Мәгариф

Алдынгы укучылар-районыбыз горурлыгы

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе   алдынгы укучылары:  фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр  hәм тырыш укытучылары  белән дан тота.

ТӘРБИЯЧЕ ҺӨНӘРЕ НИГЕЗГӘ ТИҢ

13 Март, 2020 - 12:00

Кеше бәхете күп очракта үзе башкарган эшенә нинди мәгънә салуына бәйле. Һөнәреңне яратуыңнан да тора ул.

Тәрбияче балаларга олылар тормышына ишекне ачучы.Үзе ни белә һәм кулыннан ни килә, шуны кечкенәләргә дә өйрәтә ала дигән сүз. Тәрбияче булу нидән гыйбарәт соң?  Балаларны ярату, аңлау һәм тоюхәерле.

Балтач укучылары кече яшьтән кул эшләренә өйрәнә

Иске Балтачтагы өстәмә белем  бирү иҗат үзәгенең “Кул эше” оешмасында шөгыльләнүче балалар зур теләк белән ыргак һәм энә белән бәйләм бәйләү серләрен үзләштерә.

Борын-борыннан кешеләрнең кул эшләренә, бәйләм бәйләргә, тегүгә, чигүгә, тормыш кирәк-яракларын ясауга, төрле материаллардан үреп әйберләр эшләргә осталыгы булган.

Балтач урта мәктәбендә балалар стоматологы кабинеты ачылды

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә “Күтәрел!” проекты тормышка ашырыла. Аның бер юнәлеше “Сәламәт елмаю” дип атала.

“Сәламәт елмаю” дип аталган кейс белем учагында стоматология кабинеты булдыруга кагыла. Бүген, 2 март көнне, Иске Балтач урта мәктәбендә балалар стоматологы кабинетын ачу тантанасы үтте.

Заманча мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шартларында патриотик тәрбия

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе hәрвакыт актуальлеген югалтмый. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү проблемасы җәмгыять өчен иң мөhим мәсьәләләрнең берсе.

Балтач үсмерләре халык сәнгате өлгеләрен өйрәнә

28 Февраль, 2020 - 15:00

Бүген үзенең әһәмиятен педагогикада тапкан халык сәнгате өлгеләрен Балтач үсмерләре балалар иҗаты үзәгендә теләп үзләштерә.

Иҗади шәхеснең гармонияле үсешен сәнгатьтән башка күз алдына китерүе кыен. Шул ук вакытта халык бизәү-гамәли сәнгатенең роле баһалап беткесез.

Балтач авыл хуҗалыгы колледжы укучылары наркотикларга каршы

27 Февраль, 2020 - 12:00

Иске Балтачтагы Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы  авыл хуҗалыгы колледжы укучылары актив тормыш белән яши.

Балтач сәхнәсенә Әхнәф Харисов кайтты!

20 Февраль, 2020 - 18:00

“Башкортстан энҗеләре” республика конкурсының зона этабында Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең “Тамчылар” түгәрәге әгъзалары Гран-при яулады.

“Тамчылар” фольклор-театраль иҗат түгәрәге Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә 2010 елдан эшләп килә.

Көмьязы авыл китапханәсендә “Урал батыр” эпосын өйрәнәләр

20 Февраль, 2020 - 15:00

Көмьязы авыл китапханәсе “Урал батыр “Башкорт халык эпосын укыйбыз” I төбәкара акциясендә катнаша.

Бу чара 2020 елда VI Бөтендөнья фольклориадасына әзерләнү чикләрендә “Туган телгә 100 адым” проектын тормышка ашыру йөзеннән үткәрелә.

Укытучылары Радмила Әхмәтова белән килгән яшь китап укучылар өчен китапханәдә Халыкара туган тел көненә багышлап "Урал - батыр эпосын укыйбыз&

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә “Күтәрел!” проекты тормышка ашырыла

19 Февраль, 2020 - 12:00

Башкортстанның “Күтәрел!” төбәк мәгариф проекты тормышка ашырылачак 71 мәгариф учреждениесе исемлегендә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе дә бар.

Белем учагының укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раиль Әхмәтов белдерүенчә, мәктәпкә өстәмә модульләр белән “кейс 10” дип аталган проект тәкъдим ителгән.

RSS-материал