Конкурслар

Балтачлылар "ЮЛДАШ" 105.5 FM радиосы конкурсында

26 Сентябрь, 2016 - 16:03

Иске Балтачта яшәүче Зинфира һәм Рәшит Сафиннар парлы гомер кичерүләренең алтын юбилее уңаеннан үзләрен "ЮЛДАШ" 105.5 FM радиосы Бөтендөнья өлкән буын кешеләре көне алдыннан игълан иткән „Онотолмаҫ тәүге осрашыу” дип аталган конкурста сынап карарга булдылар.

Мәктәп укучылары конкурска инша яза

26 Сентябрь, 2016 - 11:42

Район мәктәпләрендә Республика көненә һәм Башкортстанда Русия киносы елына багышланган иншалар конкурсы бара. 8- 11 сыйныф укучылары дәүләт телләрендә иншалар яза. Район күләмендә иң яхшы дип табылган эшләр 30 сентябрь көнне үтәчәк республика бәйгесенә җибәреләчәк.

Балтачевские предприниматели могут участвовать в конкурсе «Предприниматель года-2016»

14 Сентябрь, 2016 - 15:21

1 сентября в Башкортостане стартовал республиканский конкурс «Предприниматель года – 2016». Конкурс проводится при поддержке Государственного комитета Республики Башкортостан по предпринимательству и туризму. Впервые конкурс был проведен в 2005 году и стал ежегодным значимым событием в деловой жизни региона.
Генеральный партнер конкурса - телеканал РБК-Уфа.

А не участвовать ли и балтачевским девушкам на фестивале “Русского комара-2016”

20 Июль, 2016 - 16:59

C 12 по 14 августа в городе Усолье Пермского края пройдет фестиваль «Русского Комара-2016». Основные мероприятия запланированы на 13 августа. Как сообщают организаторы, палаточный лагерь со сценами разместится на территории историко-архитектурного комплекса «Усолье Строгановское».

“Гәзит белән дус булсаң...”

27 Июнь, 2016 - 11:08

Урындагы басмага язылган укучыларыбыз арасында игълан ителгән “Атна саен — бүләк” акциясе тәмамланды. Узган атнада алты җиңүче билгеләнде. Алар арасында Иске Балтач авылынннан тугры дусларыбыз Әдибә һәм Данил Нәҗметдиновлар да бар. Подписка барышында әлегә кадәр актив катнашып килгән бу гаиләгә 23 июнь көнне бәхет елмайды — барекю станогы чыкты.

АЛТЫ УКУЧЫБЫЗ БҮЛӘКЛЕ БУЛДЫ!

24 Июнь, 2016 - 09:45

Икенче яртыеллыкка басмабызга язылган укучылар арасында игълан ителгән „Атна саен — бүләк” акциясенең соңгы уены үтте һәм алты укучыбызны җиңүче дип билгеләде. Менә алар — Яңа Балтач авылыннан Дамир Нигәмәев — шампур, Иске Балтачтан Данил Нәҗметдинов — гриль станогы, Рәфидә Дәүләтҗанова — сиптергеч, Сәйтәктән Рәиф Гаянов — мунча кергәндә кулланыла торган җыелма, Югары Карыштан Зөбәрҗәт Зәйнурова — җыелмалы урындык, Штәнде авылыннан Наҗия Акрамова сиптергеч иясе булды.

Телевизион конкурсында катнашалар

1 Март, 2016 - 11:16.Конкурслар

Безнең районнан Ләйсән Әхкамова һәм Ильнара Разетдинова "Сулпылар"республика телевизион конкурсында катнашалар. Җырчы кызларыбызның конкурс турларын уңышлы үтеп, финал ярышларына чыгуларын телибез.

ӘТИЛӘР БЕЛӘН КӨЧЛЕ БЕЗ

Кирәк булса, әтиләр күк
Утлар-сулар кичәрбез.
Илебезне саклар өчен
Батыр булып үсәрбез.

Иске Балтач авылы “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан иң якын кешеләребезне әти-абыйларыбызны кунакка чакырды. Әлеге датага бик ныклап әзерләнде балалар. Ай дәвамында бакчада балалар белән хәрби гаскәр төрләре, аларның хезмәтләре, Ватан алдындагы бурычлары турында төрле хикәяләр, шигырьләр укылды. Балаларның һәрберсенең әтисе нинди хәрби гаскәрдә хезмәт иткән, танышу, сөйләшү үткәрелде. Төрле хәрби гаскәрләргә багышланган рәсемнәр күрсәтелде, презентацияләр эшләнде.

ЭШКӘ БИРСӘҢ ЧЫН КҮҢЕЛ...

Мәгариф хезмәткәрләре арасында матур традиция төсен алган „Ел укытучысы” конкурсы быел да изге һөнәр ияләрен бәйге уртасына җыйды.

„Безнең җырлар корыч штыйк булып кадалсыннар явыз дошманга!”

Бөек Ватан сугышы чорында районда чыккан „Генераль сызык өчен” гәзите төпләмәләре Республика матбугат архивында тулысынча сакланган. „Кызыл таң” гәзите башлангычы белән оештырылган „Корал һәм каләм белән” дип исемләнгән марафонга әзерләнү барышында „Балтач таңнары” гәзите редакциясе хезмәткәрләре тарафыннан аларга анализ ясалды. 1942 елның 3 июненнән алып 1945 елның апрель аена кадәр — ил өчен иң җаваплы чорда — гәзитнең редакторы булып Габделхәй Умеркәев эшләгән. Бу вакытта гәзит кичергән үзгәрешләр хезмәткәрләрдә дә, 20 май көнне редакциягә эстафета тапшыру тантанасына җыелган укучылар, укытучылар һәм актив хәбәрчеләрдә дә зур кызыксыну уятты.

RSS-материал