АЛАР — ТОРМЫШ ГӨЛЛӘРЕ

Балаларны яклау көненә багышланган район күләмендәге чара традиция буенча Иске Балтач авылының үзәк мәйданында үтте. Анда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары чакырылган иде. Аларны озатып килгән тәрбиячеләр һәм укытучылар белән беррәттән, чарага зур әниләр, зур әтиләр дә килде. Көн эссе, әмма һава шартлары гына талантларга киртә була алмый. Балалар бәйрәм көнендә җырлап, биеп үз сәләтләрен күрсәтеп калырга тырышты. Чараны оештыручылар актив балаларга бүләкләр өләште. Асфальтта рәсем төшерү, йөгерүдә, төз атуда һәм башка төр уеннарда көч сынашты.

Каникулның беренче көне үк балалар өчен зур шатлык. Укулар тәмамланган, ә алда 3 ай ял итү, күңел ачу, сәяхәт итү өчен мөмкинлек бар. Бәйрәмдә дә аларны күтәренке кәеф озатты. Алдан концерт номерлары әзерләп, иптәшләренә, тамашачыларга бүләк иттеләр. Концерт мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгышы белән башланды. Кечкенә булуларына карамастан, бик җитди әзерләнгәннәр. Сәхнәдә дә үзләрен ышанычлы тотарга омтылалар. Нәни артистлар биюгә дә, җырга да сәләтле икәннәрен күрсәтте, аларның чыгышы чараның бизәге булды. „Кояшкай”, „Белоснежка”, „Буратино”, „Теремок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгышын һәммәсе яратып карады. Туган як, балачак, дуслык, әти-әнигә багышланган җырлар яңгырады. Алия Фәйзрахманова, Диана Галимҗанова, Алсу Хәмәтнурова, Алсу Әлмөхәмәтова, Ильнара Мөҗипова, Юлия Мифтахова, Регина Сафетдинова һәм башка бик өметле җырчылар барлыгына инандык. Алсу Шәймиева башкаруындагы „Сандугач, күгәрчен” җыры, Эльвина һәм Эльмира Хәйдәроваларның, Алсу Сафетдинова һәм Гүзәл Нуриеваларның дуэтлары, Александр Зиновьевның, Эльвина Хәйруллинаның җырларын тыңладык. Нөркә, Сәйтәк, Богдан, Түбән Иванай урта мәктәпләре укучылары күмәк һәм актив чыгыш ясадылар. Оста биючеләр дә бәйрәмгә килгән иде. Түбән Сикияз урта мәктәбеннән Луиза Гәрәйшинаның җитезлегенә күзләр иярми. Татар биюен башкаручылар Нурия Шәисламова һәм Тимур Әхмәдуллиннарның да чыгышы шаянлыгы белән игътибарны үзенә җәлеп итеп торды. Балалар иҗаты үзәге каршында эшләгән „Өмет” берләшмәсе биючеләре дә концертта актив булдылар.

Тормыш алга барган саен заманча уен коралларына өстенлек бирелә сыман. Әти-әниләребезнең яшьлек хатирәсе булган гармун онытыла барган кебек. Әмма укучылар арасында да баян, хромканы үз итүчеләр байтак икән. Алмаз Нигамәев, Айдар Хәйрисламов, Фәнис Вәлинуровлар кебек уен коралларында уйнаучылар булуы сөендерде, алар төрле көйләр уйнап ишеттерделәр.

Балаларны бәйрәм уңаеннан район мәгариф бүлеге начальнигы Нурия Сабирова котлады һәм изге теләкләрен юллады. Сәнгать мәктәбе укытучылары Альберт Шәйхлисламов һәм Салават Латыйповлар асфальтта сурәт төшерү конкурсына йомгак ясады. Бер төркем балаларны сәхнә түренә чакырып истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Өметле балаларны үзләренең мәктәбенә шөгыльләнергә чакырдылар. Марат Борханов, Самат Мортазин, Элина Өметдинова, Дарья Каликаева, Ксения Русиева һәм башка бихисап балаларның эшләре мактауга лаек икәнен билгеләделәр.

Чараны шигъри юлларга үреп Виталия Глимшина, Эльмира Шакирова, Тимур Әхмәдуллин, Алмаз Абдувәлиевлар алып барды. Балалар иҗаты үзәге оештырган чарага „Романтик” яшүсмерләр клубы спонсорлык ярдәме күрсәткән. Балалар бер-берсе белән аралашып, күңел ачып, дустанә мөнәсәбәттә таралды өйләренә.