Район сулышы

Төзекләнә, матурлана Балтач

Башкортстанда Торак пунктларның эстетикасы елы дип игълан ителгән 2020 елда Балтач районында әйләнә-тирәне төзенкләндерәү, матурлау буенча күп эшләр эшләнә.

“Эстетика" сүзе  бүгенге көн әһәмиятендә матурлык дигәнне аңлата. Ә матурлык, ул инде тәртип, чисталык һәм игелекле эшләр.

Мөнәвәрә Фазылбәкованың истәлеген мәңгеләштерүгә сез дә үз өлешегезне кертә аласыз, балтачлылар

Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее елында, райондашыбыз, шәфкать туташы, кулына граната алып дошман танкы астына ташланган һәм 19 яшендә башкалар гомере хакына үзен корбан иткән Мөнәвәрә Фазылбәкова истәлегенә Иске Балтачта һәйкәл тергезеләчәк.

Мөнәвәрә Фазылбәкова 1923 елда БАССРның Балтач районы Иске Уразай авылында туа.

Бөек Ватан сугышына кадәр Балтач районының Шәвьяды фельдшер пу

Иске Балтачта күпфатирлы йортлар ремонтлана

"Күпфатирлы йортларда подъездларны комплекслы ремонтлау"төбәк программасы кысаларында Иске Балтач авылының Комсомол урамындагы күп фатирлы йортның ике подъездында ремонт башланды.

— Эш төрләрен гражданнар җыенында фатир милекчеләре билгеләде, шуннан соң төбәк операторы сметасы төзелде.

Илгиз Субушев Балтач кибетләрендәге коронавируска каршы чаралар үтәлеше белән танышты

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Балтач кибетләрендәге коронавируска каршы чаралар үтәлеше белән танышты һәм барлык район халкыннан билгеләнгән режимны һәм чикләү чараларын үтәүне сорады.

Короновирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, республикада 17 яшькә җитмәгән балалар һәм өлкәннәр өчен үз-үзеңне изоляцияләү таләпләре катгыйланды.

Иске Балтач урамнары бушап калган...

Балтач районында карантин. Иске Балтач урамнары бушап калган. Анда – монда гына кешеләр күренә.

Йогышлы коронавирус  таралуны чикләү максатыннан кертелгән чарага балтачлылар җитди карады. Урамда бик сирәк җәяүлеләр күренә. Битләрендә — битлек, кулларында перчаткалар киелгән. Полиция хезмәткәрләре махсус автомашиналарда көн саен халыкны кисәтеп үтә.

Балтачлылар Галлямутдин Фархутдинов белән хушлашты

Районның ветераннар корпусы, киң җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде.

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев күпфатирлы яңа торак төзелеше барышы белән танышты

Балтач районында Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы уңышлы тормышка ашырыла.

Ел ахырында Иске Балтач авылының Якутов урамындагы тузган йортта яшәүчеләр өй туйлаган иде. Бүгенге көндә чираттагы йортта яшәүчеләрне күчерү максатыннан өр – яңа торак төзелеше тулы куәтенә алып барыла.

Балтачлыларны Мөнәвәрә Фазылбакова һәйкәлен булдыруга үз өлешләрен кертергә чакыралар

Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее елында Уразай авылында шушы авылдан чыккан каһарман кыз Мөнәвәрә Фазылбакова истәлеген мәңгеләштергән һәйкәл булдырылачак.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Илебез бу көнгә зур төзелешләр белән килә. Мәскәү өлкәсенең Кубинкасындагы гыйбадәтханә, ул сугыш кырларында һәлак булган кешеләргә багышланган.

Булдыра Балтачның “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте уңганнары

Районның чикләнгән җаваплылыктагы “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте район үзәге Иске Балтач авылындагы су һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын хезмәтләндерү белән шөгыльләнә.

Җәмгыятьнең башкарма директоры Марат Фәдис улы ИБРАҺИМОВ белдерүенчә, Иске Балтачта суүткәргечләрнең гомум озынлыгы — 60, җылылык белән тәэмин итү торбаларының озынлыгы 9 километрга тиң.

Балтач кибетләре киштәсендә — Балтачта җитештерелгән сөт продукциясе

Узган елда “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының матди-техник базасын үстерүгә” грант ярдәме буенча җиңүче булган “Акбар” кооперативы бүген сәүдә нокталарына берничә төрдәге сөт продукциясен сатуга чыгара.

Бүгенге көндә кооператив сөт продукциясе, сөт, кефир, ряженка, каймак җитештерә.

RSS-материал