„НӘҮРҮЗ ГҮЗӘЛЕ” ИСЕМЕНӘ РАЙОННЫҢ ИКЕ ЧИБӘРЕ ДӘГЪВА ИТӘ

15 Февраль, 2014 - 08:40.Конкурслар

Уфа „Нур” театрында „Нәүрүз гүзәле – 2014” республика матурлык конкурсының икенче сайлап алу туры булды. Финалга унике кыз чыкты. Алар арасында Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 11 „а” сыйныфы укучылары Регина Хаҗиева һәм Эльвина Шәймөхәмәтовалар бар.

Кызлар буй һәм гәүдә параметрлары буенча гына сайлап алынмый. Беренче сынау — үзләре белән таныштыру. „Минем хыялым” дип аталган чыгышларын бәйгечеләрнең күбесе шигъри формада әзерләгән. Кызлар үзләрен сәхнәдә тота беләме, тамашачылар алдында югалып калмыймы, татар телендә дөрес сөйләшәме — танышу дәвамында бәһалаучылар бу сорауларның һәммәсенә дә җавап тапты. Хыял — һәр кешенең, аеруча яшьләрнең, күңел түрендә яши. Талпынырга гына торган кош сыман ул, аның турында дулкынланмый сөйләп булмый. Шуңа да бу чыгышлар кызларның эчке дөньяларын, кичерешләрен ачып салды.

Бәһалаучыларның сорауларына да җавап тотарга туры килде гүзәлләргә. Ә менә Регина Хаҗиевага үзенә бәһалаучыларга сорау бирү мөмкинлеге бирелде. Югалып калмады сылуыбыз.

„Сезнең карашка Нәүрүз гүзәле нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?” — дип бәйгечеләрнең барысын да борчыган „көнүзәк” сорауны бирде ул өлкәннәргә. „Нур” татар дәүләт театры артисты Мәхмүт Фатыйхов: „Беренче чиратта — татарча дөрес итеп сөйләшә белергә”, — дип җавап бирде.

Иҗади конкурста гүзәлләр икесе дә тамашачылар игътибарына татар биюләре тәкъдим итте. Регина — лирик стильдәге, Эльвина шаян биюе белән бәһалаучылар күңелен әсир итте. Бу композицияләрне сәхнәгә Раушания Хәсәнова куйды. Ә инде „дефиле” дип аталган катлаулы һәм җитди өлешкә бәйгечеләрне Венера Баландина әзерләде.

Район данын яклап республика бәйгесендә чыгыш ясаучы кызларга — кече яшьтән район сәхнәсендә биеп, җырлап, мәдәни чараларда актив катнашып үскән Регина һәм Эльвинага ярдәмгә ихлас күңелле көярмәннәр, Камилә Халикова җитәкчелегендә, „Җидегән чишмә” халык фольклор ансамбле барды. Аларның чыгышын да тамашачы яратып кабул итте. „Үзебезнең бәйгечеләр өчен горурлык хисләре кичердек. Сынатмадылар! Татар кызларына хас тыйнаклык, сөйкемлелекләрен күрсәтүгә ирештеләр. Аларның бию һәм сөйләү остылыгы, милли костюмнар башка бәйгечеләрнең чыгышлары арасында күпкә аерылып торды”, — дип сөйли гүзәлләрне конкурска әзерләүче, район мәдәният сараеның художество җитәкчесе Камилә Халикова.

„Өмет” гәзите 2014 елның 11 февралендә дөнья күргән 11нче санында финалга чыккан унике кыз арасыннан „Өмет гүзәле”н сайлап алу мөмкинлеге бирде. Моның өчен кесә телефоныннан 8-937-360-1280 номерына смс хат җибәрергә кирәк. „Гүзәл” сүзе янына Регина Хаҗиева өчен тавыш бирүчеләр — 8, Эльвина Шәймөхәмәтова өчен тавыш бирүчеләр 12 санын язарга тиеш була.
Гүзәлләрнең алдагы сынауларны лаеклы үтеп, җиңү яулауларын телибез!