Мәдәният

21-25 ноябрь көннәрендә Балтач кино залында нинди фильмнар карарга була?

Алдагы ялларда һәм дүшәмбе көнендә Балтач кино залында балтачлыларны һәм кайткан кунакларны кызыклы фильмнар карарга чакыралар.

Бу көннәрдә 11.25 сәгатьтә “МУЛЬТ в кино” (0+)

12.25 сәгатьтә “Король Слон” фильмы (6+)

13.45 сәгатьтә “Давай разведемся!” фильмы (12+)

15.30 сәгатьтә “Король Слон” фильмы (6+)

16.50 сәгатьтә “Успех” фильмы (12+)

18.40 сәгатьтә “Мидуэй” фильмы (16+)

21.20 сәгатьтә

Бу атнада балтачлыларны Балтач кино залында нинди кызыклы фильмнар көтә?

Иске Балтач район мәдәният сарае бинасында ачылган кино залында тамашачыларны көтеп алалар.

Балтачлыларның Балтач кинозалына килеп, яраткан фильмнарын карау мөмкинлекләре бар

Иске Балтачта район мәдәният сарае бинасында кино залы ачылуын сайтыбызда хәбәр иткән идек.

Динар Җиһангировның җырлы-моңлы тамашасына рәхим итегез

24 Октябрь, 2019 - 12:00

Бүген, 24 октябрь көнне район мәдәният сараенда якташыбыз, Иштирәк авылы егете Динар Җиhангиров иҗатташ дуслары белән „Син ул” дигән концерт программасы белән чыгыш ясый

Иштирәк авылы егете Динар Җиhангиров җыр-моңга гашыйк, сәхнә кешесе буларак күпләргә таныш. Яшьлек дәрте ташып торган, тамашачыга позитив энергия бүләк иткән җырчының үзенә генә хас җырлары, башкару стиле, җиткерер сүзе бар.

Балтач сәхнәсендә —үзебезнең талантлар Светлана Галиева ( Рафикова) hәм Айдар Фәрхуллин

9 Октябрь, 2019 - 12:00

Тиздән, 18нче октябрьдә, 19.00 сәгатьтә тормышка ашырылачак яңа проектның геройлары үзебезнең талантлы балтачлылар — Светлана Галиева ( Рафикова) hәм Айдар Фәрхуллин. Район тамашачысына моңлы җырлары, үзенчәлекле иҗатлары белән күптән таныш hәм күңелгә якын алар.

Аллаhы Тәгалә тарафыннан күңеленә моң салынган баланың яраттыра торган сөяге буладыр ул.

Район сәхнәсендә — райондашыбыз Динар Җиhангиров hәм аның иҗатташ дуслары

8 Октябрь, 2019 - 12:00

24 октябрь көнне район мәдәният сараенда якташыбыз, Иштирәк авылы егете Динар Җиhангиров „Син ул” дигән концерт программасын карарга чакыра.

Иштирәк авылы егете Динар Җиhангиров җыр-моңга гашыйк, сәхнә кешесе буларак күпләргә таныш. Яшьлек дәрте ташып торган, тамашачыга позитив энергия бүләк иткән җырчының үзенә генә хас җырлары, башкару стиле, җиткерер сүзе бар.

Балтач сандугачлары Шамил Хәмәдинуров исемендәге вокалистлар бәйгесендә

17 Сентябрь, 2019 - 13:52

Мишкә районының Мишкә авылында вокалистларның Шамил Хәмәдинуров исемендәге ачык район бәйгесе үтте. Бу чарада Балтач районыннан үзешчән сәнгать соталары да катнашып уңышлы чыгыш ясады.

Башкортстанның атказанган һәм Халык артисты Шамил Хәмәдинуров 1950нче елның 2 сентябрендә Мишкә районының Иштыбай авылында туа.

Мишкә авылында ата-бабалар менталитеты сакланган

11 Сентябрь, 2019 - 15:00

Мишкә авылы нигезләнүнең 305 еллыгын билгеләгән көндә Марий Эл Республикасының Волжский районыннан килгән үзешчән композитор Вячеслав Осипов шундый фикер җиткерде.

Икенче тапкыр Мишкә авылына юлы төшкән композитор биредән милли рух алып кайтам, ди.

—Нәкъ монда мари халкының милли фикере, ата-бабаларыбызның менталитеты яши.

Мишкәлеләр, магашлы алмантайлылар Калтасы җирендә Балтач данын яклады

Узган атнада Калтасы районында үзешчән сәнгать осталарынның „Ший кандра” („Көмеш аркан”) төбәкара бәйгесе үтте.

Мари милләт вәкилләре арасында  үткән бәйгедә Балтач районы данын Мишкә авыл клубы каршында уңышлы эшләп килгән „Ар Мишкан” („Ар буендагы Мишкә авылы”) һәм Магашлы Алмантай авылының „Ужара” ансамбльләре яклады.

Төрле төбәкләрдән җыелган 30 төркем арасында райондашларыбыз сынатмады.

Мишкәлеләр Калтасы җирендә Балтач данын яклаячак

Иртәгә, 10нчы августта, Калтасы районында үзешчән сәнгать осталарынның „Ший кандра” („Көмеш аркан”) республика бәйгесе үтәчәк.

Мари милләт вәкилләре арасында  үтәчәк бәйгедә Балтач районы данын Мишкә авыл клубы каршында уңышлы эшләп килгән „Ар Мишкан” („Ар буендагы Мишкә авылы”) хатын-кызлар вокаль ансамбле яклаячак.

Райондашларыбызга бәйгедә уңышлар телик!

Газим ТАЛИПОВ фотосы.

RSS-материал