Мәдәният

КЕЧЕ ЯШЬТӘН ТЕЛГӘ МӘXӘББӘТ ТӘРБИЯЛӘҮ ӨЧЕН

13 Февраль, 2020 - 12:00

Республикабызда Башкорт теле елы быел дәүләт теленә булган хөрмәтебезне үстерүгә этәргеч бирер.  Бөтендөнья  Башкортлары Корылтаеның башкарма комитеты тәкъдиме белән 2020нче ел шулай билгеләнә. Ел дәвамында   моңа бәйле чаралар, кичәләр, очрашулар үтәячәге көн кебек ачык.  Районда Башкорт теле елын рәсми рәвештә ачуга багышланган тантана бик  үзенчәлекле үтте.

Көмьязы авылындагы заманча китапханә балаларны “Китаплар патшалыгы”на җыйды

11 Февраль, 2020 - 18:00

Көмьязы авылындагы заманча китапханә мөдире Гөлнара Солтанова нәни укучыларны кешенең киңәшчесе, ярдәмчесе булган китапка сакчыл карашта булырга өнди.

Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә.

Балтачның яшь гимнасткалары Уфада үткән турнирда призлы урыннар яулады

8 Февраль, 2020 - 15:00

Уфадагы “Колибри” исемендәге спорт клубы эстетик гимнастика буенча үткәргән турнирда Балтач районы данын тренер Наталья Абдуллинада тәрбияләнүче 4-6 яшьлекләрнең “Агидел-Серпантин” группасы яклады.

Башкортстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән (барлыгы 8 шәһәрдән) 400 яшь гимнаст катнашкан турнирдан, республика күләмендә беренче тапкыр катнашкан кызларыбыз призлы өченче урынны

Тушкыр авылында иң өлкән китап укучыга — 85, иң яшь китап укучыга 2 яшь!

7 Февраль, 2020 - 18:00

Узган елда "Авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләк алу" республика конкурсында катнашып, Тушкыр авыл китапханәсе 100 мең сумлык финанс ярдәме алды. Бу ярдәм китапханәгә яңа мөмкинлекләр бирде.

Китапханәче Венера Хәмәтнурова сөйли:

—30 мең сумга 203 экземпляр китап алынды.

Тушкыр авыл китапханәсендә яңалыклар күп

5 Февраль, 2020 - 12:00

Узган елда "Авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләк алу" республика конкурсында катнашып, Тушкыр авыл китапханәсе 100 мең сумлык финанс ярдәме алды.

Көмьязы авыл китапханәсенә йөрүчеләр китапханә серләре белән таныштылар

3 Февраль, 2020 - 18:00

«Бу китапны ничек табарга?», «Ә бездә шундый китап бармы?» — укучыларның китапханәчегә иң еш бирә торган сораулары.

—Чираттагы китапханә дәресендә алар үзләренең барлык сорауларына җаваплар алдылар. Беренче теоретик өлештә китапханәче картотека, каталог, стеллажлар, алфавит тәртибе, белешмә аппараты турында аңлатты, аннары «Авторны бел» викторинасы үткәрелде.

Түбән Сикиязда “Җырлы авыл” вокаль иҗаты конкурсы концерты үтте.

30нчы гыйнвар көнне  Түбән Сикияз авыл биләмәсендә “Җырлы авыл” район вокаль  иҗаты конкурсы чикләрендә “Җырлап яшик” дип исемләнгән зур концерт  үтте.

Фестиваль  Бөек  Җиңүнең  75 еллыгына  багышланган күмәк вальс hәм Җиңү салюты белән башланды.

Район мәдәният йорты хезмәткәре, фестивальнең жюри әгъзасы  Рәзидә Әхмәтова башкаруында  башкорт халык җыры  “Җырлы авыл” вокаль ижаты район  конкурсын

Балтач укучылары „Талантлар планетасы”нда катнашты.

2020 елның 23-26 гыйнварында балалар һәм яшүсмерләр иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү фонды Уфа шәhәрендә „Талант канатларында” проекты кысаларында үткән „Талантлар планетасында” халыкара конкурс-фестивалендә катнашып, Балтач районының яшь җырчылары районыбыз данын лаеклы якладылар.

Яшь  талантларның иҗатын популярлаштыру, милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерү, Русия төбәкләре балалары һәм яшьләре

Башкортстанда 2020 елда илкүләм проект кысаларында ике яңа мәдәният объекты төзеләчәк

Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында һәм Зилаирда 2020 елда ике яңа мәдәният объекты төзеләчәк.

Төзелешкә акча «Мәдәният» милли проекты кысаларында бүленгән. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең региональ башкарма комитетында бу илкүләм проектның үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркем утырышында БР мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина хәбәр иткән.

Тушкыр авыл китапханәсендә көннәр дә, кичләр дә күңелле үтә

Тушкыр авыл китапханәсе каршында оешкан һәм еллар дәвамында уңышлы эшләгән "Сердәш" клубының кышкы сезоны быел да күпләрне җәлеп итә.

—Сәламәтлекне ныгытабыз, бер үк вакытта Тушкыр авылының матур урыннары буйлап сәяхәт итәбез. Без сәламәт яшәү рәвеше өчен! Безгә кушылыгыз!

RSS-материал