Мәгариф

Балтач мәктәпләренең автобус паркы яңартыла

14 Февраль, 2019 - 09:00

Районның 49 авылыннан 541 укучы көн саен башка авыллардагы мәктәпләргә йөртеп укытыла.

Бу җаваплы эш 23  автобус водителенә йөкләнгән. Күптән түгел Нөркә, Югары Карыш урта мәктәпләренә өр-яңа „ГАЗель” базасындагы автобуслар кайтарылды. Көндәшле урта мәктәбе өр-яңа „ПАЗ” автобуслы булды.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучылары белем баскычларыннан югарыга үрли

7 Февраль, 2019 - 15:11

Уку елының экваторын уздык. Район күләмендәге олимпиадаларда көчле укучылар билгеле булды. Алар арасында 15 укучы Бөтенрусия олимпиадаларының региональ этапларында катнашырга лаеклы дип табылды.

„Кояшкай” балалар бакчасында патриотик эшкә игътибар зур

6 Февраль, 2019 - 09:00

Сабый дөньяга аваз салуга күп сораулар, яңа борчу-мәшакатьләр алга килеп баса. Җәмгыятебездә, тормыш-көнкүрешебездә бала тәрбияләүдә борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны читләтеп, башка халыклар мәдәниятенә, яшәү үзенчәлекләренә якынаю күзәтелде.

Богдан мәктәбендә — Яңа ел иртәсе!

30 Декабрь, 2018 - 09:00

Быелгы Яңа ел иртәсе Богдан мәктәбе укучылары күңелендә истәлекле мизгелләргә бай чара буларак уелыр.

Беренче — алтынчы сыйныф укучылары Винни Пух һәм Пятачок маҗараларын сәхнәләштергән. Чарага әти-әниләр, авыл халкы да җыелган.

Югары Карыш урта мәктәбендә җылы санузел булдырылды

1 Ноябрь, 2018 - 09:00

2018-2019нчы уку елында 7 авылдан 120 укучы белем алган Габдулла Галиев (Батырша) исемендәге Югары Карыш урта мәктәбендә җылы санузел булдырылды.

Мәктәп директоры Рита Кәшфуллина сөйли:

—Авыллардан йөреп укыган егерме бала интернатта куна. Җылы санузел бик кирәк иде. Быел бу мәсьәлә хәл ителде.

“РАЙОН ПЕДАГОГЛАРЫ — БЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК”

5 Октябрь, 2018 - 17:28

Тантаналар

Район мәдәният сараенда Укытучылар көне зурлап билгеләнде. Бу көнге тантанада бәйрәм сәхнәсенә гомер буе һөнәрләренә тугры калып, бар тормышларын балалар тәрбияләүгә багышлаган ветеран укытучылар һәм алар артыннан атлаган урта, яшь буын мөгаллим, мөгаллимәләр, белгечләр күтәрелде.

Ифира Фиодосиевна хезмәтендә үз юлын тапкан мөгаллимә

5 Октябрь, 2018 - 11:43

Балтач районының мәгариф тармагы бүген ышанычлы кулларда. Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең югары категорияле математика укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 2009 елда „Русиянең яхшы укытучылары” конкурсы гранты иясе Ифира Фиодосиевна ЗИЯТДИНОВА белән әңгәмәләшкәч, уйларымның хаклыгына инандым.

Татар теленә сөю тәрбияләүче Эльмира Закирова

5 Октябрь, 2018 - 11:18

Адәм баласы гомер буе укырга мәҗбүр. Сынаулары да язмышның ансатлардан түгел, диләр. Мөгаллим укучысы киләчәгенә ныклы нигез бирергә мөмкин. Бигрәк тә тормыш асылын аңлаганнары.

Алдынгы мәгариф хезмәткәре Роза Мозафарова үз үрнәгендә укучыларны тәрбияли

5 Октябрь, 2018 - 10:04

Сәйтәк урта мәктәбе директоры, укытучы Роза Мозафарова 35 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. БРның мәгариф алдынгысы, югары категорияле укытучы мәктәп, җәмәгать тормышы, сайлау кампанияләрендә „кайнап” яшәгән актив, хөрмәткә һәм ихтирамга лаек мөгаллимәләрнең берсе.

Иске Тимкә урта мәктәбендә укучыларның туклануы яхшы оештырылган

2 Октябрь, 2018 - 09:00

Биредә 22 ел инде пешекче Галия Шәңгәрәева хезмәт сала.

Агымдагы ук елында көнгә ике тапкыр укучыларга кайнар аш өлгертә ул. Бу балалар арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 8 бала да бар. Төшке ашны  белем учагындагы 62 укучыга әзерли.

—Блюдоларны төрләндереп әзерли. Ун көнлек меню буенча эшли.

RSS-материал