Мәдәният

Түбән Карышта “Гашыйклар көне”н билгеләгәннәр

15 Февраль, 2019 - 09:00

14 февральдә бар дөнья Гашыйклар көнен билгеләде.

Түбән Карыш авылы яшьләре бу көнне авыл мәдәният йортында кичәгә җыелган. “Изге Вәли көне”ндә мәдәният өорты хезмәткәрләре алар өчен “Гашыйк бул син миңа” дип аталган әдәби-музыкаль кичә оештырган.

Ял сәгатен күңелле үткәргән яшьләр. Кичә программасы барышында алар кызыклы,  төрле уеннарда катнашкан.

Бөек шәхес Илһам Шакировны Көндәшле авылы халкы шулай хәтерли

14 Февраль, 2019 - 09:00

Илһам Шакиров татар халкының моңлы сандугачы да, милләтнең кыю бөркете дә иде. Безнең буын аның җырларын тыңлып, шул моңнарга гашыйк булып, шуларны җырлап үсте.

Аның башкаруында „Безнең авыл”, „Һаман истә”, „Син сазыңны уйнадың” кебек җырларны башта колхоз радиосы аша, соңрак радиолалардан һәм грампластинкалардан, ә инде магнитофтоннар барлыкка  килгәч, кассеталардан һәм дисклардан тыңладык.

"Яндар йук" мари җырын башкаручыларны бәйгегә чакыра

7 Февраль, 2019 - 09:00

20 февраль көнне Магашлы Алмантай авыл мәдәният йортында мари җырын башкаручылар арасында "Яндар йук" район бәйгесе үтә.

Русия Федерациясендә һәм Башкортстанда "Театр елы"на багышлап, милли мәдәниятне үстерү, җыр башкаручы үзешчән сәнгать осталарын барлау максатында, бәйгене район Хакимитятенең мәдәният бүлеге, район мәдәният сарае, Түбән Сикияз авыл җирлеге хакимияте, марилар

”Авылым бизәкләре” район фестивале талантларны бергә туплады

11 Декабрь, 2018 - 10:10

Балтач районында ”Авылым бизәкләре” район фестиваленә нокта куелды. Анда иң чагу номерлар белән төрле авыллардан үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады. Фотохобәрчебез Газим ТАЛИПОВ фоторепортажында Гала-концертта чыгыш ясаган осталарны күрә аласыз.

Балтачлыларның „Озын көй”дә тәүге чыгышлары һәм уңышлары

14 Ноябрь, 2018 - 11:45

9—11 ноябрьдә Туймазы шәһәрендә „Озын көй” башкорт халык җырларын башкаручыларның төбәкара бәйгесе үтте. Сигез дистәгә якын җырчы башкорт халык җырларын башкаруда осталыкларын сынарга бирегә юлланды.

Көмьязы авыл китапханәсендә "Табышмаклы табын» артында җыелганнар

30 Октябрь, 2018 - 09:00

Көмьязы авыл китапханәсендә "Табышмаклы табын» исеме астында табышмаклар кичәсе  үткән.

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне "тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә. Табышмаклар мең елдан, кайберләре, бәлки, аннан да элегрәктән калып саклана.

Татарстанда 72 яшендә генә җырчы карьерасын башлаган моң иясе вафат булган

25 Октябрь, 2018 - 09:00

Татарстанда "Юрүзән” җыры белән танылган җырчы Рузалия Гарифуллина  83 яшендә вафат булган.

Бу хакта аның продюсеры  Җәүдәт Гыйльманов социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.

Соңгы дүрт елда, авыру сәбәпле, Рузалия Гарифуллина җырлый алмаган.

Җырчы Биектау районының Олы Битаман авылында туган һәм яшәгән.

Балтач районында сәнгать осталарының "Авылым бизәкләре" фестивале дәвам итә

22 Октябрь, 2018 - 09:00

Узган җомгада,  сәнгать осталарының "Авылым бизәкләре" район фестивале календарь планына ярашлы,   Югары Янактай авыл җирлегендә яшәүче үзешчән сәнгать  осталары  "Моң агыла туган ягымнан" дигән концерт программасы белән район мәдәният сарае сәхнәсендә мәйдан тотты.

,

Югары янактайлылар эстафетаны штәнделеләргә тапшырды.

RSS-материал