АЛДА — БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫ

25 Февраль, 2016 - 08:42Аида ХӘЙРТДИНОВАМәгариф

Укучыларда гына түгел, ата-аналарда, укытучыларда да күп сораулар тудырган Бердәм дәүләт имтиханнары да якынлашып килә. Агымдагы елда бу сынауны үткәрү мәсьәләләре буенча Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек итүнең федераль хезмәтендә „кайнар элемтә” ачылган. Анда имтиханның төрле аспектлары:

процедуралар, биремнәрне тутыру тәртибе, оештыру таләпләре һәм башкалар турында сораулар бирергә мөмкин. Безнең районда бу эш ничек оештырылган? Шушы һәм башка сораулар белән районның мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Әфлах кызы МӘГЪЗҮМОВАГА мөрәҗәгать иттек.

—Агымдагы елда имтихан тапшыруга әзерлек уку елының башыннан алып барыла. Бу эш берничә юнәлештә оештырылды. Узган елгы имтиханнарның нәтиҗәләре мәктәп директорларының район киңәшмәсендә, мәгариф оешмаларының педагогик советларында, предмет укытучыларының методик берләшмә утырышларында каралды. Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары арасында аңлату эшләре алып барыла. Бу уңайдан уку елының тәүге айларыннан район мәктәпләренә информацион төркем чыкты. Аның составында йомгаклау аттестациясен үткәрүне координацияләгән белгечләр, психолог, башка белгечләр бар. Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән әңгәмәләр үткәрелде. Төркемнең чираттагы очрашулары якын көннәрдә планлаштырыла.

—Зәлифә Әфлаховна, районда Бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы мәсьәләләр буенча килеп туган сораулар белән кайда мөрәҗәгать итәргә була?

—Дәүләт йомгаклау аттестациясе мәсьәләләрен оператив аңлату өчен район мәгариф бүлегендә 2-14-64 номеры буенча „кайнар линия” оештырылды.

—Репетицион имтиханнар турында да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде...

—Ел саен укучыларны имтиханнарга әзерләгәндә 9 һәм 11 чыгарылыш сыйныф укучылары өчен репетицион имтиханнар үткәрелә. Бу уку елында математика фәненнән база дәрәҗәсендәге репетицион имтихан — узган елның 16 декабрендә, ә рус теленнән 22 декабрьдә үткәрелде. Математикадан профиль дәрәҗәсендәге андый имтиханны 11 апрельдә үткәрү планлаштырыла.

—Агымдагы елда бу җитди сынауны тотачак яшьләребез нинди предметларга өстенлек бирәчәк?

—Районда йомгаклау аттестациясендә 99 кеше катнашачак, шул исәптән 91 чыгаралыш сыйныф укучысы һәм 6 башка катнашучы (урта һөнәри уку йортын тәмамлаучы, башка еллардагы чыгарылыш укучылары). Мәҗбүри тапшырылырга тиеш рус теле һәм математика фәненнән тыш, иң күп сайланган предмет — җәмгыять белеме (аны чыгарылыш сыйныф укучыларының 46 проценты сайлаган, узган елда 71 процент иде). Биология (37 процент), химия (35), физика (25 процент) фәннәрен традицион рәвештә укучыларның күпчелеге сайлый. Узган еллардагы кебек үк, әдәбият буенча имтиханны — бер бала, географиядән бер бала, инглиз теленнән имтиханны 6 бала тапшырачак. Математика фәненнән имтиханны база дәрәҗәсендә барлык 91 бала да тапшырачак, профильле имтиханга 54 укучы (58 процент) җәлеп ителәчәк.

—Агымдагы елдан имтихан кабул итү пунктларының саны да кыскартылачак...

—Әйе, Мәгариф министрлыгының агымдагы елның 28 гыйнварындагы 78 санлы приказына ярашлы, имтихан үткәрү пунктларының саны кыскартылачак. Ул безнең районга да кагыла. Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары йомгаклау аттестациясен күрше Тәтешле районы үзәгендә — Югары Тәтешле авылындагы 1нче урта мәктәп базасында тапшырачаклар.

Укучыларны имтихан тапшыру урынына илтеп җиткерү өчен үзәкләштерелгән алып бару оештырылачак. Имтиханнарда катнашучыларны һәм аларны озатучы кешеләрне алып барып алып кайтуга барлык таләпләргә җавап биргән алты берәмлек автобус җәлеп ителәчәк.

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Алда торган сынаулар уңышлы үтсен.