”

27 Октябрь, 2012 - 14:10Рима ВӘЛИЕВАРайон сулышы

Районда матур традициягә кергән чаралар күп. Яшьләр киләчәген якты өметкә, изге теләкләргә чорнаган тантана — „Призывник көне” шундыйларның берсе. Биредә иртәгә хәрби хезмәткә юлланасы егетләр белән бергә югары сыйныф укучылары, ветераннар, ата-аналар, Авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары һәм башкалар катнашты.

Район Хакимиятенең информация-аналитик бүлеге начальнигы Айдар Сираев чараны ачты. Ватан алдындагы изге бурычны үтәргә баручыларга район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов солдат мәктәбен үткән кеше буларак мөрәҗәгать итте. Десант гаскәрләрендә старшина сыйфатында хезмәт итүе аңа, шәхес булып формалашу өчен ныклы нигез булгандыр. Рәфил Әмин улы киләчәктә дә хәрби хезмәттәге якташлар турында юньле хәбәрләр килеренә ышаныч белдерде. Якыннарын шатландырып торырга чакырды.

Башкортстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлеге начальнигы Ансар Арсланов булачак солдатларга хәрби хезмәт үзенчәлеге хакында сөйләде. Армиядәге яңалыклар хәрби осталыкны камилләштерергә юнәлтелгәнен мисаллар белән дәлилләде. Саннарга мөрәҗәгать итте. Әстерхан өлкәсеннән армиягә чакырылучылар саны — 2 мең, ә Башкортстаннан 12 мең кеше тәшкил итүе күп нәрсә хакында сөйли.

Хәрби комиссариат хезмәткәрләре иртәгәсе солдатларга медицина күзәтчелеге, призыв комиссиясе эшчәнлеген оештырганда балтачлылар мөһим кампаниягә тиешенчә кушылуын билгеләде һәм ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. „Тормышта бары да ал да гөл генә булмаска мөмкин. Куркып торасы юк. Вак-төяк аңлашылмаучанлыкны хәл итәргә өйрәнергә кирәк. Уңышлар, бәхет юлдаш булсын”, — дип Ансар Фазылкарам улы якын вакытта хәрби хезмәткә алынасы егетләргә практик киңәшләр бирде. Өлкән буын вәкиленең дә яшьләргә әйтәсе сүзе бар иде. Бөек Ватан сугышы ветераны, районның Почётлы гражданины Әхнәф Мазһаров илгә хезмәт итү борынгыдан калган изге бурыч хакында әйтеп, фронтовик хатирәләрен яңартты. „Язмыш, замана башка хәзер. Ә армия чыныгу мәктәбе булып кала. Ул ирне ир итә. Ул кеше булу өчен бер баскычка күтәрелүгә тиң”, — дип аксакал фикерен җиткерде. Күптән түгел хәрби хезмәтен төгәлләп кайткан Булат Халиков солдат елын искә алып, тугры дуслар табарга, түземле булырга теләде. Уллары өчен җан атып торырга әзер аналар сүзен Көмьязы авылыннан Гөлнара Сафина җиткерде. Сафиннарның өлкән уллары бу көннәрдә Мурманск шәһәрендә хезмәт итә икән. Икенче уллары Азат та абыйсы кебек яхшы хезмәт итәренә өметләнүен белдерде ана.

Ул егетләр газиз ата-аналары, якыннары йөзенә кызыллык китермәсен иде дип сорады. Үз чыгышында булачак солдат Динар Җиһангиров моны һәркайсы үтәячәгенә ышандырды. Яшьләр комитеты рәисе вазифасын башкаручы Илнур Сираев ата-аналар белән ешрак элемтәдә булырга чакырды.

Район Хакимияте башлыгы тантанада катнашкан булачак солдатларга очрашу истәлеге итеп кул сәгатьләре тапшырды. Чара алдыннан үткәрелгән спорт ярышларында призлы урыннарны яулаучылар да махсус бүләккә лаек булды. Һәркайсын тәбрикләгәндә Рәфил Әмин улы тәртип саклап, хәвефсезлек кагыйдәләрен онытмый, вакытлыча авырлыкларны җиңеп исән-сау кайтуларын теләде.

Район мәдәният сарае хезмәткәрләре, „Рәйхан” вокаль ансамбле, „Романтиклар” яшьләр төркеме, Булат Халиков, Инзилә, Алсу Әхмәтсафиевалар, Гөлназ Шәрифуллина „Нью-данс” үрнәкле бию ансамбле һәм башкалар катнашлыгындагы концерт хәрби хезмәткә юлланасы егетләрнең күңеленә хуш килде. Күтәренке кәеф, рух байлыгы солдат юлларын уңышлы һәм ачык итсен.
Рима ВӘЛИЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.