Сынауларда мин сынмадым, бөгелмәдем... Мәшүдә Фатих кызының “Шатлык мәктәбендә”

Аллаһы Тәгалә һәр туган баланың күңеленә иман сала, аннан кешене яхшылык белән дә, яманлык белән дә сыный. Иманны жил-давыллардан саклаганнар уңышка ирешә. Ә кешеләр күңелендәге бу изге хисне үстерергә ярдәм итүче, тынгы белми үз халкына хезмәт итүчеләр — укытучылар, рухи яктан көчле мөгаллимәләр.

Бүген җәмгыятьтә мәктәпләргә иман дәресләрен кертү турында күп бәхәсләшәләр. Элекке идеология белән гомер итеп, „үзгәртеп коруларны” кичергән өлкән яшьтәге укытучылар бер дә юкка дингә килмиләрдер. Дәүләт һәм мәктәпнең диннән аерылуының нәтиҗәсе бүген ачык күренә. Әгәр дә фән белән дин берлектә булмаса, беркайчан да кеше мәсьәләләре уңай чишелмәс, әхлаксызлыкка да каршы торалмабыз. Яшьләр бигрәк әдәпсез, — дип ачулану мәгънәсез. Кем тәрбияләгән икән ул балаларны?! Барыбызга да уйланырга урын бар: җәмгыятебез, ата-аналар, укытучылар...

Бүген диндә күңелгә тынычлык табып яшәүчеләргә игътибар итү дөрес булыр.

Мәшүдә Фатих кызы Нуриева(Хасбиева) Яңавыл районы Салих авылында колхозчы гаиләсендә туып-үсә. Балтач районы Сәйтәк авылына килен булып төшә һәм 30 елдан артык иптәше Нил Исмеагъзәм улы белән гомер итеп ике кыз үстерәләр. Бөре Дәүләт педагогия институтын тамамлап мәктәптә химия һәм биология фәннәрен укыта. Узенең эшен һәрвакыт ихлас күңел белән башкара югары категорияле укытучы. “Укыучылар — мине, мин аларны яратам”, – ди ул балалар турында сүз чыккач. Булган белемен укучылар белән өләшми яшәүне бушка вакыт уздыруга тиңли. Шул дулкынландыргыч темага Мәшүдә Фатих кызы уй-фикерләре белән уртаклаша.

“Белем алу бишектән ләхеткә кадәр, ә белем бирү – 100 процент зәкят” (хәдис).

— 2000нче елда, гомеремнең көзендә хаклы ялга чыктым, әмма үземдә тагын азрак көч барлыгын тойдым. Зур әнием дә, әнием дә динне үз иттеләр. Кече кызым иман гыйбәдәтләрен кыла башлагач, минем дә күңелем тынгысызланып эзләнә башлады, дингә омтылыш артты. Шуңа күрәсең, Раббыбыз миңа Русия ислам университетына юл ачты. Башта уку авыр тоелды, яңа төшенчәләр минем башыма янгыр кебек “яуды”. Авырлыкларны җиңеп имтиханнарда уңай билге алуның нинди шатлык икәнен мин акка кара белән язып кына анлата алмыйм. Бу шатлыкны акчага сатып алып булмай. Бәләкәй чактан күңелемә кереп калган догаларны хәтеремә төшереп, олыгайган көнемдә аңлавымча, иң кирәкле ислам белеменә ирешүемә чиксез куандым. Авырлыкларга сабыр итеп 6 ел гомер узып тә киткән, һәм безгә диплом тапшыралар... Шатлыгым эчемә сыймый… Тормышымда бу иң бәхетле мизгелләрнең берсе булды.

Шушы зур ачышларны бирүче Бөек Аллаһы тормышымда зур сынаулар да куйды. Ике кызымның да гомерләре өзелде. Ике оныгымны аякка бастырыр өчен Аллаһтан көч-куәт һәм сәламәтлек сорап яшим.Әлхәмдүлилләһ, бу сынауларда мин сынмадым, бөгелмәдем, аларны кичереп яңа дәрәҗәгә күтәрелдем, дисәм дә дөрес була.

— Кайда гына булсам да дини сораулар бирүчеләргә җавап кайтарырга тырышу миңа - зур шатлык.... “Синең йөзеңдә язылган, син аңлатырга тиешсең”, — диләр миңа еш кына. Аллаһы биргән яхшылыкларга шөкер итеп, гомерем юллары уңай барганга сөенеп дини белемемне тагы да артырырга тырышам.

Хаҗ кылу сәфәре
Хаҗ – Раббыбыз фарыз кылган зур гамәл. Бик җиңел эш түгел икәне билгеле. Озак еллар Сәйтәк авылыннан хаҗга баручылар булмаган. Алай гына да түгел, 20-че гасырның башында Сәйтәктә 2 мәдрәсә, 3 мәчет була. Революциядән соң мәчет манаралары киселә, дин тыела, имансызлык хөкем сөрә Советлар Союзында. 1994нче елның җәендә яңа мәчет ачыла. 2014-нче елда Мәшүдә Фатих кызы – беренче хаҗия була. Авылдашлары аны зур ихтирам белән каршы ала һәм очрашу кичәсе оештыралар. Авырлыклар кичереп, ерак җирләргә барып Аллаһы Тәгалә алдында тезләрен бөгеп, башларын сәҗдәгә куючы миллионлаган халык динебез кайтуына — һичшиксез дәлил. Мәшүдә хаҗия, Ахыйрат өчен дә, бу дөнья өчен дә иң саваплы зур гамәлне кылып, алдына яңа макстлар куя.

„Иң яхшыларыгыз сезнең Коръән укучыларыгыз һәм Коръән белемен башкаларга өйрәтүчеләрегез” (хәдис).

Мәшүдә апаның “Шатлык мәктәбе”
Революциядән соң оештырылган ликбез мәктәпләренә тиң дини укуларны бүген ял көне мәктәбе дип атыйлар. Ун ел дәвамында анда Мәшүдә Фатих кызы укуларны алып бара. Йөздән арткан шәкертләренең кайсылары урта мәктәпне тамамлап, апаларының фатихасы белән читкә укуларын дәвам итергә юл тоталар.

Кайсылары гаилә корып мөгаллимә апаларының вәгазьләрен тагы бер тапкыр ишетер өчен никах мәҗлесенә чакыралар. Кайсылары инде “ләә иләһә илләллаһү” кәлимәсе белән мәңгелек дөньяга күчә бара. Бу мәктәптә күпмедер дәрес алган кешеләрнең тормышлары кинәт үзгәреп, соңгы сулышлары да җиңелрәк буладыр, чөнки адәм баласы өчен табигый булган иман күңелгә кереп аның сыйфатларын үзгәртүчән.

Сер түгел, бүген күп мәктәп укытучылары өчен бала күңеле дала кебек аңлаешсыз булып кала. “Ничек халыкны, бигрәк тә балаларны җәлеп итеп, ихтирам һәм игътибарларын яулап була?” – дип кызыксындым. Бу турыда мөгәллимә шулай фикерли:

— Тормышымнын иң куанычлы ягы: олы гына яшемә карамастан, мин бүген дә укытыучы! Укытучы балалар өчен, укытыучы балаларның әниләренә, зур әниләренә (шәкертләрем төрле яшьтә). Иң мөһиме, үзеңне балалар алдында куя белү. Син таләпчән укытучы да, якын дус та, сердәшче дә булырга, үзеңнең яратуыңны күрсәтергә тиешсең. Мәктәпкә кереп хикәяләр, риваятьләр сөйләп, балаларны укырга чакырам, әти-әниләре белән сөйләшәм. Башта балалар бик күп була, аннан азая: чит тел, аңлашылмый торган сүзләр. Баланың һәр уңышына мактау сүзләре җәлләргә ярамый, дәртләндерү чарасы да сумкадан өзелми! Татар милләтеннән булмаган укучым да бар, Исламда милләт юк бит.

Укырга сәләтлерәк балаларны өйгә чакырам, анда тагын башка алымнар кулланып була. Алар белән гөрләшеп чәй эчү, ятлаганнарын сөйләп карау, алар яшенә төшеп кызым өйдә булганда хәрәкәтле уеннар уйнап алалар, аннан ятлау, укуларны кабатлау. Балалар кайтып киткәч, һәрберсен уйлап, һәрберсенә шатланып: кара әле, алар губка кебек барсын да җыя, пластилин кебек алардан нәрсә эшләргә теләсәң, шуны эшләп була, дип уйланам.

Икенче күрешкәнчегә кадәр көч, рухи сәламәтлек алып калам, алар мине тагы да дәртләндерә. Аллаһның рәхмәтенә ирешер өчен мин дә кеч кенә булса да өлеш керткәнемә шатланам.

Чишмәдә, Уфада – Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә тарафыннан оештырылган бәйгеләрдә, районның Коръән уку бәйрәмендә катнаша аның шәкертләре. Ул оештырган күп кенә чараларда безгә дә булырга насыйп булды.

„Кеше үзеннән соң калдыра торган иң яхшы нәрсәләр: дога кыла торган изге бала, садака һәм гыйлем” (хәдис).

Сәйтәк авылы батырларына дога.
Бөек җиңүгә багышланган дәрескә мөгаллимә 1941-1945нче елларда илебезне саклаган батырларны искә алу нияте белән сугыш ветераннарын һәм авылдашларын мәчеткә чакырды. Сәйтәк авылыннан барлыгы 186 ир-егет сугышка китә, күбесе иле алдында булган бурычын үтәп яу кырларында мәңгелеккә ятып кала, тик 55 кеше исән кайта авылга. Бүгенге көндә исән калган өч яугир: Гатауллин Имаммухамәт, Муллагалиев Габдулла, Ахметянов Ахун.
Риваять ителә: Бик күп әрвахлар алтын табактан ашап утырганда, читтә берсенә ризык-дога төшмәгән. “Нишләп сиңа ризык юк?” – дип сорагач, “Мине нишләптер искә алучы юк”, — дип моңсызлана ул.

Дога — гыйбадәтнең асылыдыр, дигән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгс). Риваять иткән хәлләрне истә тотып, дөньяның бакыйлыгын, үлемнең якынлыгын онытмый хәзерге балаларга сугыш кырларында ятып калган зур-зурәтиләрен, якташларын искә алып дога-ризык белән шатландыру — бик кирәкле гамәл. Дөньядан үткән якыннарыбыз һәм туачак буыннар арасында без элемтәчеләр, шул сәбәпле Коръән уку бәйгесе үтте. Авыл халкы өчен яхшы остаз, киңәшче Мәшүдә Фәтих кызы укыткан балалар ихлас итеп сүрәләр укып ишеттерделәр. Барча җыелган ир-атлар бергә тәкбир әйтүен тыңлау — үзе күңел күрке. Дөньялык белән тыгыз бәйләнгән очрашу мәчет тулы халыкның берсен дә битараф калдырмады.

Тыңлаучыларның күбесе күз яшьләрен сөртеп, күңелләреннән мәчет имамы Ильдар хәзрәт Гаянов белән дога кылдылар. “Миннән сораган кешенең догасын кабул итәрмен. Инде алар да Минем чакыруыма җавап бирсеннәр…», — дип боера Аллаһы Тәгалә. Кеше гаиләсе һәм якын-тирәдәгеләре өчен файдалы эшләр кылып, күркәм нәрсәләр турында уйлап, бу халәткә якыная башлый, ә тәкәбберлек, хөсетлек кебек дөнья авыруларыннан арына. Мондый дәресләр балаларда патриотик хисләр тәрбияли, кыска гына гомердә адәм баласы үзара яхшы мөнәсәбәттә, сөюдә яшәргә тиеш икәннеген аңларга ярдәм итә. Тик яхшылык теләгән сабыйларның догалары кабул булса иде.

”Гыйлем алу юлына баскан кешенең Аллаһы Тәгалә җәннәткә керү юлын җиңеләйтер, фәрештәләр аның өстендә канатларын җәеп торырлар, җирдәге һәм күктәге нәрсәләр, хәтта судагы балыклар да аның гөнаһлары ярлыкануын теләп торырлар” (хәдис).

Соңгы дәрес 5 яшьтән 16 яшькә кадәр ел буе укыган 25 бала өчен имтихан итеп оештырылды. Балаларга әти-әниләре, иптәшләре, кунаклар алдында үз-үзләрен күрсәтү зур сөенеч. Укымаган иптәшләрендә икенче елга минем дә шулай өйрәнеп, алар белән бергә буласым килә дигән хисне уяту максатын да куя мөгаллимә. Бу соңгы дәрестә кемнәр укырга йөргән, барсы да сүрәләр сөйләде, гарәп телендә язмалар укып күрсәттеләр, викторинада катнаштылар, егетләр азан әйтте.

Мәшүдә Фәтих кызыннан дәрес алып, аннан килгән нурларны үзебездә дә чагылдырдык. Кыска вакытта дини яктан зәгыйфь авыл халкын туры юлга өндәп, иман очкыннарын йөрәкләренә кертү бик сирәк кешенең көченнән килә (бу пәйгамбәрләр сыйфаты). Шунысын да әйтергә кирәк: мөгаллимәләр эш хакын алмый, әмма савап алу өмете белән илһамланып, алар вакытларын һәм тормышларын бу юлда салырга риза. Шәкертләренә салынган юлдан бару җиңелрәк була. Ислам дине тәгълимәләрен өйрәтә торган “шатлык мәктәпләре” эшләгән чакта, күңелләр көзге хәленә килеп, киләчәгебез рухи һәм әдәби яктан тергезеләчәгенә өмет бар.

— Аллаһы Субхәнә вә Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен. Шәкертләрем Коръәннең тирән мәгънәләренә төшенеп, Рәсүл Әкрәмнең (с.г.с.) хозур тулы мохитенә кереп, Аннан үгет-нәсихәт алып, фикер йөртеп, акылларын нурландырып, туры юлда булсалар иде. Әйе, мин аларны өйрәтәм, өндим, ләкин туры юлга ирешер өчен һәр кеше Аллаһының капкасын үзенең эш-гамәлләре белән шакый. Уйлаганнарым, тырышлык салганнарым ике дөнья өчен дә файдалы булып, үз өстемдә тагын эшләп, гыйлемемне арттырып, мине ураткан дөньяга, якыннарыма файдалы кеше буласым килә, — дип дога кыла мөгәллимә.

Мәшүдә Фатих кызын күркәм юбилее белән тәбриклибез. Алдагы тормышында һидаять юлыннан барып, күп догачыл шәкертләр тәрбияләп, Аллаһының рәхмәтенә — ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп булсын, дигән теләктәбез.

Гөлнара Рәхмәтиева - диннәр буенча магистр, Иске Балтач авылы Балтач районы.